Бүген парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде.
Җиденче чакырылыш Дәүләт Советының сигезенче утырышы 28 мартта узачак. Бүген парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Депутатлар 20 мәсьәлә, шул исәптән 9 республика законы проектын һәм 3 федераль закон проектын карарга планлаштыра.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, гадәттәгечә, көн тәртибендәге мәсьәләләрне карау алдыннан, соңгы вакытта республикада парламент депутатлары катнашында узган берничә мөһим вакыйганы билгеләп үтте. Февраль аенда республиканың барлык муниципалитетларында гражданнар җыеннары, хезмәт коллективлары җыелышлары, шәһәр һәм район советларының хисап сессияләре булып узды. Моннан тыш, Татарстанда парламент дәресләре декадасы уңышлы тәмамланды, дәресләр 17-28 февральдә республика мәктәпләрендә төрле дәрәҗәдәге депутатлар катнашында узды. Быел парламент дәресе Россиядә һәм Татарстанда игълан ителгән Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана. Дәреснең темасы –"Ватанга хезмәт итү – изге бурыч!». Хәзерге вакытта иҗади конкурсларның республика этабы уза, аларга апрель аенда йомгак ясалачак. Җиңүчеләрне гадәттәгечә Дәүләт Советына чакырачаклар.
Алда торган Дәүләт Советы утырышына килгәндә, парламент Секретаре Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, көн тәртибендәге беренче мәсьәлә ТР Дәүләт Советының 30 еллыгына багышлана. “30 ел элек, 1995 елның 30 мартында, беренче чакырылыш Дәүләт Советының беренче утырышы узган, – диде Лилия Маврина. – Бу көннәрдә без әлеге истәлекле датаны билгеләп үтәбез. Шуңа бәйле рәвештә парламент утырышында «Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 30 еллыгы турында» мәсьәләне карарга тәкъдим ителә, әлеге мәсьәлә буенча Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясаячак”.
Беренче укылышта карауга 9 закон проекты әзерләнгән, шул исәптән креатив (иҗади) индустрияләрне үстерү турында закон проекты, шулай ук оешмалар мөлкәтенә салым турында, архив эше турында, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең уңдырышлылыгы турында, административ хокук бозулар турында, гражданнар мөрәҗәгатьләре турында, яшьләр сәясәте турында, мәдәни мирас объектлары турында, вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында республика законнарына үзгәрешләр кертә торган закон проектлары.
Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты тәкъдиме буенча «Татарстан Республикасында креатив (иҗади) индустрияләрне үстерү турында» закон проектын Дәүләт Советына тәкъдим ителмәгән сәяси партияләр вәкилләре катнашында карау планлаштырыла. "Мондый таләп федераль законнарда каралган, һәм без елга бер тапкыр Дәүләт Советы утырышына көн тәртибендәге бер мәсьәлә буенча фикер алышуда катнашу өчен республика территориясендә теркәлгән, әмма парламентка узмаган барлык партияләрнең вәкилләрен чакырабыз”, – дип аңлатты Лилия Маврина. Исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта Татарстанда 18 сәяси партия теркәлгән, шуларның 5е Дәүләт Советында: икесе фракцияләр рәвешендә («Бердәм Россия» һәм КПРФ), өч партиянең (ЛДПР, «Гадел Россия» һәм «Яңа кешеләр») төбәк бүлекчәләре җитәкчеләре бер мандатлы округлар буенча депутат итеп сайланган.
Дәүләт Советының алдагы утырышында шулай ук конституциячел законлылык торышы турында Татарстан Республикасы Конституция советының, «2024 елда Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм бала хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү турында» ТРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең, «2024 елда граждан җәмгыяте институтларының торышы һәм үсеше турында» республика Иҗтимагый палатасының докладлары, шулай ук Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе хисабы тәкъдим ителәчәк.
«Хөкүмәт сәгате» кысаларында Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү турындагы мәгълүматны карау планлаштырыла. Бу мәсьәлә буенча ТР мәдәният министры Ирада Әюпова чыгышы билгеләнгән.
Бүген парламентарийлар Президиум утырышында инвестицион эшчәнлек турындагы республика законын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Әлеге мәсьәлә буенча докладны икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов тәкъдим итте. "Инвестицияләрнең уңай динамикасы күрелә торган чараларның нәтиҗәлелеген раслый: 2024 ел нәтиҗәләре буенча төп капиталга инвестицияләр күләме алдагы ел белән чагыштырганда 12,7% ка артты һәм 2024 ел нәтиҗәләре буенча 1,4 трлн сум дәрәҗәсендә бәяләнә, – дип басым ясады министр. – Үсеш предприятиеләрнең үз средстволары хисабына тәэмин ителде, аларның өлеше 64,8% тәшкил итте. Муниципаль районнар буенча инвестицияләр күләменә төп өлешне Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама һәм Алабуга предприятиеләре һәм оешмалары кертә”.
Стратегик инициативалар агентлыгы тарафыннан формалаштырыла торган илкүләм рейтинг кысаларында Татарстан соңгы алты ел дәвамында Мәскәүдән кала икенче урында тора. Министр билгеләп үткәнчә, «нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында институциональ мохитне алга таба үстерүгә һәм инвестицион климатны яхшыртуга, преференцияләр һәм ярдәм чаралары күрсәтүгә юнәлдерелгән чараларның тулы бер комплексын гамәлгә ашыру күздә тотыла.
Мидхәт Шаһиәхмәтов әйтүенчә, инвестицион эшчәнлеккә дәүләт ярдәменең мөһим инструментларының берсе – салым ташламаларын бирү. Республика законы нигезендә салым ташламалары проектның үз-үзен аклау срогына бирелә, ләкин 7 елдан да артык түгел, ә машина төзелешендәге проектлар өчен – 13 елга кадәр. "Бүгенге көнгә икътисад министрлыгы тарафыннан инвестиция проектларын гамәлгә ашыру турында 112 шартнамә төзелгән. Закон гамәлдә булган чорда инвесторлар салым ташламалары рәвешендә якынча 16 млрд сум алды, – дип аңлатты Мидхәт Шаһиәхмәтов. – Салым ташламаларын бирү чорында республика бюджетына өстәмә рәвештә 28 млрд сум салым түләүләре керде, бу күрсәтелгән ташламалар күләменнән 1,7 мәртәбә күбрәк. Моннан тыш, проектларны гамәлгә ашыру икътисадка шактый инвестиция кертүне тәэмин итте – якынча 813 млрд. сум. Яңа проектлар республикада өстәмә рәвештә 18 меңнән артык яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирде".
Татарстанда Россиядә иң эре сәнәгать-җитештерү тибындагы «Алабуга» махсус икътисадый зонасы, «Иннополис» махсус икътисадый зонасы һәм 5 алгарышлы үсеш территориясе уңышлы эшләп килә. Алгарышлы үсеш территорияләре шулай ук инвестицияләрне стимуллаштыруның нәтиҗәле коралы булып тора, дип саный профильле министрлык башлыгы. Бүгенге көндә алгарышлы үсеш территорияләрендә 147 резидент эшли, барлыгы 65 млрд сум капиталь кертемнәр, 80,3 млрд сум инвестицияләр җибәрелгән, 27 меңгә якын эш урыны булдырылган. 2024 елда тагын 11 яңа резидент җәлеп ителгән.
«Инвестицион эшчәнлек турында республика законы 26 ел элек кабул ителде һәм 22 ел дәвамында беренче редакциядә гамәлдә булды, – дип басым ясады Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов, – бары тик 2020 елда гына федераль законнарда капитал салулар рәвешендә инвестицияләрне кызыксындыру инструментын яңарту белән закон яңа редакциядә бәян ителде. Шул ук вакытта тармак инвестиция законнары зур үзгәрешләр кичермәде. Төзәтмәләр аны куллануның гамәлдәге практикасын беркетте, шулай ук Татарстан территориясендә инвестицион эшчәнлекне гамәлгә ашыруның төп механизмнарын төзәтте. Бүгенге көндә Министрлар Кабинетының 20дән артык норматив хокукый акты һәм ведомство актлары гамәлдә, алар инвестиция проектларын гамәлгә ашыру процедураларының эзлеклелеген регламентлый. Тулаем алганда, без бүген инвестицион законнарның нәтиҗәлелеге турында ышанып сөйли алабыз".
Рәгать Хөсәенов шулай ук искәрткәнчә, кичә парламентарийлар комитетының күчмә утырышында «Эшлекле Россия» иҗтимагый оешмасы вәкилләре белән берлектә инвестицион стандартны гамәлгә ашыру турында фикер алышканнар, хәзерге вакытта ул инвестицион җәлеп итүчәнлекне яхшыртуның төп инструментларының берсе булып тора. «Татарстан үзенең региональ инвестицион стандарт таләпләренә туры килүен раслады, без пилот регионнар исәбенә кердек, әмма шуңа да карамастан, тынычланырга ярамый, эш бирелгән юнәлештә, шул исәптән законнарны камилләштерү планында да дәвам итәргә тиеш", – дип йомгаклады сүзен профильле комитет башлыгы.
Фикер алышуга йомгак ясап, Фәрит Мөхәммәтшин икътисад министрлыгына нәтиҗәле эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде. "Бүген без ышаныч белән шуны әйтә алабыз: моннан 20 елдан элегрәк кабул ителгән закон үз вакытында булды һәм республикабыз икътисадын җитди рәвештә үстерергә мөмкинлек бирде, – дип басым ясады парламент башлыгы, – әлеге законның актуальлеге югалмый, киресенчә, ул бизнеска ярдәм итүгә юнәлдерелгән республика законнарын камилләштерергә мөмкинлек бирә. Икътисад министрлыгы кызыксындыру, аңлату һәм бу эшкә җәлеп итү өчен күп нәрсә эшләде”.
Президиум утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.
ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Комментарийлар