16+

“Сәләт” 30нчы тапкыр балаларны үз аланнарында җыя

“Сәләт” үзәге быел 30нчы тапкыр талантлы балаларны һәм яшьләрне үз аланнарында туплаячак.

“Сәләт” 30нчы тапкыр балаларны үз аланнарында җыя

“Сәләт” үзәге быел 30нчы тапкыр талантлы балаларны һәм яшьләрне үз аланнарында туплаячак.

Барлыгы дәвамлылыгы 7 көннән алып 18 көнгә кадәрге 33 смена эше оештырылачак. Беренче сәлкешләр инде ял да итә башлаган. «Сәләт-Адымнар» һәм «Сәләт-Алмагач» дигән 7 көнлек ике яңа смена эше дүшәмбедән гөрли. 

Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры урынбасары Денис Лулаков сүзләренчә, “Сәләт” лагерьлары  үзенең традицияләре, командасы белән көчле. 

-    “Сәләт” үзәге менә инде 30 ел рәттән үз сменаларын, форумнарын югары эчтәлекле, тәрбияви дәрәҗәдә уздыра. Быел Татарстан лагерьларында барлыгы 172 меңнән артык бала ял итәчәк, шуларның 13 меңе – палаткалы лагерьларда. 3 мең бала нәкъ менә «Сәләт» аланнарында җыелачак. Елдан-ел “Сәләт” командасы тагын да көчле, бердәм була. Зур игътибар балаларның куркынычсызлыгына бирелә, - диде Денис Лулаков.

«Сәләт» яшьләр үзәге җитәкчесе Айгөл Габдрахманова “Сәләт” 1994 елда нибары бер палаткалы лагерьдан башлануын искәртеп узды.  Быел сменалар Татарстанның төрле районнарында, Башкортстан, Чувашия һәм Кырым базаларында профильле сменалар планлаштырылган. Балалар сменаларга портфолио буенча  - аларның уңышлары, кызыксынулары һәм яшь үзенчәлекләренә карап сайлап алалар. Быелгы җәй бик кызу булачак, дип ассызыклады ул.

Сменаларның бәясенә килгәндә, алар арасында балалар өчен 100 процент бушлай булганнары да бар – алар дәүләт тарафыннан субсидияләнә, стационар сменалар дәвамлылыгына карап билгеләнә – 18 көнлек смена өчен әти-әниләр түләгән бәянең иң кыйммәте 36 мең сум тора.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading