Казанның 2нче татар гимназиясе укучылары моны ел да дәлилли. Уку йорты әледән-әле имтиханны 100 баллга бирүчеләрне әзерли. Быел да татарча белем алуның нәтиҗәлелеген Алсу Гыймадиева раслады.
Татарча уку – Бердәм дәүләт имтиханын яхшы тапшыруга киртә түгел.
Алсу үзен татар гимназиясенә укырга биргән милли җанлы әти-әнисенә рәхмәтле. Бүген ул дуслары белән рәхәтләнеп туган телендә аралаша, татарча фикер йөртә. Беренче сыйныфтан ук барлык предметларны да татар телендә уку, аңа беркайчан да кыенлыклар тудырмый. Киресенчә, туган телдә белем алу, чит телләрне дә яхшырак үзләштерергә ярдәм итә. Бүген ул инглиз телендә иркен аралаша. Азмы-күпме гарәп һәм алман телләрен дә белә.
Беренче сыйныфтан ук Алсу әти-әнисен яхшы билгеләре белән сөендерә. Кояш рәвешендәге “бишле”ләре унберенче сыйныфта 100 баллы нәтиҗәгә әверелә әнә. Иң катлаулы предметларның берсе – химиядән бит әле! Хәер, кыз үзе аны бер дә авыр фән дип санамый.
- Миңа кечкенә чактан ук химия бик кызыклы фән булып тоелды: төрле колбаларда матдәләрне кушып, ниндидер реакция күрү бик мавыктыргыч иде. Сигезенче сыйныфта химия дәресе башланды. Башта, әлбәттә, ул авыррак булып тоелды, әмма бик тиз кереп киттем. Укытучым кызыксынуымны күреп алып, миңа олимпиадада ярышырга тәкъдим итте. Химия фәненнән олимпиада бик авыр, ләкин шуна карамастан мин беренче җиңүләремә шул ук елда лаек булдым, - ди Алсу.
Башта ул шәһәркүләм ярышларда призерлар рәтенә эләгә. Белеме һәм тәҗрибәсе арткан саен яуланган үрләре дә югарырак була. Унынчы сыйныфта инде ул химия буенча шәһәркүләм олимпиадада җиңүгә ирешә, КФУ уздырган бөтенроссия олимпиадада призлы урын яулый.
Алсуны гел укуга гына бирелгән ниндидер бер “ботаник” кыз дип уйлый күрмәгез. Нәни чактан ук ул тиктормаслыгы белән аерылып тора. Кыз вокал һәм фортепьяно юнәлеше буенча музыка мәктәбендә укый, аннары бию белән мавыгып ала, бисер белән үрү түгәрәгенә йөри. Үсә бара аш-суга осталыгы ачыла – гаиләсен нинди генә тәм-томнар белән сыйламый ул!
Шулай да соңгы сыйныфларда укудан тыш шөгыльләргә аның вакыты әллә ни күп булмаган. Имтихан нәтиҗәләре булачак һөнәренә таба беренче баскыч бит. Алсу кем булачагын күптән тәгаенләп куйган. Иң яхшы теш табибы булу турында хыяллана ул. Нәселендә сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләр булмаса да, бу тенденцияне үзе башлап җибәрергә ниятли.
Медицина университетына җиңел генә керермен димә. Шуңа күрә БДИга да кыз ике ел алдан әзерләнә башлаган. Төп басым – химия һәм биологиягә. Башта укытучылар имтиханның структурасы белән таныштырган һәм бирем үзенчәлекләре җентекләп өйрәнелгән. Югары нәтиҗәгә ирешим дисәң, мәктәп белемнәре генә аз, билгеле. Шуңа күрә онлайн мәктәп укытучылары белән дә шөгыльләнергә туры килгән. Гаилә янчыгы шактый юкарган.
Әмма нәтиҗәсе боларның берсе дә юкка түгеллеген күрсәтә. Химия – 100 балл, биология – 89 балл, рус теле – 87 балл, база математикадан – 5ле. Укуның татар телендә алып барылуы да яхшыга гына, дип билгели Алсу. Чөнки татарчадан русчага, русчадан татарчага күчеш баш миен яхшырак эшләргә мәҗбүр итә, мәгълүмат та тизрәк эшкәртелә икән.
Алсу Гыймадиева документларын Казан һәм Санкт-Петербург медицина университетларына тапшырган. Әмма үзе туган шәһәрендә калу яклы – әти-әнисе, дуслары янәшәсендә яшәү дә уңайлырак, укуы да җиңелрәк, - ди кыз.
Гүзәл Насыйбуллина
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар