Чистай икътисад та, социаль инфраструктура да бик динамик рәвештә үсә.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов эш сәфәре белән Чистай районында булды.
Марат Әхмәтов муниципалитетның туган телләрдә укытыла торган мәгариф учреждениеләре эше белән танышты, шулай ук шәһәрнең туристлык объектларын карады.
Марат Әхмәтовның эш сәфәре хатын-кызлар мәдрәсәсенең тарихи бинасы нигезендә төзелгән «Әмирхания» рухи-мәгариф үзәге белән танышудан башланды.
Чистайда хатын-кызлар мәдрәсәсе беренче мәртәбә 1911 елда ачыла, ул елларда малайлар өчен рус-татар училищелары сирәк күренеш булмаса да, кызлар өчен мондый мәктәп хәтта Казанда да булмый. Мәдрәсә ачу буенча йөргән кешеләрнең берсе беренче мәчетнең имамы Мөхәммәтнәҗип Әмирханов була. Нәкъ менә аның фамилиясе буенча мәктәпкә исем бирелә. Ел саен биредә иллегә якын кыз белем ала. Бу мәдрәсәдә Зәйтүнә Мәүледова укыганын, ә Габдулла Тукайның биредә яңа әсәрләрен укыганын искә төшерү дә җитә. Мәдрәсәдә дини фәннәрдән тыш дөньяви фәннәр дә укытыла. «Әмирхания» Россиядә иң яхшы уку йортларының берсе санала.
Совет чорында бина Чистай педагогия училищесына, аннары авыл хуҗалыгы техникумына тапшырыла, ә соңыннан берничә ел буш тора. Ике ел элек бина Чистай мөхтәсибәтенә тапшырыла һәм тулысынча реставрацияләнә. Бүген «Әмирхания»дә белем бирү һәм иҗтимагый тормыш кайный: ислам нигезләре. фикһ (Ислам юриспруденциясе), гарәп теле буенча дәресләр уза, гакыйдә тирәнтен өйрәнелә, Коръәнне дөрес уку буенча иҗазәткә имтиханнар тапшыралар, фәнни очрашулар, конференцияләр һәм педсоветлар үткәрелә. Яшүсмерләр белән эшләүгә аерым игътибар бирелә, аларны үзәкнең төрле чараларына җәлеп итәләр. Хәзерге вакытта үзәктә төрле яшьтәге ике йөзгә якын кеше белем ала.
«Безнең тыңлаучылар – нигездә яшүсмерләр һәм өлкәнрәк яшьтәгеләр, –дип сөйли рухи-мәгариф үзәге җитәкчесе Әнәс хәзрәт Шиязданов, – лекцияләр һәм дәресләр төрле юнәлешләр буенча алып барыла: рухи, мәдәни, тел юнәлешләре буенча. Кешеләр белем алсын өчен уңайлы урын булдырганнар. Тыңлаучылар саны даими үсә, кешеләр килә, чистайлылар бу эшләр белән кызыксыналар».
Чистай районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә Чистайда 7 мәчет эшли, барысында да диярлек Ислам нигезләре һәм Ислам тарихы буенча дәресләр алып барыла. «Мәчетләр каршында нигезләрне өйрәнсәләр, монда, «Әмирхания»дә без юриспруденция, Ислам идеологиясе кебек тирәнрәк форматтагы дәресләр оештырабыз, – дип сөйләде Мөхәммәд хәзрәт Кыямов. – Монда керү өчен башта мәчетләр каршындагы курсларны үзләштерергә кирәк. Безнең беренче нәтиҗәләребез бар инде, укучыларыбыз республиканың дини учреждениеләренә укырга керә. Без аларны киләчәктә белем алуга әзерлибез».
«Нур» мәчете каршында да татар теле курслары ачылган. Марат Әхмәтов бүген педагоглар белән очрашты һәм әлеге курсларга өйрүче балалар белән аралашты.
Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы чистайлыларны татар телен саклау һәм үстерү инициативалары белән активрак чыгыш ясарга чакырды. «Без сезгә һичшиксез ярдәм итәчәкбез, – дип белдерде Марат Әхмәтов. – Чистайда бүген дә бу юнәлештә күп эшләр башкарыла».
Парламент җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы рухи-мәгариф үзәгенә интерактив тактага сертификат бүләк итте.
Марат Әхмәтовның чираттагы визиты Чистайның 5 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә булды. Хәзерге вакытта биредә 1,2 меңнән артык укучы белем ала, шуларның 516 (43%) – татарлар. Мәктәптә балаларга татар телендә белем бирүче өч класс һәм тәрбия эшләрен татар телендә алып баручы өч класс ачылган. 382 бала татар телен Татарстан Республикасының дәүләт теле буларак өйрәнә.
Мәктәп күптән инде үзен татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен муниципаль ресурс үзәге буларак таныткан. Укучыларның олимпиадаларда һәм республика конкурсларында уңышлары зур. Мәктәп укучыларының татар теле һәм әдәбиятыннан республика олимпиадасының йомгаклау этабында 5 нче мәктәпнең бер укучысы җиңүче, тагын өчесе призер булган. 9-10 сыйныф укучылары командасы узган ел «Мин татарча сөйләшәм!» республика акциясендә җиңү яулаган».
Мәктәптә театр түгәрәге эшли, укучылар татар телендә спектакльләр куялар һәм ел саен «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләр театрларының республика фестивалендә катнашалар. Мәктәптә шулай ук татар халкы мәдәнияте һәм көнкүреше музее ачылган.
Марат Әхмәтов кирәкле укыту-методик материалларның булу-булмавы белән кызыксынды, татар телен өйрәнү буенча укыту процессын оештыру һәм аның методикасы турында фикер алышты. Парламент җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы шулай ук мәктәптә интерактив такта алуга сертификат тапшырды.
Бүген Марат Әхмәтов «Сәүдәгәрләр утары» туристлык комплексында – сәүдәгәрләр көнкүреше атмосферасына чума торган заманча интерактив мәйданчыкта булды.
«Чистай икътисад та, социаль инфраструктура да бик динамик рәвештә үсә, – дип басым ясады Марат Әхмәтов, журналистлар белән әңгәмәдә эш сәфәренә йомгак ясап, – масштаблы юл эшләре бара, тарихи-мәдәни объектлар торгызыла. Шәһәр икътисад буенча яхшы нәтиҗә бирә, шул исәптән быел да. Әлбәттә, туган телләрне саклау һәм үстерү буенча ТР Рәисе каршындагы профильле комиссия җитәкчесе буларак, мин бу эшнең ничек алып барылуы белән кызыксындым. Уникаль рухи-агарту үзәгендә, мәктәптә булдык. Ике учреждениедә дә бик дус һәм кызыксынучан коллектив эшли, халык белән, кечкенә балалардан алып өлкәннәргә кадәр, эшләүнең төрле формалары кертелә. Чистайлылар милли традицияләрне бик саклыйлар һәм үстерәләр. Чистай үзгәрә, һәм бу динамиканы һәм позитивны күрү бик күңелле».
Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Комментарийлар