Бу көннәрдә Казанга иң булдыклы татарлар – үз эшләрен булдырган, зур дәрәҗәләргә ирешкән, уңышлы эшләп килгән милләттәшләребез җыелды.
Алар, үз төбәкләренә ярдәм итүдән тыш, читтә яшәүче милләттәшләребезгә һәм шулай ук махсус хәрби операциядәге егетләргә дә булышлык күрсәтәләр.
«Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумының пленар утырышында катнашкан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында татар эшмәкәрләренең тырышлыгын ассызыклады:
– Сез – уңышлы эшмәкәрләр, шул ук вакытта татарлыгыгызны, телебезне, динебезне, республикабыз белән элемтәне саклауда зур эш башкарасыз. Шуңа күрә без сезгә бик зур рәхмәтле. Мондый очрашулар безнең өчен сөенеч! Дөньялар җиңел түгел, ләкин бергә булганда авырлыкларны җиңеп чыгарбыз, моңа бернинди дә шик юк. Сез – тырыш, булган кешеләр. Аллаһы Тәгалә исәнлек бирсен, калганын бергә-бергә булдырырбыз, – дип мөрәҗәгать итте Татарстан Рәисе форум делегатларына.
Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васыйл Шәйхразыев билгеләп узганча, татар эшмәкәрләре махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән башлап Җиңүне якынайту эшенә үз өлешләрен кертәләр.
Бу юнәлештә актив эшләүче татар оешмаларының берсе – «Дуслык» Самара төбәк иҗади-иҗтимагый оешмасы.
– 2025 елда «Дуслык» оешмасы махсус хәрби операция зонасына 15 автомобиль, 2 мотоцикл һәм берничә тонна тормыш өчен кирәкле әйбер – азык-төлек һәм медицина җиһазлары җибәрде. Бу эшне киләчәктә дә дәвам итәргә уйлыйбыз, – дип сөйләде “Дуслык” оешмасы әгъзасы, “1нче он тарту заводы” җәмгыятен нигезләүче Рамил Әюпов.
Уфа шәһәреннән килгән эшмәкәр, кием фабрикасы директоры Зөлфирә Газизова да махсус хәрби операциягә булышлык күрсәтүдә читтә калмауларын ассызыклады:
– Туган төбәгебездә ачылган патриотик генерал Шәйморатов исемендәге класс балаларына һәм Украина белән Сириядән безнең илгә күчеп килергә мәҗбүр булган гаиләләрнең балаларынa ел саен мәктәп киемнәрен бүләк итәбез. Бер без генә ярдәм итмибез – күпләр булыша. 2023 елны Курган өлкәсенең Йолдыз авылы янып беткәч, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Чаллыдагы хезмәттәшләребез авылдагы 80 мәктәп укучысына уку һәм спорт киемнәре бирделәр. Киләчәктә дә халкыбыз өчен файдалы проектларда катнашырга җыенабыз. Кием тегү белән шөгыльләнүче милләттәшләребез күп. Үзара тәҗрибә уртаклашу, белем туплау, кирәк вакытта ярдәмләшү, яңа гына эш башлаган эшмәкәрләргә юл күрсәтү һәм үзебезгә алмаш әзерләү өчен үзара кооперация оештырырга тәкъдим итәм, – диде ул.
«Төмән өлкәсе татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе» рәисе, «Йорт» төзелеш компаниясе директоры Риат Фәйзуллин татар бизнесының яңа кодын формалаштырулары турында сөйләде:
– Без җирле татар эшкуарларын берләштереп кенә калмыйбыз, татар бизнесының яңа кодын да формалаштырабыз. Безнең код – эшмәкәрлек белән бергә социаль җаваплылык тоеп, халыкка, дингә, Ватанга ярдәм итү. Татар эшмәкәрләре бергәләшеп төрле проектларны гамәлгә ашыра. Биш эшмәкәр тырышлыгы белән Төмәндә беренче татар балалар бакчасы ачылды. Анда көн саен 35–50 бала йөри. Хәзер исә алар өчен мәктәп булдыру мәсьәләсе туды. Бу проектны да булдырып чыгачакбыз. Уңышлы бизнес һәм үзара ярдәмләшү башкаларга да булышырга мөмкинлек бирә. Махсус хәрби операциядәгеләр өчен гуманитар ярдәм актив җыела, мәчетләр төзелә, ифтарлар үткәрелә, – диде Риат Фәйзуллин.
Красноярск краеның үзәк төбәге урман сәнәгате берләшмәсе президенты, эшмәкәр Илдус Гәрәев чыгышында әлеге форумның бөтен дөньяга таралган татарларны берләштерүен һәм милләттәшләр белән элемтәләрне ныгытуын билгеләп үтте.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар