16+

Дәүләт символларында тарих чагыла

29 ноябрь – Татарстан Республикасы флагы көне.

Дәүләт символларында тарих чагыла

29 ноябрь – Татарстан Республикасы флагы көне.

Россия флагы кебек үк Татарстан флагы да вакыт-вакыйгаларга бәйле рәвештә барлыкка килгән дәүләт символы.

Мең еллар элеккеге тарихка кермичә, Казан губернясы чорын карасак, губерняның үзенең аерым флагы булмаганлыгын күрербез. Ул заманда төрле чараларда Россия империясе флагы кулланылган.

ТАССР 1920 елда оеша, ләкин рәсми расланган флагы 1937 елда гына барлыкка килгән. ТАССРның тәүге флагына язулар гарәп хәрефләрендә төшерелгән. Аннан соңгы елларда флагта инде кириллица һәм латин хәрефләре кулланылган. ТАССРның кызыл төстәге флагы РСФСР флагының күчермәсен хәтерләтә.

1990 елның 30 августында кабул ителгән дәүләт мөстәкыйльлеге турындагы Декларация дәүләт символларының да үзгәрүенә этәрде. Татарстан флагы Татарстан Республикасы Югары Советы карары нигезендә 1991 елның 29 ноябрендә расланды һәм 378 саны белән Россия Федерациясе дәүләт геральдика регистрына кертелде. ТАССР флагы тарихка күчте. Татарстан флагының авторы – Татарстан Республикасының халык рәссамы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Тавил Хаҗиәхмәтов.

Татарстан флагы яшел, ак һәм кызыл төсләрдәге горизонталь полосаларны берләштергән турыпочмаклы яссылыктан гыйбарәт. Күтәрелгән вакытында флагның яшел полосасы өске якта тора, бу канун нигезендәге таләп, аны үтәмәү канун бозу санала.

Яшел төс – яз яшеллеген, ислам төсен, яңарышны аңлата. Ак – пакълык, күңел чисталыгы һәм ак уй-ниятләр билгесе. Кызыл – җитлеккәнлек, энергия, куәт, тормыш чагылышы.

Дәүләт учреждениеләрендә, бәйрәмнәрдә һәм тантаналарда Россия флагы белән беррәттән Татарстан флагы да җилферди. Татарстан флагы республика өчен горурлык хисләре кузгата, рухны күтәрә, алга өнди. Көндәлек тормышта без моны әллә ни сизмәскә дә мөмкин. Тантаналарда флаг күтәрелгәндә, башка төбәкләрдә яки чит илләрдә Татарстан флагы күренгәндә хисләр дөрли башлый. Татарстанда оештырылган “Алга”, “Тимер”, “Батыр” батальоннары хәрбиләре махсус хәрби операциядә Россия флагы белән беррәттән Татарстан флагын да күтәреп, алга бара. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading