Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы икенче чакырылыш Яшьләр парламентының бишенче утырышы узды, аның эшендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Яшь парламентарийлар 2025 елдагы эшкә йомгак ясадылар, Яшьләр парламенты рәисе урынбасарын сайладылар һәм берничә закон чыгару инициативасы буенча фикер алыштылар. Утырыш эшендә шулай ук Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов, республиканың профильле ведомстволары вәкилләре катнашты.
Утырышны ачып, Фәрит Мөхәммәтшин, узган 2025 ел Яшьләр парламенты өчен әһәмиятле һәм нәтиҗәле эш елы булды, дип билгеләп үтте. «Сез социаль-икътисадый, агарту, патриотик тәрбия бирү һәм яшьләр инициативалары буенча фикер алышуда актив катнаштыгыз, – дип басым ясады парламент җитәкчесе, – законнарның төрле юнәлешләрен камилләштерү буенча тәкъдимнәр керттегез, гражданлык активлыгын үстерүгә һәм яшьләрне иҗтимагый-сәяси тормышка җәлеп итүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашырдыгыз. Махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөкләр җыюда актив катнаштыгыз һәм ул йөкләрне шәхсән озатып йөрдегез. Болар барысы да Татарстанда яшьләр парламентаризмының нәтиҗәле институт булуын күрсәтә, ул тәкъдимнәр чыгарырга да, конкрет нәтиҗәләргә ирешергә дә сәләтле».
Фәрит Мөхәммәтшин яшь парламентарийларның закон чыгару эшенә аерым тукталды. Аерым алганда, республиканың Яшьләр парламенты тәкъдим иткән инвалидларга социаль хезмәт күрсәтүне камилләштерү турындагы закон проекты Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителде һәм закон көченә ия булды, тагын 9ы комитетлар каравына җибәрелде, 3се әзерләнә.
Дәүләт Советы Рәисе 2025 елның декабрь башында Казанда узган Идел буе федераль округының Яшьләр парламентлары ассоциациясенең XIII утырышын елның мөһим вакыйгасы дип атады. «Бу чара иң яхшы округ тәҗрибәләре белән уртаклашуга, төбәкара хезмәттәшлекне ныгытуга һәм яшьләр сәясәтен үстерүгә уртак алымнар эшләү өчен мөһим мәйданчык булды, – дип билгеләде Фәрит Мөхәммәтшин. – Татарстан яшьләр парламентаризмы өлкәсендә лидерларның берсе статусын кабат раслады, ә сезнең эш округның барлык төбәкләрендәге коллегаларыгыз тарафыннан бертавыштан югары бәяләнде».
Дәүләт Советы Рәисе шулай ук яшь парламентарийларга мәктәп укучылары һәм студентлар белән төрле чаралар аша яшьләрдә актив гражданлык позициясен формалаштыруда зур хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Алар арасында Фәрит Мөхәммәтшин парламент дәресләрен, сайлау кампанияләрендә катнашуны билгеләп үтте. «Дәүләт Советы һәрвакыт Яшьләр парламентын ышанычлы партнер, сәяси һәм идарә тәҗрибәсе мәктәбе, шулай ук кадрлар резервын формалаштыруның мөһим элементы итеп карады һәм карый. Безгә сәяси яктан белемле, киң күзаллаулы, төрле аудиторияләр белән халык алдында эшләргә сәләтле көчле лидерлар кирәк», – дип басым ясады парламент башлыгы.
Парламент җитәкчесе искәрткәнчә, Татарстанда 2026 ел Хәрби батырлык һәм хезмәт фикадарьлеге елы, ә илдә Россия халыкларының бердәмлеге елы дип игълан ителде. «Яшьләрнең депутатлар корпусы планлаштырган чараларда үз урынын табачагына һич шикләнмим. Яшьләр белән эшләү – Татарстанның киләчәге өчен эшләү ул. Бу миссияне киләсе елда да дәвам итегез», – дип йомгаклады сүзен Дәүләт Советы Рәисе.
Фәрит Мөхәммәтшин Яшьләр парламенты әгъзаларына нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм активистларга Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатларын тапшырды.
Бүген утырышта яшь парламентарийлар 2025 елдагы эшкә йомгак ясадылар. Әлеге мәсьәлә буенча мәгълүмат белән Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе Дамир Нургалиев чыгыш ясады. «2025 елның 28 сентябрендә Яшьләр парламентының икенче чакырылышына бер ел тулды. Быелгы ел стратегик үсешкә, төбәкара һәм халыкара элемтәләрне ныгытуга, яңа бренд проектларын булдыруга юнәлдерелгән иде», – дип билгеләп үтте Яшьләр парламенты рәисе.
Шул вакыт эчендә Яшьләр парламенты тарафыннан 4 утырыш уздырылган, аларда 16 закон проекты буенча фикер алышканнар. Бүгенге көндә Яшьләр парламенты 7 төп комиссияне үз эченә ала. Комиссияләрнең барлык рәисләре дә Дәүләт Советының профильле комитетлары утырышларында актив катнаша, ә яшьләр парламентының күп кенә әгъзалары җирле муниципаль үзидарә депутатлары булып тора. «Сезнең ярдәм белән без урыннардагы яшьләребезнең «пульсын» тоябыз һәм аңлыйбыз. Без хәзер куллана ала торган бу уникаль тәҗрибә бәяләп бетергесез», – диде Дамир Нургалиев.
Яшьләр парламенты рәисе шулай ук ассызыклаганча, махсус хәрби операция башланганнан бирле яшь парламентарийлар Татарстан Республикасы хәрбиләренә һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтү буенча өзлексез эшчәнлек алып баралар. Яшь парламентарийлар даими рәвештә махсус хәрби операция уздыру зонасына гуманитар йөкләр җыялар һәм илтәләр. Татарстан Рәисе кушуы буенча Курск өлкәсенең Бөек Ватан сугышы ветераннарына 2 мең азык-төлек җыелмасы җибәрелгән. Шулай ук яңа регионнар, аерым алганда, Татарстан шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләре халкы белән багланышлар җайга салынган. Биредә социаль учреждениеләр базасында өстәмә белем бирү кабинетлары ачылган. «Моннан тыш, хәрбиләрнең гаиләләре белән эш алып барыла. Бу кардан чистарту, утын әзерләү, эчәр су белән тәэмин итү кебек эшләр», – дип сөйләде Дамир Нургалиев.
«Сез җитди проблемаларга алынасыз, алай гына да түгел, «өлкәннәрчә» чишелешләр табасыз, проект эшчәнлеген актив гамәлгә ашырасыз, – дип билгеләп үтте Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов, яшь парламентарийларга мөрәҗәгать итеп, – барысы да «өлкәннәрчә» булу мөһим – документлар әзерләү дә, дисциплина да, закон проектларын эшләү дә».
Шулай ук бүген яшь парламентарийлар Татарстанда арендага бирелә торган электр самокатларын теркәү турындагы республика законына үзгәрешләр кертергә тәкъдим иттеләр. Сүз аренда алынган самокатларны теркәү һәм маркировкалауның мәҗбүри системасын кертү турында бара. Утырышта катнашучылар аңлатуынча, закон проектының максаты – арендага алынган электр самокатларын идентификацияләү өчен хокукый нигезләр булдыру, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру, хокук бозучыларны җаваплылыкка тарту өчен нәтиҗәле механизм булдыру, шулай ук арендаторларның да, аренда операторларының да дисциплинаны арттыру.
Көн тәртибендәге мәсьәләләрне карау кысаларында Яшьләр парламенты әгъзалары «КиберЩит» яңа яшьләр проекты – уку йортларында интернетта яшүсмерләрне мошенниклыктан яклауга юнәлдерелгән лекцияләр турында мәгълүмат тыңладылар. Шулай ук яшь парламентарийларга яшь эшмәкәрләрнең «Инициатива» дискуссия клубы эше турында сөйләделәр.
Яшьләр парламенты утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Комментарийлар