16+

2026 ел Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан ителде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юлламасында яңгыраган иң мөһим фикерләрне тәкъдим итәбез.

2026 ел Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан ителде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юлламасында яңгыраган иң мөһим фикерләрне тәкъдим итәбез.

Ватанны саклаучылар
Россиядә 2025 ел – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтү елы. Җиңүнең фронтта да, тылда да нинди зур югалтулар белән ирешелүен без һәрчак истә тотарга тиешбез. 80 ел элек ничек булса, бүгенге көндә дә сугышчыларыбыз Югары башкомандующий җитәкчелегендә нацизмга каршы үз-үзләрен аямыйча көрәшеп, илебез бәйсезлеген яклый.

Махсус хәрби операция зонасында батырлык һәм кыюлык белән хәрби бурычларын үтәгәннәре өчен 17 татарстанлы Россия Герое исеменә лаек булды. Ни кызганыч, шуларның сигезенә бу исем вафат булганнан соң бирелде. 3 285 якташыбыз Батырлык Ордены белән һәлак булганнан соң бүләкләнде.
Гаиләләренә социаль ярдәм чаралары, шулай ук кайгырту һәм игътибар күрсәтүне тәэмин итеп, Ватанны саклаучыларыбызга ныклы таяныч булдыру – мөһим бурыч. 

Төрле чорларда Ватанны саклап көрәшкән һәм тылда тырыш хезмәт куйган һәркемгә олы ихтирам йөзеннән 2026 елны Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан итәм.

Милләт һәм динара татулык 
Дәүләт сәясәтендә элеккечә үк республиканың милли һәм дини берләшмәләре белән нәтиҗәле һәм үзара файдалы элемтәләр урнаштыру, милләтләр һәм диннәр арасында тынычлыкны һәм татулыкны саклау өчен кирәкле шартларны тудыру юнәлешләренә өстенлек бирелә. 

Соңгы елларда республикада төрле конфессияләрнең мөһим 40 дини объекты торгызылды. «Яңарыш» фонды тарафыннан әһәмиятле зур эшләр башкарылды. Объектларны төзү, төзекләндерү һәм заманча инфраструктура булдыру белән беррәттән, иң мөһиме – аларда рухи тормыш торгызылды. 

Яңа Ми-34 вертолеты чыгаруга әзерләнә
Соңгы 5 елда республика икътисадында тотрыклы үсеш күзәтелә. Стратегия-2030 да каралган тулай төбәк продуктының күләмен 5 триллион сумга җиткерү бурычы, 2024 ел йомгаклары буенча исәпләгәндә, инде арттырып үтәлде.

Машина төзү комплексында «КАМАЗ» инвестиция проектларын, шул исәптән электробуслар, пилотсыз автомобильләр, водород тематикасы буенча проектларны эзлекле төстә гамәлгә ашыруын дәвам иттерә. К5 буыны автомобильләрен һәм пассажир транспорты модельләр рәтен эшләп чыгару производствосын киңәйтү автогигантның бурычы булып кала. 

Казан авиация заводында яңартып кору эшләре дәвам итә, быел төп сәнәгать объектлары файдалануга тапшырылачак, бу исә Ту-214 самолетларын серияле төстә чыгаруны тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Казан вертолет заводы «Ансат» вертолетына Россиядә эшләнгән двигатель куюга күчүне тәэмин итте һәм яңа Ми-34 вертолетын чыгарырга әзерләнә.  

Кадрлар әзерләү
Кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсе –  дәүләт һәм эш бирүчеләр алдында бердәй дәрәҗәдә торган стратегик бурыч.
Хөкүмәткә Фәннәр академиясе, югары уку йортлары һәм предприятиеләр  белән бергәләп очкычлар, вертолетлар, автомобильләр төзү, радиоэлектроника, яңа материаллар һәм химия, авыл хуҗалыгы, медицина кебек өстенлекле юнәлешләрдә компетенцияләр үзәкләре төзү өчен технологияләр өлкәсендә алдынгылыкка ирешү буенча  илкүләм проектларда республиканың актив катнашуын тәэмин итүне, пилотсыз технологияләр, ясалма фәһем һәм биотехнологияләрне дә кертеп, фәнара яңа тикшеренү юнәлешләрен булдыруны һәм эшләтүне, шулай ук бу фәннәрне белем бирү программаларының барлык баскычларына кертү мәсьәләсен эшләүне йөклим. 

Авыл хуҗалыгы
Азык-төлек өлкәсендә куркынычсызлыкны тәэмин итү өстенлекле бурыч булып тора. Республика авыл хуҗалыгы продукциясенең барлык төрләре белән тулысынча тәэмин ителгән.

Татарстанда яңа биотехнопарк төзү эше алып барыла, генетик тикшеренүләр буенча ул иң эре махсуслаштырылган үзәк булачак. Геном селекциясе ысулларын куллану ярдәмендә 2030 елга савылган сөтнең күләмен 10 мең килограммга кадәр җиткерү күздә тотыла.
Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүдә аеруча зур тырышлык куярга кирәк. 5 елда без сөт һәм ит эшкәртү комбинатларының җитештерү куәтен 50 проценттан 84 процентка күтәрүгә ирештек. 2030 елга бурыч –  әлеге күрсәткечне 95 процентка җиткерү.

Эшкәртү сәнәгатен үстерү чит илләргә сатуга чыгарыла торган авыл хуҗалыгы продукциясенең күләмен арттыру мөмкинлеге бирәчәк. Узган ел йомгакларына караганда, экспортның 70 процентын чимал һәм тирәнтен эшкәртелмәгән продукция тәшкил итә. Продукцияне тирәнтен эшкәртеп, чит илләргә сатуга чыгару гаять мөһим.

Цифрлы технологияләр
Россия Президенты тарафыннан илебездә эшләнгән цифрлы технологияләрне тизләтеп үстерү стратегик бурычы куелды, алар барлык тармакларны тулысынча үзгәртеп кору өчен нигез булырга тиеш.

Республикада соңгы елларда әлеге юнәлештә актив эш алып барыла. Без алдынгы ИT-чишелешләрнең яңа программасын эшләү турында карар кабул иттек. Социаль өлкәне цифрлы нигезгә күчерү юнәлешендәге өстенлекле проектларга аерым игътибар биреләчәк.

Соңгы биш елда Татарстан халкы, аеруча авыл җирендә яшәүче кешеләр өчен югары тизлекле интернеттан файдалану мөмкинлеге булдыру юнәлешендә зур эш алып барылды. Быел Россия Хөкүмәте ярдәме белән тагын 176 авылга югары тизлекле интернет кертеләчәк.

Юллар
Татарстанның юл тармагында соңгы биш елда 830 чакрым юл төзелде һәм реконструкцияләнде, 5 меңгә якын юл капиталь төзекләндерелде.
Быел тагын 1,5 мең км юл төзеләчәк һәм төзекләндереләчәк, Чаллы шәһәреннән Башкортстан чигенә кадәр М-7 автомобиль юлында реконструкцияләү эшләре алып барыла, шулай ук Сокуры поселогына кермичә әйләнеп уза торган юл төзелә. Илебез Хөкүмәте булышлыгы белән Оренбург трактының тиңдәше булган ярдәмче юл төзү турында карар кабул ителде. 

Мәгариф
Татарстанда төрле яшьтәге балалар мәктәпкәчә белем бирү оешмалары белән 100 процентка тәэмин ителде. Соңгы биш елда 59 яңа мәктәпкәчә белем бирү объекты төзелде, 363 е – капиталь  төзекләндерелде, шушы эшләргә барлыгы 18 млрд сум акча салынды. 
Укытучы һөнәренең абруен һәм дәрәҗәсен күтәрү юнәлешендә эшне дәвам итәргә кирәк.

Яшьләрнең барлык категорияләре белән системалы һәм комплекслы эш алып баруны дәвам итәргә, патриотик тәрбия бирүгә аеруча зур игътибар бирергә кирәк. Бу –илебез иминлеге, традицион рухи-әхлакый хәзинәләребезне һәм буыннар арасында бәйләнешне саклау мәсьәләсе.

Сәламәтлек саклау
2020 елдан Татарстанда тармак инфраструктурасы сизелерлек күләмдә яңартылды: 300дән артык яңа медицина объекты – хастаханәләр, сырхауханәләр, фельдшер-акушерлык пунктлары төзелде, 586 медицина учреждениесе капиталь төзекләндерелде, әлеге максатларга 50 млрд сум акча бүлеп бирелде. Бу республика халкының сәламәтлеген саклауга кертелгән моңарчы булмаган иң дөрес инвестицияләр.

Йөрәк-кан тамырлары һәм яман шеш авыруларын кисәтү һәм дәвалау өлкәсендә уңай нәтиҗәләр күрәбез – биш елда кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлүчеләр санын 15 процентка киметүгә һәм  яман шеш авыруларын иртә срокта ачыклау очракларын арттыруга ирештек. Югары технологияле медицина ярдәменә килгәндә –  соңгы биш елда ул 160 мең татарстанлыга күрсәтелде, шулай ук трансплантологияне үстерү юнәлешендә – органнарны күчереп утырту буенча 800дән артык операция ясалды.

Социаль ярдәм 
Соңгы елларда балалы гаиләләргә, олы яшьтәге гражданнарга, инвалидларга һәм төрле ихтыяҗлары булган башка затларга ярдәм күрсәтү ысулларын шактый киңәйтүгә ирештек. Олы яшьтәге кешеләрне һәм инвалидларны озак вакытка тәрбиягә алу системасына аеруча зур игътибар бирелә. Яшел Үзән шәһәрендә «Тәрбия йортлар»ы төзү мөһим проект булып тора.  Бу юнәлештә даими контроль булырга тиеш.

Миллилекне саклау
Киләсе елда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел була. Аларның иҗаты бүген дә тормышчан. Безнең уртак бурыч – шагыйрьләрнең мирасын киң таныту.

Бөтендөнья татар конгрессы үз эшчәнлеге кысаларында киләсе елны Габдулла Тукай елы дип игълан итү тәкъдиме белән чыкты. Мин әлеге тәкъдимне хуплыйм.
Гомумән алганда, татар халкының милли тәңгәллеген саклау, шул исәптән цифрлы мохиттә дә, аның милли кодын таныту буенча киләчәктә дә бергәләп тырышлык куярга кирәк.

Милли гореф-гадәтләр, мәдәният, ана теле буыннан-буынга гаилә аркылы тапшырыла. Гаилә ул – һәрбер кеше өчен иң мөһим тормыш чыганагы. Ул бер-беребезне яратырга һәм хөрмәт итәргә өйрәтә, безгә авырлыкларны җиңәргә көч бирә. Гаилә кыйммәтләре һәм йолалары – халкыбызның имин киләчәгенә ныклы терәк. Күп балалы нык гаиләләр – безнең зур горурлык!

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading