– Укучыларны тагын бер яңалык көтә – башлангыч сыйныфларның барлык укучылары өчен бушлай кайнар туклану. Сез моңа әзерме?
– Мәктәп ашханәсе әзер һәм башлангыч сыйныф укучыларын кайнар тукландыру өчен барлык кирәк-яраклар белән тулысынча тәэмин ителгән.
- Сентябрь-октябрь айларында Бөтенроссия тикшерү эшләре узачак. Ул сездә үтәчәкме?
- Яңа уку елы башлану – балалар өчен эмоциональ катлаулы чор. Озын җәйге каникуллардан соң сыйныфларга килү, яңадан мәктәпкә җайлашу авыр. Ә инде быел, үзизоляциядән соң, бигрәк тә. Ләкин шуны аңлау мөһим: бу контроль эш ниндидер билгеләр кую өчен кирәк түгел. Өлгерешкә йогынты ясаучы бәя булмаячак, әмма мәгълүматлар белем дәрәҗәсен билгеләргә һәм дистанцион укудан соң нәрсәгә игьтибарны юнәлтергә кирәклеген аңлау өчен ярдәм итәчәк. Бәлкем, ниндидер темаларны кабатларга кирәктер.
Лилия ГАЙНУЛЛИНА.
Республикабызда 1404 белем учагы эшли, агымдагы елда укучылар саны 450 меңнән артык булачак, 56 меңнән артык бала тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк.
Психолог Регина Гайсина киңәше:
– Уку елы башы – ул һәрвакыт дулкынландыргыч вакыт. Кемдер аны шатлык-куаныч белән, ә кемдер куркудан калтыранып каршы ала. Икенче очракта балада киләсе уку елына карата ниндидер тискәре фикерләр туу сәбәбен аңлау мөһим.
Сүз беренче сыйныф укучысы турында барса, бу дулкынлану – билгесезлек белән бәйле булырга мөмкин. Башка очракларда – сәбәпләр төрле. Һәм монда үз балаңны тыңлау да мөһим. Аны чынлыкта нәрсә борчуын бары тик шулай гына аңлап була. Ә бу аңа проблеманы хәл итәргә ярдәм итү өчен беренче һәм мөһим адым. Бала белән уку елыннан фикер алышыгыз: ниләр көтә, кайсы сыйныфташын, укытучыны сагынган, нинди фәннәрне яратуын сорашыгыз. Узган уку елының шатлыклы мизгелләрен бергә исегезгә төшерегез. Болар барысы да балага сыйныфташлары һәм укытучылары белән очрашуга әзерләнергә, алар белән тыгыз элемтәдә булырга һәм тулаем белем алуга карата уңай кәеф тудырырга ярдәм итәчәк.
Шуны билгеләп үтү мөһим – нинди генә сыйныфка барса да, балага һәрвакыт мораль яктан ярдәм итеп торырга кирәк. Озак каникуллардан соң балаларга мәктәп тормышына кайту шактый кыен. Әлбәттә, мәктәп тәртибе белән бөтенләй таныш булмаган балага тагын да катлаулырак булырга мөмкин. Аңа алда торган яңа тормыш баскычы турында сөйләү мөһим, әмма биредә бары тик уңай яклар гына телгә алынырга тиеш. Балагызны мәктәпкә ягымлы сүз белән уңышлы көн теләп озатыгыз. «Үзеңне тәртипле тот!», «Начар билге алып кайтма!» кебек сүзләрдән тыелып торыгыз.
2007 елдан башлап, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясе үткәрелеп килә. Аның кысаларында быел 7 меңнән артык беренче сыйныф укучысына ярдәм күрсәтелә. Әлеге чара август ахырына кадәр дәвам итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.


Комментарийлар