16+

Яшь журналистларга исемле премияләр тапшырдылар

Бүген Казан федераль универститетының Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбендә студентларның җәйге практикасына йомгак ясадылар. Татарча иҗат иткән, редакцияләрдә практика узган студентларның эшләре мактау кәгазьләрендә генә түгел, акчалата да бәйләнде.

Яшь журналистларга исемле премияләр тапшырдылар

Бүген Казан федераль универститетының Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбендә студентларның җәйге практикасына йомгак ясадылар. Татарча иҗат иткән, редакцияләрдә практика узган студентларның эшләре мактау кәгазьләрендә генә түгел, акчалата да бәйләнде.

Коронавирус пандемиясе сәбәпле быел редакцияләргә барып практика узу беркадәр кыенга туры килде. Бигрәк тә телевидениедә практика узучылар көтелмәгән шартларга куелды. Ни генә булса да студентлар иҗатка юллар ачык икәнлеген күрсәтте. Хәзер редакцияләр белән элемтәне онлайн, сайтлар аша ныгытырга була. Ни генә дисәгез дә, быел студентларның җәйге иҗат папкалары тулы иде, дип белдереде практика җитәкчеләре.

Татар телендә иҗат иткән балаларны бүләкләү тантанасына ел саен язучы-журналистлар, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Гөлсинә Галимуллина һәм Камил Сәгъдәтшин килә. Быел да алар традициягә тугры калып, үзләренең хәләл малларыннан студентларга өлеш чыгардылар. Гөлсинә Галимуллина быел акчалата премиясен 2 курс студенты Лилия Гыймазовага тапшырды. Камил Сәгъдәтшин премиясенә 2 курс студенты Алинә Галимҗанова, 3 курстан Алсу Мансурова, 4 курстан Ильяс Багауов лаек булды.

Осталар үзләренең тәҗрибәләре, журналист иҗатындагы булган вакыйгаларга бәйле киңәшләре белән уртаклаштылар. Бик күп китаплар авторы, укучы психологиясен яхшы белгән язучы Гөлсинә апа студентларга эчке ныклык, сиземләү, дөрес юлдан бару кебек ныклы киңәшләрен бирде. Озак еллар “Ватаным Тарстан” газетасында бүлек мөдире булып эшләгән Камил абый Сәгъдәтшин исә яшь журналистларның җәмгыятьтә үз урыннарын табуларын теләде.  “Киләчәгеңне журналистика белән бәйләү – батырлык ул. Ни өчен дигәндә, хәзер иҗат белән шөгыльләнгән кешеләр бихисап. Ә журналистка аларны да уздырырга кирәк. Гомумән, журналистны үз фикере, җәмгыятьне  үзгәртерлек сүзе булырга тиеш!” - дип белдерде ул.

Шулай ук КФУның милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин һәм кафедраның доценты, журналист Рәсимә Галиева җәйге практика дәверендә иҗат ягыннан үскән, студентларга дипломнар тапшырдылар. “Иҗатка тугрылык”, “Иҗади үсеш”, “Һөнәргә җаваплы караш” номинациясендә 2,3,4 курс студентларының җәйге практика эшләре бәяләнде.

Айзилә Сабирова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading