Шаньдун провинциясендә ул Татарстан һәм Кытай арасында мәгариф өлкәсендәге хезмәттәшлекне үстерүгә багышланган форумда катнашты.
Уникаль инициатива
Чарада Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Кытай хезмәттәшлегендә мәгариф юнәлешенең аерым әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. Бүген республика вузларында Кытайдан ике меңнән артык студент белем ала. Шул ук вакытта Татарстан Рәисе фәнни тикшеренүләр һәм гамәли эшләнмәләр өлкәсендә уртак проектларны активлаштыру кирәклегенә игътибар юнәлтте.
— Бүген без фән-мәгариф өлкәсендә ике яклы элемтәләрне үстерү юлында бик мөһим адым ясыйбыз. Россия-Кытай алдынгы технологияләр университетын төзү проекты — уникаль инициатива, аның илләребез арасындагы бай тарихта аналоглары юк, — диде Рөстәм Миңнеханов.

Россия-Кытай алдынгы технологияләр университетын булдыру турындагы меморандумга май аенда, Россия Президенты Владимир Путинның Кытай Халык Республикасына рәсми визиты кысаларында кул куелган иде. Проектның беренче этабында Татарстаннан 11 һәм Шаньдун провинциясеннән 14 югары уку йортын берләштерү планлаштырыла.
«Чын дуслык ераклыкны белми»
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, инженерия, цифрлы технологияләр, биомедицина һәм сәнәгать дизайны юнәлешләрендә уртак белем бирү программалары 2027 елда старт алачак. Форумда Шаньдун провинциясе губернаторы урынбасары Сунь Симинь да чыгыш ясады. Ул Татарстан белән мәгариф өлкәсендәге хезмәттәшлекнең зур потенциалга ия булуын билгеләп, вузара алмашуларны киңәйтергә һәм студентлар белән укытучылар өчен яңа хезмәттәшлек платформалары булдырырга чакырды.
— Чын дуслык ераклыкны белми. Уртак көч белән без мәгариф өлкәсендәге хезмәттәшлекне яңа дәрәҗәгә күтәрәчәкбез, — диде Сунь Симинь.
Рөстәм Миңнеханов үз чиратында ноябрьдә Казанда узачак Россия һәм Кытай техник университетларының зур форумын игълан итте һәм Шаньдун провинциясе вузларын Татарстанга чакырды. Форум нәтиҗәләре буенча Татарстан һәм Шаньдун университетлары арасында берничә килешүгә кул куелды.
- Россия-Кытай перспектив технологияләр университеты консорциумының лидерлары итеп Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Шаньдун университеты билгеләнә. Биредә белем бирү моделе уртак фәнни җитәкчелекне һәм ике диплом алу мөмкинлеген күздә тота.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар