16+

Россия һәм Ислам дөньясы кешелеккә дөрес юл күрсәтә

Татарстан башкаласында 16 майда Рәмиев исемендәге IT-паркта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Россия – Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме утырышы булды.

Россия һәм Ислам дөньясы кешелеккә дөрес юл күрсәтә

Татарстан башкаласында 16 майда Рәмиев исемендәге IT-паркта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Россия – Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме утырышы булды.

Палестинага – дәүләт!

– Бүген Украина кризисы глобаль иминлеккә һәм дөнья икътисадына бик тискәре йогынты ясавын дәвам итә. Палестинадагы хәлнең кискенләшүе, Иран белән Израиль арасындагы киеренкелек дөньяны кара-каршы куйды. Газа секторындагы канкойгыч сугышлар бөтен дөнья мөселманнарын борчый. Россия, шул исәптән Татарстан да гуманитар ярдәм күрсәтте. Барлык татарстанлыларга ярдәм өчен рәхмәт белдерәм! Без илебез Президенты Владимир Путинның утны тизрәк туктату һәм Палестина дәүләтен булдыруның сәяси мөһимлеге турындагы позициясен хуплыйбыз, – диде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

 Мөселман илләре вәкилләре дә үзләренең чыгышларында Палестинага теләктәшлек күрсәтте.

Көнбатышның йөзе “каралды”

Көнбатыш илләренең үзләренең өстенлекләрен саклап калу ниятендә төрле санкцияләр, шантаж, сугышлар куллануларын искәртеп, Рөстәм Миңнеханов боларга каршы гадел һәм күпполяр дөнья моделен алга сөрде.

– Рухи-әхлакый кыйммәтләргә карата православие һәм ислам якын позициядә тора. Бу аерым алганда, кеше хокуклары темасына һәм гаилә мөнәсәбәтләренең төп нигезләмәләренә кагыла. Россия һәм Ислам дөньясының коллектив хезмәттәшлеге гадел күпполяр дөнья төзелеше шартларында куркынычсыз үсеш тәэмин итүгә зур өлеш кертәчәк, дип ышанам, – диде ул.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов мөселман илләренең тынычлык һәм иминлекне, дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгыту өчен эшләвен әйтеп, утырышта катнашучыларны Россиянең Ислам хезмәттәшлеге оешмасына күзәтүче статусында керүенә 20 ел булуы, ә Ислам хезмәттәшлеге оешмасының 55 еллык юбилее белән котлады.

Ислам – тынычлык дине

Рөстәм Миңнеханов террорчылыкны “заманның зур проблемасы” дип атады.

– Террорчылар һәм аларны яллаучылар ислам дине артына качып, дөнья җәмәгатьчелегенә “мөселманнар –  террорчы” дигән карашны кертүне дәвам итәләр. Бу җимергеч идеология белән көрәшү һәм исламның тыныч сыйфатын таныту мөһим, – диде Татарстан Рәисе.

Россия Президенты сәламе

Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин утырышта катнашучыларга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның сәламләү хатын укыды. “Татарстан төрле өлкәләрдә зур алгарышлар күрсәтә. Россия мөселманнары, Татарстан халкы Ватан үсешенә зур өлеш кертә. Россия өчен Ислам илләре белән традицион дуслык мөнәсәбәтләре кадерле”, – диелә әлеге хатта.

Татарстан – дуслык үрнәге

Төрекмән халкының милли әйдаманы, Төрекмәнстан Халык Мәсләхәте рәисе Гурбангулы Бердымөхәмәдов:”Тынычлык, үзара аңлашу һәм ышаныч хакына бу форумда Ислам башлангычын эшләү мөмкинлеген карарга тәкъдим итәм”, – диде. Ул шулай ук, Россиянең һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның ислам илләре белән мөнәсәбәтләрне ныгытудагы тырышлыгын билгеләп үтте.

Россиянең Федерация Советы Рәисе урынбасары Константин Косачев белән Россия Дәүләт Думасының халыкара эшләр буенча комитеты җитәкчесе Леонид Слуцкий үзләренең чыгышларында Татарстанда Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең һәм республиканың бүгенге әйдаманы Рөстәм Миңнехановның милләтара һәм динара дуслыкны ныгытуга зур тырышлык куйганлыкларын, Россиянең Ислам дөньясы белән хезмәттәшлегенә нык әһәмият бирүен әйттеләр. 
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading