16+

“Юлламаны ишеткән һәр җитәкче җәмгыятьнең рухи үсешен ныгытырга тиеш”

Республика дин әһелләре Рөстәм Миңнехановның юлламасы алдыннан фикерләрен җиткерде.

“Юлламаны ишеткән һәр җитәкче җәмгыятьнең рухи үсешен ныгытырга тиеш”

Республика дин әһелләре Рөстәм Миңнехановның юлламасы алдыннан фикерләрен җиткерде.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына юлламасына карата үзенең фикерен белдереп, республикада халыклар үзләренең дини традицияләрен яхшы белсә һәм күрше халыкларның мәдәниятен өйрәнсә, бездә милләтләр һәм диннәр арасындагы татулык көчле булачак, дип белдерде.

– Юлламада без барыбыз да ишеттек: дин республика үсешендә зур роль уйный. Димәк, Юлламаны ишеткән һәр җитәкче – дин әһелләре дә, башка өлкәдәге башлыклар да – халык арасында дини татулыкны сакларга һәм җәмгыятьнең рухи үсешен ныгытырга тиеш. Мәктәп директоры да, район башлыгы да, кибет директоры да – барысы да моны истә тотарга тиеш. Рухи кыйммәтләр – ул үзенә күрә иммунитет, халык чит-ят ялган идеяләргә каршы тора алсын өчен һәм динара низаглар чыкмасын өчен. Республикада халыклар үзләренең дини традицияләрен яхшы белсә һәм күрше халыкларның мәдәниятен өйрәнсә, бездә милләтләр һәм диннәр арасындагы татулык көчле булачак, – диде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading