Дуслар! Менә ниһаять, "Безнең авыл" бәйгесенә йомгак ясар вакыт та җитте. Редакция тарихында мондый кискен "көрәш" барган конкурс булмагандыр.
Катнашучылар җибәргән фотолар барысы да гаҗәеп матур һәм игътибарга лаек. Тик бәйге шарты буенча, иң күп тавыш җыйган авыл гына җиңүче булырга тиеш иде. Бөтен авылларын, читтәге якташларын, дусларын җәлеп итеп, көнне-төнне белмичә тырышучыларга сокланмый мөмкин түгел. "Бердәмлектә - көч" дигән гыйбарә үз эшен эшләде - аз гына вакыт аралыгында авыллары өчен җанын бирердәй катнашучыларыбыз бихисап тавыш җыйды.
Без бер генә җиңүчене сайларга тиеш идек. Тик... катнашучыларның тырышлыгын һәм үҗәтлеген искә алып, бәйге шартын "бозарга" булдык. Шулай итеп, бәйгенең бер генә түгел, ә өч җиңүчесен сайладык. Менә алар:
Балык Бистәсе районы, Түбән һәм Югары Тегермәнлек авылыннан Гүзәл һәм Айрат Хәбибуллиннар, Миләүшә (351 433 тавыш);
Питрәч районы, Янсуар авылыннан Римма Семенова һәм Эльмира Токранова (142 433 тавыш);
Яшел Үзән районы, Бакырчы авылыннан Миләүшә Сәлахиева (86682 тавыш)
Ә безнең тарафтан вәгъдә ителгән бүләк - газета журналистлары, җырчы, язучылар белән очрашу һәм сезнең авыл турыдагы "Шәһри Казан"да басылачак язма. Димәк, тиздән очрашабыз!
Комментарийлар