16+

«Шәһри Казан» десанты «Безнең авыл» бәйгесендә җиңгән Бакырчы авылында кунакта булып кайтты (ФОТОЛАР, ВИДЕО)

Үз вәгъдәбездә тордык: «Шәһри Казан» газетасы оештырган «Безнең авыл» бәйгесендә җиңү яулаган өч авылның берсе - Яшел Үзән районының Бакырчы авылында кунакта булып кайттык.

«Шәһри Казан» десанты «Безнең авыл» бәйгесендә җиңгән Бакырчы авылында кунакта булып кайтты (ФОТОЛАР, ВИДЕО)

Үз вәгъдәбездә тордык: «Шәһри Казан» газетасы оештырган «Безнең авыл» бәйгесендә җиңү яулаган өч авылның берсе - Яшел Үзән районының Бакырчы авылында кунакта булып кайттык.

Алар бик киеренке бәйгедә 86682 тавыш җыйган иде. Авыл халкы безне: «Яңа төзелгән «Суфия» мәчете ачылган көнне килегез әле», - дип махсус чакырды. Безме соң авыл халкы шатлыгын уртаклашудан баш тартучылар?! Шимбә дип тормадык, тиз генә җыендык та киттек. Бәйрәмне ямьләргә дип Рәшит Ваһапов фестивале лауреатлары Артур Шөгаепов һәм Азат Абитов, яшь җырчы Диләрә Илалетдинованы да чакырдык. Хәер, барысы турында да тәмләп языйк әле.

Ноутбуклы әби

Җыендык та киттек дидек, тик үзебезнең анык кына кая барганыбызны аңлап та бетермәгәнбез икән. Барып җитеп, халык белән аралаша башлаган беренче мизгелдән Бакырчының гади генә авыл түгеллегенә инандык, юлга кире кузгалганчы ук, әле дә ярый өченче урын алган авылга да кайтырга уйлаганбыз, дип куаныштык. Алар «Шәһри Казан» журналистларының һәркайсын танып беләләр, алай гына да түгел, хәтта кемнең кайда нинди бүләк, мактау кәгазе алганлыгын да әйтеп бирделәр.

Дөресен әйтергә кирәк, моңарчы мондый бердәм авылны күргән юк иде әле. Күңелдә соклану катыш көнләшү хисе дә уянды дисәк, бер дә арттыру булмас. Журналистларыбызның күбесе авылдан лабаса, әлбәттә инде, безнең авылда менә шулай итеп оештыра алырлар идеме икән, дип уйламый калмадык. Бакырчы халкы бер гаилә кебек. Эшне сиңа, миңа бүлү юк. Кем кайда гына эшләмәсен: укытучымы ул, тәрбиячеме, авыл хуҗалыгындамы - барысы бер булып эшләргә әзер, без моның шаһитлары булдык. Авылның кызлары һәм киленнәре төзелештән соң мәчетне юганнар, кем кайда ризык пешереп, сыгылып торырлык өстәл әзерләгәннәр, килгән кунакларның да һәркайсының янында басып торып кунак иттеләр, сыйладылар. Ул да түгел, спектакльдән өзек тә уйнап күрсәтәләр, мәзәкләп тә алалар.



- Бөтен эштә авыл ­ мулласы Әнәс хәзрәт Закиров белән аның хатыны Рәшидә апа башлап йөрүче, - ди бакырчылылар.

Рәшидә апаны «ноутбуклы әби» дип тә йөртәләр әле. Озак еллар укытучы булып эшләгән Рәшидә апа, интернет белән «дуслашканнан» бирле, газетабызның электрон вариантын да күзәтеп бара башлаган. «Шәһри Казан» бәйге игълан иткәнен белгәч тә, анда катнашырга авылдашларына ул тәкъдим иткән. «Көннәр буе, ә ахырда ике төн йокламыйча тавыш бирдек, бармакларга сөялләр чыкты, компь­ютер каршыннан китмәдек», - диләр үзләре, уенын-чынын бергә кушып. Бердәмлекләре һәрчак ярдәм итә аларга. Әле җәй көне генә «Болгар» радиосы уздырган «Чәк-чәк шоу - көтүдә» проектында катнашып җиңеп чыкканнар иде. «Безнең авыл» бәйгесендә дә сынатмадылар.

Ә Бакырчы чынлап та матур. Әле кайчан гына бакырчылылар бәйрәмнәрне, концертларны урамда уздырырга мәҗбүр булган. Хәзер әнә авыл башыннан ук күптән көтелгән мәдәният йорты белән китапханәне берләштергән күпфункцияле үзәк каршы ала. Ерактан ук мәчетләре балкып тора. Чишмә буендагы паркны да гөлбакчага әйләндергәннәр, каштан, юкә, башка төр агачлар, чәчәкләр утыртканнар. Әнәс мулла үз куллары белән ясап куйган арба, тегермән, кое кыш көне дә сокланырлык.

- Ни хикмәт, бездә килен-каенана проблемасы да юк, - ди үзе дә 49 ел каенана, 23 ел килене белән яшәгән абыстай Хәлимә Исмәгыйлева. - Бик динле, әдәп­ле, тәрбияле халык яши биредә. Өмә ясап күлләрне, зиратларны җыештыралар. Авыл өчен нидер эшләүне савап дип кабул итәләр. Шуңа да бер-беребезгә ярдәмләшеп, бердәм яшибез.

Пәнҗешәмбе көннәрендә яшь киленнәр дә, 70тәге әбиләр дә мәдәният йортына утырмага җыелалар. Монда кул эшләре белән шөгыльләнәләр: кемдер оекбаш бәйли, кайсы чигә, тегә, сәйлән тезә.



- Бер-беребезне яңа һөнәрләргә өйрәтәбез, рәхәтләнеп сөйләшеп утырабыз, чәйләр эчәбез. Әле менә ирләребезгә күңелсез булмасын өчен, алар өчен дә кино күрсәтә башларга булдык, домино уйнарга да мөмкин булачак. Утырмага гаилә белән йөри башлыйбыз хәзер, - ди клуб мөдире Миләүшә Сәлахиева.



Клубта бию, җыр түгәрәкләре эшләп килә. Әле күптән түгел генә авыл укытучылары җыелып, язучы Наил Гаетбаевның «Яучы Жиһан» әсәрен сәхнәләштергәннәр.

Изге гамәл

Авыл мәчетеннән дә кешенең өзелгәне юк. Мәрхүмә Хәдичә абыстайның эшен Әнәс мулла белән Хәлимә абыстай дәвам иттерәләр. Балаларга, олыларга дин сабаклары укыталар. Дини дәресләргә күрше авыллардан да теләп йөриләр. Бакырчы шәкертләре, Коръән сүрәләрен укып, Казанда узган «Сөембикә энеләре һәм сеңелләре» бәйгесендә җиңүләр яулый.



Башкаладагы «Ярдәм» мәчете белән дә тыгыз элемтәдә торалар. Ел саен, мохтаҗларга ярдәм йөзеннән, мәчеткә яшелчә, корбан ите илтәләр. Илдар хәзрәт Баязитов исә күзе күрмәүчеләрне Бакыр­чыга кунакка алып кайта. Яңа ачылган мәчеткә аеруча да сөенгән авыл халкы.



Бакырчы элек-электән дини авыл булган. Хәтта чукындыру вакытында да өйләрдә азан тавышы тынмаган, намазлар укылган. Инде менә Суфия Бәхтиярованың балалары, саваплы гамәл башкарып, әниләре хөрмәтенә авылда «Суфия» мәчете төзеткәннәр. Мәчет ачылу тантанасы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә белем алучы Рамис Шәйхуллинның Коръән сүрәсе укуы белән башланып китте. Мәчетнең проект авторы Илгиз Җәләлетдинов әйтүенчә, мәчетне салдыру бернинди тоткарлыксыз, бик җиңел барган. Май аенда гына салына башлаган изге йорт инде ишекләрен дә ачты. Яшел Үзән хакимияте башлыгы урынбасары Фоат Шәмсиев тә авылның соңгы ике-өч ел эчендә күзгә күренеп үзгәрүенә басым ясады.

- Бакырчы халкы белән очрашу вакытында элек гел зар ишетергә туры килә иде. Бик аз вакыт эчендә юллар да салынды авылда, мәдәният йорты, мәчет тә булды. Хәзер сезнең бөтен нәрсәгез бар, бары сугыш кырында ятып калган ватандашларыгыз өчен һәйкәл генә куйдырасыгыз калды, - диде ул.

Чарага Ханты-Манси автоном округы мөфтие Таһир хәзрәт Саматов та кайткан иде. Ханты-Манси якларында яшәүче мөселман кардәшләребез сәламен җиткерде ул.



- Элек заманда яшәгән әби-бабайларыбыз мондый мәчетләрне күрсәләр шатлыктан елап, дога кылырлар иде. Шөкер, атеизм чоры узды. Бәхтияровлар, Себергә киткәч тә, изге гамәлләр генә кылдылар. Кешеләргә эш урыннары булдырдылар, - диде хәзрәт һәм мәчетне төзеткән төп иганәчеләргә рәхмәт хатлары тапшырды.



Котлаулар, рәхмәт сүзләре, бү­ләкләргә бай булды бу көн. Татарстан Диния нәзарәте, Бөтендөнья татар конгрессы тәбрикләүләре дә җиткерелде. Бөтендөнья татар хатын-кызлары «Ак калфак» оешмасының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе Гөлинә Саттарова Бәхтияровларны моннан 170 ел элек Акъегет авылыннан Себергә китеп, бөтен дөньяда агарту эше алып барган, халыкка хезмәт иткән Заһидулла бай Шәфигуллин белән тиңләде. Бертуган Бәхтияровларның әниләренә - Суфия апага - «Ак калфак» берләшмәсенең төп билгесе - калфак бүләк итте.

«Туган җирме... Туган җир бик нык сагындыра...»

Әлфия Бәхтиярова - Суфия апаның дүрт малай арасында үскән бердәнбер кызы. Ир туганнарыннан тәвәккәллек, кыюлык алган булса, әнисе аңарда туганнарына карата кайгыртучанлык тәрбияләгән.



- Миңа тиз өлгерергә туры килде. 23 яшемдә авыл Советы рәисе булып эшли башладым. Нәрсәдәндер курыкканымны белмим. «Урал» мотоциклында да йөрдем, төннәрен ат җигеп тә чыгып китә идем. Начар ниятле кешеләрдән генә бераз сагая идем. Ул елларда авылның зират коймаларын яңарттык, иң беренче балалар бакчасы ачтык. Авыл яшьләре белән кичәләр, бәйрәмнәр оештырган вакытларны гел искә алам. Бүгенге көндә Сургут шәһәрендә яшибез. Авылда мәчет салдыру - абый белән икебезнең уртак фикеребез. Без туганнарыбыз белән аралашып, ярдәмләшеп яшибез. Торган җиребездә мәчетләргә гел булышабыз, ә инде туган авылга мәчет салдыра алу мөмкинлеге - Аллаһтан зур бүләк ул. Иртән эшкә бару өчен миңа бер сәгать вакыт кирәк. Шул вакыт аралыгында көн саен Аллаһыма рәхмәт белән догалар укыйм, табигатьнең матурлыгына сокланам, җирдә яшәгән һәр көнемә шөкер итеп, куанып туя алмыйм, - ди Әлфия Бәхтирова.

Бакырчы авылы белән Сургут шәһәрен ике мең чакрымнан артык ара аерып тора. Рәфыйк Бәхтияровның туган авылы Бакырчыда башкарган игелекле эшләрен барлый башласаң, ара ераклыгы юкка чыга сыман. Мәчет ачылу тантанасыннан соң без аның белән дә күрешеп сөйләштек.



- Минем хезмәт юлым Бакырчыдан башланды. Башта мал табибы булып, аннан соң 11 ел колхоз рәисе булып эшләдем. Тырышмадык түгел, тырыштык: ферма салдык, күперләрне карадык. Ул вакытта юллар начар иде, терлекләргә азык керткәндә юл булмау үзәкләргә үтте. Акчага да кытлык иде ул елларда, - дип, авылда үткән чакларны искә алудан башлады әңгәмәне. - Эх, аны эшлисе иде, моны тәртип­лисе иде дигән теләк калды. Инде менә Сургутка китеп, бераз эшләр көйләнгәч, акрынлап шул хыялларны тормышка ашыра башладык. Авылга асфальт юл түшәлү дә күңелне үстереп, канатландырып җибәрде. Монда җитәкче булганда күперне агачтан салдырган идек, бик тиз туза шул. Сургуттан тимер алып кайтып, күперне яңарттык. 150 метр казып, зур бетон боҗралар куеп, өч чишмәне бер улакка көйләдек, хәзер менә күлгә дә су җыела. Аның тирәләрен матурлыйбыз. Һәр җирлекнең бик күркәм ял бакчасы була, безнең дә чишмә яны шундый булыр, Алла боерса. Без утырткан агачлар киләчәк буынга калыр. Ә туган җир... Туган җир бик нык сагындыра...



Еладык та, җырладык та...

Бакырчы авылына бару өчен программа төзегәндә төрлесен уйладык. Кайсы җырчыларны алыйк икән, нинди җырларны үз итәрләр дип борчылдык. Рәшит Ваһапов фестивале лауреатлары Артур Шөгаепов һәм Азат Абитов, яшь җыр­чы Диләрә Илалетдинова, алып баручы - Казан мәдәният институты студенты Гөлинә Шәйхетдинова, журналистларыбыз Эльвира Мозаффарова, Алисә Сабирова катнашуында тәкъдим ителгән концертны халык тын да алмый карады. «Клубыбыз 50 кешегә исәп­ләнгән, йөздән артык кеше сыя», - дигәч, ышанмаган идек - күңелең иркен булса, сыя икән. Кайберәүләр хәтта үз урындыкларын алып килделәр, залга сыймаганнар концертны коридорда тыңлады. Ике сәгать буе басып тыңларлык иде шул концерт программабыз. Бәгырьләрнең әллә кайсы кылларына кагылды җырчыларыбыз. Тамашачылар әле кушылып елады аларга, дәртле җыр башлангач, тизрәк елмаерга ашыгып, күз яшьләрен сөртте... Сәхнә белән зал бер сулышта яшәде.



Концерт барышында халык белән аралашырга да өлгердек. Гадәттә, һәр авылның тарихны өйрәнә торган бер аксакалы була, биредә исә кем генә торып басмасын, авыл турында шултиклем җылы, мавыктыргыч итеп сөйли. Энже һәм Госманнарның чыгышын хәйран калып тыңладык. Авылның шагыйрәсе Рәйханә апа үзе язган шигырьләрен дә укыды. Аның «Гел оялчан, тыйнак кызлар кебек...» дигән юллары күңелгә кереп калды. Туган авыл турында мондый чагыштыру ишеткән юк иде әле. Газетабызның баш мөхәррире Гөлнара Сабирова, авыл халкын бәйгедә җиңүләре белән котлап, бердәмлекләренә, кунакчыллыкларына сокланып, бәйгегә фотолар юллаган клуб мөдире Миләүшә Сәлахиевага редакция исеменнән истәлекле бүләк, Рәхмәт хаты тапшырды.



Редакция коллективы һәм килгән артистлар өчен дә бик җылы очрашу булды бу. Шундый рәхәт мохиттән аерылып китәсе дә килмәде. Бакырчы авылы халкы белән алга таба да элемтәләребез өзелмәс дип ышанабыз. Бу очрашу соңгысы булмас.



Бакырчы - 900 еллап тарихы булган борынгы, дини авыл. Авыл турында мәгърифәтче Каюм Насыйри болай дип язып калдырган: «Бакырчы авылы Чуел өязендә бик иске авылдыр. Бакырчыда бакырчылык һөнәре белән тереклек кылганнар; шул сәбәпле бу авылны Бакыр­чы авылы дип атаганнардыр». Бакырчы күрше Чувашия Республикасы авыллары белән чиктәш. Күршеләре белән үзара дус, аралашып яшиләр. Ничек кенә булмасын, авылда катнаш никахлар юк, бик динле, мәгърифәтле халык яши биредә. Авыл чагыштырмача зур түгел, 135 хуҗалык исәпләнә. Балалар бакчасына 14 сабый йөри. Башлангыч мәктәптә 9 укучы белем ала.

Динар Хәмидуллин һәм Алисә Сабирова фотолары

ФОТОРЕПОРТАЖ

Мәчет ачылышыннан ФОТОЛАР

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading