Мәктәпләрдә әлеге дәресләрне үткәрүнең төрле формаларын кулланалар. Мәгариф белгечләре әйтүенчә, укучылар “Парламент дәресләре" белән кызыксыналар.
- Дәресләрне оештыру мәгариф идарәсе җитәкчесенең идеяләреннән дә тора. Очрашулар депутатлар катнашында да үтә. Балаларга бик кызыклы, алар яшьтән үк лидерлык сыйфатлары белән тәрбияләнәләр. Аларның депутатларга сораулары күп. “Ничек депутат булырга”, “Депутат булыр өчен нәрсә эшләргә кирәк?” дип тә сорыйлар. Гомумән, очрашулар бик кызыклы һәм кайнар уза дип тә әйтер идем. Парламент дәресләре балаларга җавапчыллык тәрбияләргә этәргеч тә бирә. Укытучыларга җаваплылык турында күбрәк аңлатырга кирәк. Ватанпәрвәрлек темасын гел алабыз. Быел аңа күбрәк игътибар бирәчәкбез”, - дип сөйли Мөслим районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина.
Дәүсоветта узган “Парламент дәресе”ндә утыручыларның күбесе тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары. Әлмәтнең “Адымнар” мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме дәресләре укытучысы Гөлнара Гатауллина да әлеге дәресләрнең файдасы зур булуын әйтә.
- Парламент дәресләре бик кирәк. Мәктәп программаларыннан тыш балаларга өстәмә белем бирергә дә кирәк. Без егерме беренче гасырда яшибез. Балалар 20-21 гасырны программа буенча 10 сыйныфта гына өйрәнә. Ә менә кечкенә классларда милләтара мөнәсәбәтләр турында өстәмә дәресләр кирәк. Шуңа бу парламент дәресләренең файдасы зур. Балалар кызыксыналар. Әгәр дә дәресне кызыклы итеп, бүгенге көн белән бәйләп, бүгенге аларның проблемаларын да күрсәтеп квест уеннары формасында кызыксындырырга кирәк. Балалар начар түгел, балалар бик яхшы. Алар беркатлы. Алар укытучының авызына карап торалар. Укытучы бик зур роль уйный. Берара укытучы кырыйда дирижер гына булып торырга тиеш дип әйтә башладылар. Миңа калса ул дөрес түгел, беренче урында – укытучы! Әгәр дә укытучы дәресен дөрес итеп җиткерә икән, бала белемле булачак. Аннан дәресләрдә һәрвакыт балаларның хокуклары һәм бурычлары дигән бик зур тема да гел кызыксыну уята, – дип сөйли Әлмәтнең “Адымнар” мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме дәресләре укытучысы Гөлнара Гатауллина.
“Парламент дәресләре” кысаларында 1 февральдән 31 мартка кадәр укучылар арасында рәсем, инша, эссе, видеороликлар, мәктәп проектлары буенча бәйге узачак. Укытучы-педагоглар арасында методик эшләнмәләр дә бәяләнәчәк. Быел беренче тапкыр мәктәп музейлары өчен дә бәйге булачак. Укучылар мәктәп музее турында кыска видеофильм яисә видеоролик төшерү, аның уникальлеген раслау, анда патриотик тәрбия эшләре, кече Ватанга мәһабәт, Ватанга тугрылык темалары аваз табарга тиеш. Бәйгеләргә апрель аенда Россия парламенты көнендә нәтиҗә ясалачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар