16+

Рөстәм Миңнеханов: "Балалар барысын да белеп үссеннәр"

Бүген Белем бәйрәме! Республикада яшәүче мәктәп укучылары 3 айлык  жәйге яллардан соң  кабат мәктәпләргә укырга кайттылар. Һәрбер мәктәп үз укучыларын сагынып каршы  ала. Моңарчы эшләп килгән мәктәпләр белән беррәттән республикабызда, башкалабыз Казанда да яңа мәктәпләр ачыла. Бүген шуларның берсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ачты.

Рөстәм Миңнеханов: "Балалар барысын да белеп үссеннәр"

Бүген Белем бәйрәме! Республикада яшәүче мәктәп укучылары 3 айлык  жәйге яллардан соң  кабат мәктәпләргә укырга кайттылар. Һәрбер мәктәп үз укучыларын сагынып каршы  ала. Моңарчы эшләп килгән мәктәпләр белән беррәттән республикабызда, башкалабыз Казанда да яңа мәктәпләр ачыла. Бүген шуларның берсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ачты.

Сибгат Хәким урамындагы “Ачыш” – “Открытие” 107 гимназия 1200 укучыны беренче тапкыр үзенә кабул итте. 
– Бүген яңа уку елын, Аллага тапшырып, башлап җибәрәбез. Республикабызда бүген 500 меңнән артык бала мәктәпкә бара. Шуның 57 меңнән артыгы 1 сыйныфка керде. Без моңа бик шатланабыз. Безнең киләчәгебез бар. Балалар өчен без бөтен шартлар тудырылырга тиеш. Быелгы елда бик матур мәктәпләр сафка басты. 11 яңа мәктәп төзелде.  Күп кенә мәктәпләрдә капиталь ремонт  һәм башка  төзекләндерү эшләре үткәрдек. Безнең максатыбыз – балаларга бөтен шартларны тудыру. Һәрбер мәктәпнең үз үзенчәлеге бар. Безнең балалар барысын да белеп үссеннәр.  Республикабыз,  аның икътисады үссен. Ә сез балалар, сау-сәламәт булып укыгыз. Уңышлы еллар булсын. Хәерле сәгатьтә булсын! – дип сәламләде  Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов. 

“Ачыш” – “Открытие” 107 гимназиясендә беренче сыйныфка 9 сыйныфлык укучылар тупланган. Һәрберсендә 26-27 бала. Шуның берсе – “Асылташ”-Сәләт мәктәбен үз эченә алган 1Ә сыйныфы да бар. Мәктәп якын-тирәдә яшәүчеләрне бигрәк тә шатландырган. Оныгын бирегә озатырга килгән Минзилә апа Шәйхетдинова да сөенеп туя алмый.
– Мәктәп янәшә, яңа мәктәп. Шуңа да туры шушында килдек. Төзелешен карап тордык. Оныгыбыз Алияне  бергәләп йөртербез. Балалар монда гына, без дә ерак тормыйбыз, өй янында мәктәп булу бик яхшы, – дип сөйли ул. Минзилә апа үзенең моннан 63 ел элек мәктәпкә укырга кергән чакларын да искә төшерде.  – Питрәч районы Чыты мәктәбендә укыдым. Беренче сыйныфка барганымны бик яхшы хәтерлим. Әниебез гел эштә булды. Әбиебез китерде. Укытучыларга  ул әйтте, менә сезгә балабызны китердем. Ите сезгә, сөяге безгә диде. Шулай дип әйтеп, укытучыга тапшырды. “Укытучыларның яшь булуы беркадәр куркыта. Без сыйныфта 29 бала”, – дип сүзгә кушыла Алиянең әнисе Ләйсән. 

Сүз дә юк, яңа мәктәп, яңа укытучылар. Яңа мәктәптә укучыларга да, укытучыларга бергәләп үсәргә туры киләчәк. Шәһәр мэры Илсур Метшин әйтүенчә,  иң мөһиме, уку елы тыныч, имин үтсен. Билгеле булганча, бүген Казан мәктәпләрендә 174 мең мәктәп укучысы  парта арасына утырачак. Башкалада 6 мең балага 4 яңа мәктәп ачылды. Гомумән, Казанда 20 меңнән артык бала бүген беренче  сыйныфка укырга керде. Хәерле сәгатьтә булсын, яңа уку елы!
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading