16+

Форум Россия — Татарстан — Кытай (РОСТКИ) — хезмәттәшлекнең ышанычлы күпере

Казанда 16-19 августларда «РОСТКИ: Россия һәм Кытай — үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумы эшли.

Форум Россия — Татарстан — Кытай (РОСТКИ) — хезмәттәшлекнең ышанычлы күпере

Казанда 16-19 августларда «РОСТКИ: Россия һәм Кытай — үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумы эшли.

Россия белән Кытайның тышкы эшләр министрлыклары теләктәшлегендә оештырылган әлеге чара Россия төбәкләренең һәм Кытай провинцияләренең хезмәттәшлеген үстерүне максат итеп куя. Быелгы форумда Кытайдан 200дән артык компания, Россиянең 60 төбәге вәкилләре катнаша. Эшлекле программа сәнәгать, энергетика, медицина юнәлешләреннән башлап, ясалма фәһем темасына кадәр колачлый. «Аждаха» көймәләрендә узышлар үткәрелде. Камал театрында Сычуань операсы чыгышы, «Мир» кинотеатрында Кытай киносы көннәре тәкъдим ителә.

— Хәерле көн, кадерле дуслар, ни хао! Татарстан — Кытай элемтәләре елдан-ел ныгый, безнең илләребезнең ышанычлы хезмәттәшлегенә лаеклы өлеш кертә. Кытай — безнең республиканың төп инвесторы, — дип әйтеп үтте Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов форумны ачу тантанасында.

  • Форум 2023 елда старт алган иде. Өч елда Россияянең 68 субъекты һәм Кытайның 28 провинциясе хезмәттәшлек элемтәләре урнаштырды. Узган елгы форумда 40 илдән 10 мең кеше катнашты, 34 килешү кабул ителде. Татарстан белән Кытай арасындагы товар әйләнеше 10 елда 12 мәртәбәгә арткан, ягъни, 264,3 миллион доллардан башлап, узган елгы күрсәткечләр буенча, 3,35 миллиард АКШ долларына җиткән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading