16+

Казан форумы 103 илне бер казанда кайната

Күргәзмәдә 100 компания үзенең мөмкинлекләрен күрсәтә

Казан форумы 103 илне бер казанда кайната

Күргәзмәдә 100 компания үзенең мөмкинлекләрен күрсәтә

Татарстан башкаласында 12-17 майларда баручы XVIIнче “Россия – Ислам дөньясы: Казан форумы” халыкара икътисад форумы кысаларында күргәзмә дә эшли.

Анда Россиянең 11 төбәге, шулай ук Белоруссия, Әфганстан, Төрекмәнстан, Төркия, Һиндстан, Сагуд Гарабстаны, Судан, Оман предприяятиеләре һәм оешмалары катнаша. Россия Премьер-министры урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россиянең төзелеш министры Ирек Фәйзуллин күргәзмәдәге экспонатлар белән таныштылар.

Казан форумындагы икътисадка, мәдәнияткә, мәгарифкә, сәламәтлек саклауга, туристлыкка, тарихка һәм мәдәни мирасны саклауга, җәмгыятьтә хатын-кызның роленә, ислам модасына кагылышлы чараларны Россиядән һәм чит илләрдән 400 журналист яктырта.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading