16+

Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Президенты белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ташкентка эш сәфәре кысаларында Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиеёв белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Президенты белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ташкентка эш сәфәре кысаларында Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиеёв белән очрашты.

Республика Рәисе Шәүкәт Мирзиеёвка барлык проектларга даими рәвештә ярдәм иткәне һәм Татарстан белән хезмәттәшлеккә шәхси игътибары өчен рәхмәт белдерде. Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан-Үзбәкстан товар әйләнеше 21%ка арткан һәм $376 млн.нан артып киткән.

Очрашуда шулай ук ике проектны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар: Бохара һәм Нәвои өлкәләрендә сәнәгать мәйданчыгы булдыру. «Бу әһәмиятле Татарстан-Үзбәкстан уртак проектлары-безнең илләр хезмәттәшлегенә яхшы өлеш", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе кичә ике мәйданчыкта да булуы һәм төзелеш барышын тикшерүе турында сөйләде.

ТР Рәисе Матбугат хезмәте

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading