Фәрид Абдулганиев: «Татарстан тарихы батырлык һәм фидакарьлек үрнәкләренә бай»
26 ноябрь көнне Казанда, Б. Рәмиев исемендәге ИТ-паркта «Безнең заман геройлары» республика иҗтимагый премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Быел көндәлек тормышта батырлык күрсәткән 80 татарстанлы бүләкләнде. Шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм яңа төбәкләрдә яшәүчеләргә ярдәм итүче оешмаларның хезмәте билгеләп үтелде.
Премия ел саен «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге һәм «Яшь гвардия» тарафыннан оештырыла.
Бүләкләрне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге Секретаре Фәрид Абдулганиев, республика яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров һәм Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова тапшырды.
Фәрид Абдулганиев билгеләп үткәнчә, Татарстан тарихы батырлык һәм фидакарьлек үрнәкләренә бай. «Без фронтовикларның батырлыкларын, тыл хезмәтчәннәренең фидакарь хезмәтләре турындагы истәлекләрне кадерләп саклыйбыз. Аларның ныклыгы, Ватанга бирелгәнлеге һәм үз бурычларына тугрылыгы яңа буыннар өчен әхлакый маяк булып кала. Бу хакыйкать һәм Җиңү киләчәктә дә безнең якта булачагына ышаныч бирә. Тарих сәхифәләрендә яңа геройларның исемнәре пәйда була. Республикабызның меңләгән кешесе хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә даими ярдәм күрсәтә», – диде ул.
Дәүләт Советы Рәисе яшь геройларга аерым игътибар бирде.
«Сезнең гамәлләрегез ихлас ихтирам уята. Сез шундый яшьтә үк тәвәккәллекнең, җаваплылыкның һәм башкалар турында кайгыртуның никадәр мөһим булуын күрсәттегез. Сезнең тарихларыгыз күп яшьтәшләрегез өчен үрнәк булыр дип ышанам», – дип мөрәҗәгать итте ул лауреатларга.
Фәрид Абдулганиев быел Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы игълан ителүен дә искәртте. Аның фикеренчә, премиядә үз тырышлыгы, таланты һәм һөнәренә тугрылыгы белән хөрмәт казанган хезмәт кешеләренә аерым игътибар бирелүе аеруча символик мәгънәгә ия.
«Сезнең һәр гамәлегез, укудагы һәм эштәге һәр җиңүегез – шәхси уңыш кына түгел, ә уртак эшкә керткән өлеш. Бүгенге көндә бу аеруча мөһим», – дип ассызыклады ул.
Кемнәр «Яшь герой» исеменә лаек булды? Фәрид Абдулганиев «Яшь герой» номинациясендә бүләкләр тапшырды. Быел премиягә лаек булган балалар һәм яшүсмерләр арасында кеше гомерен саклап калганнар да, спортта зур уңышларга ирешкәннәр дә бар.
Назар Уткин – Чаллы шәһәреннән. Ул Алабуга районының Олы Шүрнәк авылында су коенганда бата башлаган кызны коткарган. Ярдәм сорап кычкырган тавышны ишетеп, Назар аның янына салга утырып йөзеп килгән һәм кызга ярга чыгарга булышкан.
Арслан Әхмәтшин, Азат Хисамов һәм Зөлфәт Усманов – Буа районыннан. Яшүсмерләр Яңа Чәчкап авылында яшәүчеләрне янгыннан коткарган. Ярдәм сорап кычкырган тавышларны ишетеп, алар ут чыккан йортка йөгереп килгән, кешеләргә тышка чыгарга булышкан, янгын сүндерүчеләрне чакырган һәм күршеләргә хәбәр иткән. Шулай ук йорт ишегалдындагы терлекләрне дә чыгарып җибәргәннәр.
Булат Хәйруллин – Питрәч районының Көек авылыннан. 13 яшьлек малай кар астында калган дустын коткарган. Ул тиз арада кар көртен чистартып, иптәшен кар әсирлегеннән азат иткән һәм ярдәм чакырган.
Раян Фәтхетдинов – сигез яшьтән үк әти-әнисе белән махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итә. Ул хәйрия концертларында чыгыш ясый, сугышчылар өчен хатлар һәм кул эшләре күргәзмәләре оештыра, хәрбиләргә хатлар яза һәм гуманитар ярдәм җыюда катнаша.
Яшь спортчылар да югары нәтиҗәләре белән танылган. Михаил Шишов Казаннан. Ул сигез яшькә кадәрге спортчылар арасында шахмат буенча дөнья чемпионы исеменә лаек булган. Сербиядә узган дөнья беренчелегендә блицта алтын, рапидта көмеш медаль яулаган. Кытайда узган Азия ачык беренчелегендә исә көмеш призер булган.
Аделина Игнатьева – Яшел Үзән районының Васильево бистәсеннән. Ун яшьлек спортчы «Сетокан» көнчыгыш көрәше буенча дөнья чемпионы. Ул шулай ук Россия һәм Татарстан чемпионы. Һиндстанда узган халыкара ярышларда беренче урынны алган.
Премиягә 1800дән артык гариза бирелгән «Безнең заман геройлары» республика премиясе Татарстанда 2016 елдан бирле тапшырыла. Шушы вакыт эчендә оештыру комитетына 1800дән артык гариза килгән, 358 күкрәк тамгасы тапшырылган. «Безнең заман герое» билгесенә 277 татарстанлы, ә «Яшь герой» билгесенә республиканың 81 яшь кешесе лаек булган.
Быел премия дүрт номинация буенча тапшырылды:
«Яшь герой» – 17 яшькә кадәр батырлык күрсәткән балалар һәм яшүсмерләр өчен;
«Безнең заман герое» – 18 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өчен;
«Хезмәт батырлыгы» – сәнәгать үсешенә зур өлеш керткән республика халкы өчен;
«Фронтка ярдәм» – Донецк һәм Луганск республикаларына, Курск, Запорожье һәм Херсон өлкәләренә гуманитар ярдәм җыюда һәм җибәрүдә актив катнашкан дәүләт органнары, уку йортлары һәм волонтерлар өчен.
«Безнең заман геройлары» премиясе кешеләрнең батырлыгын, фидакарь хезмәтен һәм башкаларга ярдәм итүгә әзер булуын җәмәгатьчелеккә танытуга юнәлдерелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар