«Бердәм Россия» – илдә барлык дәрәҗәдәге сайлауларда үз кандидатларын алдан сайлап алу иләге аша даими рәвештә уздыра торган бердәнбер партия, – дип ассызыклады парламент башлыгы.
Республика Рәисен сайлаулар якындагы 5 елга Татарстан үсеше өчен стратегик әһәмияткә ия. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» партиясенең алдан тавыш бирүдә катнашучы кандидатларының партиянең җирле һәм беренчел бүлекләре секретарьлары белән очрашуында белдерде. Очрашу бүген Казан шәһәренең Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында узды. «Илнең өстенлекле сәяси көче, Татарстанда парламент күпчелеге партиясе буларак, без тулы нигез белән республиканың иң югары вазыйфаи заты постына үз кандидатурабызны тәкъдим итә алабыз һәм тиеш тә», – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, партиядәшләренә мөрәҗәгать итеп.
Фәрит Мөхәммәтшин очрашуда катнашучыларны «Бердәм Россия» Төбәк сәяси советы президиумы исеменнән сәламләп, 14 сентябрьдә, Бердәм тавыш бирү көнендә, татарстанлыларга ТР Рәисен, шулай ук 7,5 меңнән артык җирле үзидарә органнары депутатын һәм Мәләкәс округы буенча Дәүләт Советы депутатын сайларга туры киләчәген искәртте.
«Бердәм Россия» – илдә барлык дәрәҗәдәге сайлауларда үз кандидатларын алдан сайлап алу иләге аша даими рәвештә уздыра торган бердәнбер партия, – дип ассызыклады парламент башлыгы. – 3 марттан 25 майга кадәр узган муниципаль дәрәҗәдәге алдан тавыш бирүдә 12,4 мең дәгъвачы теркәлде, шул исәптән 90 кеше махсус хәрби операциядә катнашкан. Алар өчен үз тавышларын 180 меңгә якын сайлаучы биргән. Исемлекләр Президиум тарафыннан килештерелгән, хәзер аларны җирле конференцияләрдә тәкъдим итү бара».
ТР Рәисе сайлауларына партиядән кандидатны билгеләү буенча алдан тавыш бирүдә катнашучыларның партия активы белән очрашуы – кандидатны партия эчендә сайлап алуның мәҗбүри элементы, анда җирле һәм беренчел бүлекләрнең кимендә 75% секретарьлары катнашырга тиеш. Татарстанда 45 җирле һәм 2011 беренчел бүлекләрдән кандидатлар белән очрашуда 1,5 мең партия ячейкасы җитәкчесе катнашты, аларның бер өлеше видеэлемтә режимында кушылды.
Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, 30 майда Төбәк сәяси советы президиумы ТР Рәисе вазыйфасына алдан тавыш бирүдә катнашу өчен гамәлдәге ТР Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Югары советы бюросы әгъзасы Рөстәм Миңнеханов һәм РФ сенаторы, Федерация Советының Регламент һәм парламент эшчәнлеген оештыру комитеты рәисе урынбасары Александр Терентьев кандидатураларын раслаган.
Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында хәзерге Татарстанның Россиянең уңышлы, терәк регионы булуын, анда яшәү һәм эшләү өчен уңайлы шартлар булуын әйтте. «Бу курсны саклап калу бик мөһим, – дип саный парламент башлыгы. – Без күп нәрсәгә бергә ирештек, ләкин алда да күп эшләр тора. Бары тик бергәләп, ышанычлы көчле лидер тирәсендә берләшеп кенә без Ватанны көчле итү һәм туган республикабызны чәчәк аттыру юнәлешендә алга таба бара алачакбыз».
Алдан тавыш бирүдә катнашучы кандидатлардан беренче булып Александр Терентьев чыгыш ясады. «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлегенә алдан тавыш бирүдә катнашырга тәкъдим иткәннәре өчен рәхмәтлемен. Бу зур дәрәҗә һәм җаваплылык», – дип ассызыклады ул. Александр Терентьев әйтүенчә, ул ТР Рәисе җитәкчелегендә Россиянең иң яхшы идарә командаларының берсендә эшләве белән горурлана. «Россия парламентының югары палатасында эшләгәндә, ышаныч белән әйтә алам һәм мин хаклымын, – бу Россия Федерациясенең иң яхшы төбәк командасы, вәкилләр федераль дәрәҗәдә һәм илебезнең башка төбәкләрендә уңышлы эшлиләр. Ә иң мөһиме – җитди чакырулар шартларында туган республикабызның тотрыклы үсеше тәэмин ителә», – дип белдерде Александр Терентьев.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, «Бердәм Россия» партиясе активына мөрәҗәгать итеп, соңгы 5 елда республиканың һәм бөтен илебезнең берничә җитди сынауга юлыгуына басым ясады: коронавирус пандемиясе, аннары СВО. «Меңләгән татарстанлы Ватанны һәм гражданнар иминлеген саклауга басты, ә бөтен республика алгы сызыктагы сугышчыларга ярдәм итү өчен берләште», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов һәм барысына да уртак эшкә өлеш керткәннәре, СВО зонасына һәм Татарстан шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләргә гуманитар йөк җыюны һәм җибәрүне оештырганнары өчен рәхмәт белдерде.
«Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү безнең барыбыз өчен дә эшнең өстенлекле юнәлеше булып кала, – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. – Ярдәм чаралары һәм ташламалар исемлеге даими нигездә тулыландырыла һәм киңәйтелә. Алар барысы да тайпылышсыз бирелергә тиеш. Бу безнең Ватанны саклаучылар алдындагы бурычыбыз».
Республика Рәисе шулай ук барлык гамәлдәге республика һәм дәүләт социаль программаларының дәвам ителәчәген һәм гамәлгә ашырылачагын билгеләп үтте. Сүз гаиләләргә ярдәм итү, сәламәтлек саклау һәм мәгарифне үстерү, территорияләрне төзекләндерү, коммуналь челтәрләрне ремонтлау, халыкның тормыш сыйфатын яхшырту турында бара.
Очрашу барышында бүген махсус хәрби операциядә катнашучы Эдуард Хөснетдинов, «Бердәм Россия» партиясенең Түбән Кама җирле бүлеге башкарма секретаре, күп балалы әни Лариса Михайлова, партиянең Яр Чаллы җирле бүлеге секретаре, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Руслан Шиһабетдинов чыгыш ясадылар.
Соңрак «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе Төбәк сәяси советы президиумы утырышы булды.
ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәт
Комментарийлар