- Бу шәхси милкегез түгел, куарга хокукыгыз юк, - дим тыныч кына.
- Ник сабын юк, дип берәр турист сораган булса, кизү торучы шулай ук шар ярып кычкырыр идеме? Казан Олимпиада үткәрергә әзер, дибез. Кая ул! Иң элек халыкка хезмәт күрсәтүчеләрне яхшы мөгамәләгә өйрәтергә кирәк.
«Ике егет бер кызны бәдрәфкә эткәләп кертте»
Энергетика университеты янындагы бәдрәфтә эшләүче 75 яшьлек Галина Малова әдәплелек кагыйдәләрен яхшы белә булып чыкты. Ул монда инде икенче елын хезмәт куя. Иртәнге уннан кичке унга кадәр биш көн эшләп, биш көн ял итә, сәгатенә 57 сум түлиләр, ди. Бәдрәфкә суны көн дә китерәләр, ә шакшыны өч көнгә бер алып китәләр икән.
- Хезмәт хакы аз инде, аз, ә эше күп, - дип көрсенде Галина әби. - Берсендә, ашап утырганда, синең яшьтәге бер малай тәрәзә шакыды да: «Әбекәй, бәдрәфтә ни булганын күрдегезме?» - диде. Кереп карасам, унитазга гына түгел, бөтен диварга нәҗес чәчрәткәннәр. Кайвакыт унитазга басып, бөтен дөньяны сидеккә батыралар.
Галина әбигә сүз катыр алдыннан, башта үзем бәдрәфкә кереп чыктым. Сасы ис юк, ә кәгазь бар, су нәзек кенә итеп ага, аның каравы, сыек сабын бар.
- Кәгазьләрне кара капчыкка җыеп, метро янындагы чүп савытына ташлый идем. Ярамый, дип ачулангач, тирә-якны җыештырып йөри торган хатын белән сөйләшеп, аңа биреп җибәрәм хәзер. Башка бәдрәфләрдә кәгазьне кая ташлыйлардыр - белмим, - диде кизү торучы әби.
Ул бәдрәфне сәгать саен юа. Идән кипкән арада, кеше, таптап, пычратып йөрмәсен дип, бәдрәфне 15 минутка бикләп тора. Берсендә, Галина әби бөтен нәрсәне кырт итеп кенә куйгач, бер ханым килгән дә кертүен сораган. Җыештыручы чак кына түзеп торырга кушкан. Шуннан, Галина әби сөйләвенчә, теге хатын, «мин сезнең өстән Метшинга хат язам», дип, бөтен урамга ишетелерлек итеп кычкырган. Күрәсең, зар иясенә барып җиткән: әбине эштән алу мәсьәләсе турында хәбәр иткәннәр.
- Бүген үк китәргә әзер мин. Әмма монда 7-8 мең сумга эшкә килергә теләмиләр бит. Бәдрәфне юарга гына түгел, күз-колак та булырга кирәк. Бер тапкыр, ике егет бер кызны бәдрәфкә эткәләп-төрткәләп керттеләр дә бикләнделәр. Тиз генә ачкыч алып, бәдрәфне ачып, тегеләрне куып чыгардым. Әле җитмәсә, алар миңа «кем соң син, картлач» дип ябырылдылар. Кешеләр шулай ямьсез кылангач, бер дә рәхәт түгел шул эшләүләре, - диде кизү торучы әби.
«Бушлай бәдрәфләр Казанда гына бар»
«Экосервис - Татарстан»оешмасы генераль директоры Нәҗип Нуретдинов белән әңгәмә
- Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын карарга дип килгән туристлар безнең бәдрәфләр турында ниндирәк фикердә?
- Әлегә рәхмәт сүзләре генә ишетәбез. Җәмәгать бәдрәфләре Россия буенча Казанда гына бушка хезмәт күрсәтә дип беләм, бу - Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов белән шәһәр мэры Илсур Метшинның тырышлык нәтиҗәсе. Алар моңа бюджетта акча таба. Җәмәгать бәдрәфләре Универсиадага дип кенә куелмады, Илсур Метшинның аларны күптән куйдыртасы килгән иде инде. Башта алар шәһәр буенча 23 иде, хәзер 25. Парклар һәм скверлар елы буенча быел тагын дүртне урнаштырачакбыз: Химиклар мәдәният сараенда, Тинчурин урамында, Киров районында һәм Горький паркында.
- Җәмәгать бәдрәфләренә бүген ни рәвешле хезмәт күрсәтәсез?
- Чиста суны көн дә китереп, шакшыны көн дә суыртып китәбез. Быел бюджетны арттырмакчылар иде, әмма кризис аркасында, бу эш барып чыкмады. Кешеләрнең бәдрәф ишекләрен, тәрәзәләрен дә ваткан очраклар була. Өйдә су бетеп, кран ватылган сыман, бездә дә андый хәлләр булгалый, ә кеше шул мизгелдә үк шикаять яза. Кран ватылып, бәдрәфне ябып куйсак та, бер-ике сәгать эчендә бригадабыз бөтен нәрсәне тәртипкә китерә. Кизү торучы әбиләр, хәлләре китеп, өйгә кайтып торырга мөмкин. Шулай ук бер-ике сәгать эчендә алмашка кеше табабыз. Казан башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитеты атнага ике тапкыр барлык бәдрәфләрне йөреп чыгып, бөтен нәрсәне тикшерә.
- Кизү торырга кемнәрне кабул итәсез?
- Күбесенчә әбиләр килә. Яшьләр теләми. Эше әллә ни авыр да түгел, әмма пычрак. Бездә бәдрәфне «Макдоналдс»тагы сыман сәгать саен түгел, кеше саен юасы.
- Бәдрәфләрне унда түгел, иртәрәк ачасы, дип әйтүчеләр күп...
- Кайбер урыннарда, дөрестән дә, кирәк. Кеше күп йөри торган урыннарда сигездә, бәлки, алтыда ук ачасыдыр. Әмма иртән бәдрәф аша берничә кеше генә үтә, ә бу бик чыгымлы, чөнки кизү торучыга өстәмә дүрт сәгать өчен хезмәт хакы түлисе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар