Ә йортта җилләр уйный
Вахитовларны борчыган тагын бер мөһим мәсьәлә - торак. Күп еллар элек салынган йортта бүген җилләр уйный. Ул элек совхоз йорты булган. Аннары, оешма таркалгач, торак-коммуналь хуҗалык карамагына күчкән, анысы да бетерелгәч, хәзер җирле үзидарә балансында. Элек аскы катта балалар бакчасы урнашкан булган. Тик аны япканнар, җылыны, суларны өзгәннәр. Гөрләп торган йортта бүген дүрт гаилә калган. Вахитовларның күршеләрендә без килгән көнне бала тудыру йортыннан бәби кайтырга тиеш иде. Ул гаиләдә дә ирле-хатынлы инвалид өч баласы белән яши. Йортның подъездына килеп керүгә, сасы ис бәрелә, стеналарда кайчандыр булган буяу эзләре ара- тирә күренә, йортның кирпечләре дә авышкан. «Кыш көне түзеп булмаслык салкын, - ди Рамилә апа. - Мичләрне үзебез көйлибез, әмма идән бик салкын, тәрәзәләргә кагылырга да куркам, төшеп китәрләр кебек, әнә Сабан туе алдыннан давыл вакытында тәрәзәм ватылган иде, хәзергә кадәр килеп төзәтүче юк, гариза да яздым югыйсә», - ди. Җәен булган көчле җил вакытында йорт түбәсенең бер өлеше кубып төшкән. Хәзер кайбер бүлмәләргә су үтә.
Без бу сорау белән район хакимиятенә дә мөрәҗәгать иттек. Яшел Үзән муниципаль районы хакимияте башлыгы А.В.Тыгинның «ШК»га биргән җавабыннан аңлашылганча, Яшел Үзән район башкарма комитеты карары белән (№2425, 2011 елның 31 декабреннән), Норлат авылындагы Совхоз урамында урнашкан 20 нче күпкатлы йорт авария хәлендә һәм сүтелергә тиеш дип табылган. Хәзерге вакытта, 2013-2017 елларга исәпләнгән программа буенча, тузган торакта яшәүчеләрне башка фатирларга күчерү мәсьәләсе хәл ителә.Яшәүчеләр нинди тәртиптә күченәчәге, яңа торакка түләү шартлары турында өстәмә хәбәр итәчәкләр.
Норлат авылы җирле үзидарәсе җитәкчесе Рамил Миргалиев өчен бу җавап көтелмәгәнрәк кебек тоелды. «Йортка экспертиза үткәрелде, тик нәтиҗәләре белән таныш түгел идек әле, - диде ул. - «Ләкин авылда буш йортлар юк, шундый тагын бер тузган торак исәпләнә. Анда яшәүчеләр өчен Васильево бистәсендә салыначак фатирларны тәкъдим итәчәкләр, дигән хәбәрләр йөри. Әмма олы яшьтәгеләрнең читкә күченеп китәселәре бик килми шул».
- Вахитовлар гаиләсенә бу хакта әйткәнегез юкмы соң? Алар Васильевога күченергә туры килсә, китәргә ризамы?
- Беләләр, тик бик атлыгып тормыйлар инде. Инвалид бала белән белмәгән бистәдә авыргарак туры киләчәк бит. Лилия I төркем инвалид, алар аерым категориягә карый, аларны тораклы итүнең башка юлларын уйлап карарбыз, ничек тә аларга үзебезнең тирәдә торак табарга тырышырбыз...
Язманы әзерләгәндә, анда яшәүчеләр үзләре бетерделәр ул йортны, дигән сүзләрне дә ишетергә туры килде. Имеш, кешеләр фатирларыннан күченмәгән булсалар, йорт бетмәгән булыр иде. Күпләр үзләре яшәгән урынны кадерсезли анысы, әмма яшәү шартлары булмагач, кайда барырга соң? Дүрт гаилә анда ниндидер сәбәпләр аркасында калган икән, бу рәхәтлектән анда яшиләр дигән сүз түгел бит. Аларның бүтән чаралары, барыр урыннары юк. Аскы каттагы балалар бакчасын япмаган булсалар яки аның урынына берәр оешма урнаштырылса, бәлки башкачарак та булыр иде... Тик хәзер соң инде...
Соңгы сүз
Хәзер барысы да җитәкчелектән тора. Әмма кышны Лилия тагын шул салкын фатирда үткәрер кебек.
Кызын карар өчен, Рамилә Вахитова эшеннән китәргә мәҗбүр булган. Баласын тәрбияләгәнгә ул 1200 сум ала. Кызына инвалидлык буенча, улына әтисез калганга пособиеләр түләнсә дә, Вахитовларның айлык керемнәре 10 мең тирәсе генә. Әле коммуналь хезмәтләргә, баласын савыктыру өчен алган төрле дару үләннәренә, махсус витаминнарга киткән акчаны исәпкә алсаң... «Кемнәргәдер бәхет елмая, иганәчеләр табыла да, чыгымнарны капларга ярдәм итәләр, безгә дә шундый бер изге күңелле кеше очрасын иде ул», - дип, шаяру катыш әйткән иде мине озатып чыкканда Рамилә апа. Бу хыялы фәрештәләрнең «Әмин» дигән сәгатенә туры килде, ахрысы. « ШК» газетасы Вахитовлар гаиләсенә ярдәм итәргә әзер булган хәйриячеләр белән элемтәгә керде. «Яхшылык җирдә ятмый» хәйрия фондыннан үзе турында сөйләргә бик теләмәгән бер егет Лилия белән булган вакыйгага битараф калмады. «Медикаментлар, азык-төлек кирәк булса, безгә мөрәҗәгать итә ала. Ватык тәрәзә пыяласын да куеп китәрбез», - диде ул. Авыл җирле үзидарәсәндәгеләр хәйриячеләрнең Казаннан кайтканнарын көтмиә, үз карамакларында булган йортка тәрәзәне үзләре куярлар дип ышанам.
Сорауларга ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы белгечләре җавап бирә.
Мин - II төркем инвалид. Миңа нинди ташламалар каралган?
С. Йосыпова, Казан
«РФдә инвалидларны социаль яклау турында»гы Федераль закон нигезендә (№ 122, 2004 елның 22 сентябреннән) II төркем инвалидларга ай саен 673 сум 10 тиен акчалата түләү каралган, шулай ук торак-коммуналь хезмәтләргә түләгәндә 50 процент ташлама ясала. Моннан тыш, инвалидларга түбәндәге социаль хезмәтләр күрсәтелә:
- бушлай дарулар белән тәэмин итү (инвалидларга кирәкле даруларны РФ Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы боерыгы белән билгеләнгән исемлек буенча дәвалаучы табиблары язып бирә);
- дәвалаучы табибы күрсәтмәләре нигезендә, шифаханәдә бушлай дәвалану;
- дәвалану урынына бушлай барып кайту;
- тимер юлы транспортында (шәһәр янында) бушлай йөрү;
- су юлы транспортында 50 процент ташлама белән йөрү.
Мин - инвалид, әмма эшкә урнаштым. Миңа каралган отпуск башкаларныкыннан аерылачакмы? Закон нигезендә, ничә сәгать эшләргә тиешмен?
Ф.Мостафин, Яшел Үзән
РФ Хезмәт кодексының 91 нче маддәсе нигезендә, эш сәгате атнасына 40 сәгатьтән артмаска тиеш.
I һәм II төркем инвалидлар өчен ул атнасына 5 сәгатькә кимрәк каралган. Ләкин РФдә инвалидларны социаль яклау турындагы закон нигезендә, алар тулы хезмәт хакы алырга хокуклы. Көндәлек эш сәгате һәр инвалид өчен медицина күрсәтмәләре нигезендә индивидуаль билгеләнә.
Закон нигезендә, инвалидларга 30 календарь көненнән дә ким булмаган ял каралган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар