Кулга каләм алырга «Уен уйнап, телсез калмыйк» язмасы мәҗбүр итте дисәк тә, ялгыш булмас.
Газетаның 21 февраль санында әлеге баш астында ТР Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында башкарылган аерым фәнни проектлары презентациясе турында хәбәр ителде.
Узган 2019 ел башында институт хезмәткәрләре алдында җаваплы бурыч куелды – кыска гына вакыт аралыгында, башлангыч сыйныфларда татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен яңа дәреслекләр эшләү.
Вакыт аралыгының тар булуы белем бирү өлкәсендәге бүгенге үзгәрешләргә бәйле. Яңа шартлар яңа төр дәреслекләр таләп итә.
Соңгы берничә дистә ел дәвамында башка милләттән булган балаларга татар телен өйрәтү, нәкъ менә шул юнәлеш өчен яңа, заманча дәреслекләр, кулланмалар эшләү белән мавыгып киткән идек («Сәлам» УМКсы, В.Н. Мещерякова технологиясен кулланып укыту һ.б.).
Халкыбызның киләчәге булган татар балаларына туган телне өйрәтү юнәлеше игътибардан ничектер читтә кала килде. Бу, мөгаен, татарлар татар телен болай да белергә тиеш, дигән сылтау белән аңлатыладыр. Әлбәттә, дәреслекләр бар, аларны начар дип тә әйтеп булмый. Ләкин заман үзгәрә, бүгенге көн балалары да кичәгеләрдән шактый аерыла.
Татар телен туган тел буларак өйрәнү өчен кызыклы, мавыктыргыч, заман таләпләренә җавап бирә торган дәреслекләр, кулланмалар эшләү зарурлыгы бәхәссез. Әлеге уку әсбаплары туган телләрне өйрәнүгә карата булган дөньякүләм тенденцияләрне, җәмәгатьчелек фикерен дә исәпкә алып эшләнә.
Яңа укыту-методик комплекты уку әсбабы, эш дәфтәре (татар балалары өчен беренче тапкыр эшләнде!), аудиоязмалар дискы, укытучы өчен методик кулланма һәм электрон дәреслектән тора. Яңа УМКда балаларны туган телдә дөрес, камил итеп сөйләшергә, аралашырга, үз фикерен башкаларга да ишеттерергә өйрәтү беренче планда. Уку әсбабында һәр сыйныфтагы лексик материал дүрт зур темага берләштереп бирелә: «Мин», «Тирә-як, көнкүреш», «Туган җирем», «Татар дөньясы».
Төрле текстлар, рәсемнәр, диалоглар белән эшләү аша татар теленең төп кагыйдәләре төшендерелә. Бүгенге көндә кулланылышта булган дәреслекләр, нигездә, грамматикага корылган. Ягъни күнегүләр эшләү, кагыйдәләр өйрәнү, язу һәр дәреснең 80-90 процентын тәшкил итә.
Яңа уку әсбабының тагын бер үзенчәлеге – балаларны кече яшьтән үк үз халкының лаеклы вәкиле итеп үстерү. Бу – уку әсбабының «Татар дөньясы» дип исемләнгән зур блогы кысаларында башкарыла. Әлеге блокның эчтәлеген балаларны татар әдәбияты, тарихы, мәдәнияте, халык авыз иҗаты, әхлак кануннары, татар кәсебе белән таныштыру тәшкил итә.
«Дәресләрне уен формасына гына әйләндерү телсез калдырмасын иде», – дип борчыла югарыда телгә алынган язманың авторы. Дәресләрдә уен элементлары куллану – отышлы алымнарның берсе.
Бу татар теле дәресләренә генә кагылмый. Бигрәк тә башлангыч сыйныфларда. Яңа уку әсбабында да уенга корылган эш төрләре аз түгел. Ләкин алар берсе дә мәктәп дәреслегенә очраклы гына килеп кермәде.
Бу уеннар ярдәмендә укытучы балаларның алган белемнәрен тикшерә, сүз байлыгын арттыра, яңа белем бирә, логик фикерләү дәрәҗәсен үстерә, үз сүзен курыкмыйча әйтергә, дәлилләп бирергә өйрәтә. Электрон дәреслектә урын алган уен тибындагы эш төрләре – заман таләбе дә. Татар балалары туган телләрен мавыктыргыч, кызыклы итеп өйрәнсә, моннан кемгә зыян булыр икән?!
Мөслимә Шәкүрова, Лилия Гиниятуллина,
ТӘһСИнең фәнни хезмәткәрләре.
Комментарийлар