16+

Фәрит Мөхәммәтшин: «Иҗтимагый эшчәнлек белән хушлашмыйм»

Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов итеп билгеләнде.

Фәрит Мөхәммәтшин: «Иҗтимагый эшчәнлек белән хушлашмыйм»

Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов итеп билгеләнде.

Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының унтугызынчы утырышы башында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит  Мөхәммәтшин, үз постыннан китәргә карар кылуын белдереп, «мин рәсми рәвештә депутат һәм Татарстан парламенты рәисе вәкаләтләрен тапшыру турында белдерәм. Бу – уйланылган карар. Сәясәттә, эшчәнлекнең теләсә кайсы өлкәсендәге кебек үк, дәвамлылык булырга тиеш», – диде.

Фәрит  Мөхәммәтшин спикер вазифасын 1998 елдан бирле алып барды. «30 ел дәвамында парламент руле артында булдым, бу минем өчен гаять зур җаваплылык, киеренке эш,  һәм шуның белән бергә, парламентыбыз, республикабыз һәм үзләренең тырыш хезмәтләре белән туган республикабызга – Россиянең терәк төбәге үсешенә саллы өлеш кертүчеләр өчен горурлык чоры булды.  Миңа шунысы кадерле: бу залның диварларында, төрле фикердә булсак та, үзара ихтирам рухы сакланып калды. Без бәхәсләшә идек, әмма Татарстанның чәчәк атуы һәм аның гражданнарының иминлеге барыбызны да бер максатка берләштерде», – диде ул. 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка, депутатларга һәм республика сайлаучыларына рәхмәтен белдергәннән соң, иҗтимагый эшчәнлек белән хушлашмаячагын хәбәр итте.  

– Мин Татарстанның патриоты булып калам, киләчәктә дә аның үсешенә үз өлешемне кертергә әзер, –  дип йомгаклады ул сүзен.

Вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турындагы мәсьәләне депутатлар тавыш бирүгә куйдылар һәм бертавыштан хупладылар. Шулай ук бер тавыштан Фәрит  Мөхәммәтшинны Татарстан Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе итеп сайладылар. Мактаулы Рәис Дәүләт Советы һәм аның Президиумы, башка эшчеләр һәм консультатив органнар эшендә катнаша ала, парламент утырышларында чыгыш ясарга, карау өчен мәҗбүри булган тәкъдимнәр җибәрергә хокуклы.
Сессия эшендә катнашкан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов  Фәрит Мөхәммәтшинга II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшырды.

– Хөрмәтле Фәрит Хәйруллович! Бүген үзенчәлекле, катлаулы көн. Без сезгә шундый ияләштек. Кайда гына эшләсәк тә, һәрвакыт сезнең ярдәмегезне тоя идем. Иң катлаулы вакытта сез хөкүмәтне җитәкләдегез. Кулга-кул тотынышып эшләдек, – дип мөрәҗәгать итте ул Фәрит Мөхәммәтшинга. 

Татарстанның Дәүләт Советы депутаты, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла үзенең чыгышында Фәрит Мөхәммәтшинның яшьтән үк чиновник кабинетына кереп утырмавын, хезмәт юлын гади токарь, машина йөртүче, слесарь булудан башлап шушы дәрәҗәгә ирешкәнен искә алып, “аның исеме безнең татар халкы, Татарстан тарихында гына түгел, Россия, ә, бәлки, бөтен дөнья күләмендә алтын хәрефләр белән язылачак” дип билгеләп үтте.

– Ачыктан-ачык әйткән өчен ачуланма: Фәрит абый, син бөек кеше! 90 нчы елларда суверенитетны, федерализмны яклап, аның Дәүләт Думасында ясаган чыгышларын күпләр хәтерлидер. Аңа анда уңнан да, сулдан да һөҗүм, Россияне таркатуда гаепләүләр... Сөйләргә дә ирек бирмичә шаулашулар, ләкин ул шунда үзен көрәшче итеп тотты, аны караган кешеләр татар халкы, Татарстан белән горурланмыйча калмаганнардыр. Алтайга эшлекле визиты вакытында мин дә барган идем. Анда да аның авторитетына шаккаттым, андагы җитәкчеләр аның авызына карап торды. Ул үзенең эшлекле киңәшләрен бирә белә, – диде ул. 
Татар телен өйрәнүдәге үҗәтлеген дә билгеләп үтте: “Разил Вәлиев сөйли иде: төнге унике-бердә дә шалтыратып, «нәзберек» сүзе русча ничек була» дип сорый иде дип. Төнлә өйрәнеп, көндез чын татар әдәби телендә сөйли башлаган кеше ул”. Бай гомер юлын узган кеше буларак, Фәрит Мөхәммәтшинга Ркаил Зәйдулла мемуарлар язарга киңәш итте. “Китабың чыккач, без сине Язучылар берлегенә алырбыз», – дип ярымшаяру белән төгәлләде чыгышын.

Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы итеп депутатлар бертавыштан Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов өчен тавыш бирде.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading