16+

Рөстәм Миңнеханов хәрбиләрне Ватанны саклаучылар көне белән котлады

 Казанда 23 февральдә Салих Сәйдашев исемендәге Дәүләт зур концерт залында Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чара булды. Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, җәмәгать активистлары катнашты.

—  Ватанны саклаучылар көне Ватанга тугрылык һәм хезмәт символына әверелде. Бу көнне буыннар элемтәсе нык сизелә. Без бабаларыбызның һәм әтиләребезнең батырлыкларын хөрмәтләп саклыйбыз. Бүген махсус хәрби операциядә катнашучылар ил сагына басты, алар неонацистларга каршы кыю сугыша. Хәрби һәм гражданлык бурычын үтәгән һәркемгә минем зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Без махсус хәрби операциядә катнашучыларның исемнәрен мәңгеләштерү һәм аларны кайгырту өчен чаралар күрергә тиеш. Киләчәк буыннарны батырлар, җиңүчеләр үрнәгендә тәрбияләү- безнең бурыч,-диде үзенең котлау чыгышында Рөстәм Миңнеханов.

Махсус хәрби операциядә һәлак булганнар, Рөстәм Миңнеханов тәкъдимендә, 1 минут тынлык белән хәтергә алынды. Герой якташларыбыз- Борис Кузнецовка, Мәгүбә Сыртлановага, Гани Сафиуллинга, Рәфәгать Хәбибуллинга бюстлар һәм мемориаль такталар куелганлыгын әйтте ул.

Реклама

Татарстан Рәисе батырлык күрсәткән хәрбиләргә һәм җәмәгать активистларына дәүләт бүләкләре тапшырды. Республиканың сәнгать осталары Ватанны саклаучылар хөрмәтенә концерт куйды. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading