16+

Рөстәм Миңнеханов V Казан халыкара юридик форумында катнашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов V Казан халыкара юридик форумының пленар утырышында катнашты.

Рөстәм Миңнеханов V Казан халыкара юридик форумында катнашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов V Казан халыкара юридик форумының пленар утырышында катнашты.

Чара Галиасгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры мәйданчыгында узды.

Яңа проектлар өчен нигез булачак

Казан халыкара юридик форумы — Россия һәм чит илләрнең профессиональ юридик бергәлеген берләштерүче еллык мәйданчык. Быел форум 24–25 сентябрьдә уза. Аның кысаларында хокук өлкәсендәге төп чакырулар һәм үзгәрешләргә багышланган сессияләр оештырыла.

  • Пленар утырышның темасы — «ESG-трансформацияне хокукый тәэмин итү: глобаль максатлардан милли өстенлекләргә».

Тагын да ныграк гамәли кыйммәткә ия була һәм үлчәүле файда китерә

Катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов биш ел эчендә Казан юридик форумы профессиональ юридик бергәлек, дәүләт хакимияте органнары, фән һәм бизнес вәкилләре өчен хокукның актуаль мәсьәләләре турында фикер алышу мәйданчыгына әверелүен билгеләп үтте. Татарстан Рәисе пленар утырыш темасының актуальлеген ассызыклады.

«Без экологик һәм социаль җаваплылыкның корпоратив стратегиянең аерылгысыз өлешенә әверелүен күзәтәбез. Татарстанда күп кенә эре компанияләр үз эшчәнлекләрендә шундый сәясәт алып бара. Тотрыклы үсеш принциплары конкрет бизнес-карарларда чагылыш таба, тагын да ныграк гамәли кыйммәткә ия була һәм үлчәүле файда китерә», — диде ул.

Рөстәм Миңнеханов форумның актуаль юнәлешләрнең киң спектрын колачлавын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, мондый формат заманча мәсьәләләрне комплекслы бәяләргә һәм аларны хәл итү инструментларын бергәләп эзләргә мөмкинлек бирә.

«Ышанам ки, форум кырларындагы дискуссияләр һәм тәҗрибә уртаклашу безнең икътисадны тотрыклырак, ә кешеләрнең тормышын сыйфатлырак һәм имин итәчәк яңа проектлар өчен нигез булачак», — дип ассызыклады Татарстан Рәисе.

«ВЭБ. РФ» Дәүләт үсеш корпорациясе рәисе Игорь Шувалов форумның югары дәрәҗәдә оештырылуын һәм профессиональ бергәлек арасында кызыксыну уятуын билгеләп үтте.

Казан мэры, Казан халыкара юридик форумы рәистәше Илсур Метшин хәбәр иткәнчә, биш ел эчендә форумда катнашучылар саны 400дән 2 меңгә кадәр арткан. Быел форум географиясе Россиянең 74 шәһәрен һәм 30 илне колачлый. 53 сессиядә 327 эксперт чыгыш ясаячак.

Пленар утырыш модераторы, «Право. ру» вәкиле Борис Болтянский Россия Федерациясе Конституция суды рәисе Валерий Зорькинның сәламләвен укыды.

Пленар утырышта шулай ук Россия юристлары ассоциациясе идарәсе рәисе Владимир Груздев һәм РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасының Дәүләт корылышы һәм законнар комитеты рәисе Павел Крашенинников катнашты.

Раис. Фото: РТ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading