16+

Казанда карны газ камерасы эретәчәк

Кыш Бабай башкала җитәкчеләре эшенә гел “2” билгесе куя.

Казанда карны газ камерасы эретәчәк

Кыш Бабай башкала җитәкчеләре эшенә гел “2” билгесе куя.

Бу кышта Казанда кар чистарту эшен камилләштерелгән алымнарда оештырырга исәплиләр. Яңа алым махсус техниканы эшкә әзерләү вакытын кыскартуга, юлларны һәм тротуарларны җыештыруны яхшыртуга юнәлтелгән.

– Кәгазь тутыру эшләрен мөмкин кадәр киметү ниятләнелә. Башкаладагы барлык предприятиеләрдә электрон “путевой лист” кертелде. Сынау тәртибендә предприятиеләргә 5 берәмлек медицина аппараты куелды. Әлеге аппаратлар техника белән идарә итүчеләргә читтән торып медицина каравы үткәрү мөмкинлеге бирә, – диде Казан шәһәре Башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Альберт Шайнуров.

Казан мэры Илсур Метшин башкала урамнары юллары кисешкән урыннарның юл билгеләре урманына әверелдерелгәнлеген әйтте. Шәһәрнең 88 урынында  юл билгеләре тротуарга урнаштырылган, алар махсус техникага комачаулый. Тротуарлардагы 142 күрсәткеч багана икенче урынга күчерелгән инде, мондый чара дәвам итә. Комачаулык тудыра торган чүп савытлары да тротуарлардан читкә күчереп урнаштырыла.

Газ ягулыгында эшли торган кар эретү камерасы төзүнең исәп-хисаплары Татарстан Хөкүмәтенә тапшырылган.

– Кар эретә торган 1 газ камерасының җитештерүчәнлеге канализация сулары белән эшләүче 3 камерага тиң. Беренче газ камерасын төзү өчен “Салават Күпере” торак комплексы тирәсендә урын билгеләнде, – диде Альберт Шайнуров.

Казанда 14 камерадан торган 8 стационар кар эретү пункты эшли. Алар тәүлегенә 8 мең тонна кар эретә. Шәһәр территориясен 577 берәмлек махсус техника кардан чистартачак. Казандагы юл оешмаларына 28 шофер, 71 тракторчы һәм 72 эшче кирәк. Уртача хезмәт хакы: шоферларныкы – 113 мең сум, тракторчыларныкы – 120 мең сум, юл эшчеләренеке 75 мең сум.

Шәһәр территориясен кардан чистарту мәсьәләсенә мэр Илсур Метшин үзенең фикерләрен шактый кискен төстә белдерде.

– Без БРИКСны да, Универсиаданы да, Сабан туен да үткәрәбез, бүләкләрен дә ала беләбез. Ләкин, кыш җитүгә һәм беренче күпләп кар явуга – шундый тойгы туа, без – “икелеләрнең” бернәрсәгә сәләтсез алтын командасы, – диде мэр Илсур Метшин.

Казан мэриясенең колл-үзәгенә юлларны, тротуарларны һәм паркларны җыештыруга кагылышлы хәбәрләр җиткерү өчен телефон: 222-7-222. Ишегалларын җыештыру буенча “Открытая Казань” системасына 236-4-123 телефоны аша хәбәр итәргә кирәк. Хәбәрләрне “Моя Казань” телеграмм-ботына һәм “Халык контроле” адресына да җибәрергә була.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading