Рөстәм Миңнеханов Татарстан һәм шефлыкка алынган шәһәрләрдә яшәүче балаларның теләкләрен үтәде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия хәйрия акциясендә катнашты. Ул республикадан һәм ЛНР шефлык иткән шәһәрләр – Лисичанск һәм Рубежныйдан килгән балаларның хыялларын тормышка ашырды. Балалар баллы бүләкләр, уенчыклар һәм музыка кораллары алдылар.
Илдан өчен мольберт
Питрәч районының Иске Шигали авылыннан алты яшьлек Илдан Булатов «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия акциясендә катнашты. Аның хыялын Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тормышка ашырды.
«Илданга мольберт һәм Рөстәм Миңнехановтан татлы бүләк тапшырдылар. Аның хатында нәкъ менә шундый теләк иде, ә республика Рәисе ул хатны алып укыган»,-дип язган Татарстан Республикасы Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова үзенең Телеграм-каналында.
Илдан- сәламәтлеге чикләнгән бала. Ул бик кызыксынучан: йөрергә, таганда атынырга һәм тауда шуарга, туп тибәргә, мультфильмнар карарга һәм яраткан музыкасын тыңларга ярата.
«Әлегә ул бу дөнья белән хезмәттәшлек итәргә өйрәнә генә, ләкин аңа барысы да кызык, һәм ул сәламәт яшьтәшләре булдыра алган бөтен нәрсәгә өйрәнергә тырыша», – дип сөйләгән әнисе.
Питрәч районы башлыгы Рәис Сөләйманов сабыйга республика Рәисе бүләген тапшырган, ә Кыш Бабай Илданга бәхет, уңышлар, әнисен тыңларга һәм яхшы билгеләр теләгән.

Елизавета өчен Гитара
Буадан җиденче сыйныф укучысы Елизавета Нестерованың хыялы да Яңа ел алдыннан тормышка ашты. Рөстәм Миңнеханов исеменнән бүләкне кызга Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов тапшырган.
Елизавета 2 нче лицейның 7 нче сыйныфында укый. Аның хыялы – үз гитарасын булдыру. Әтисе махсус хәрби операциядә катнаша.
«Миңа әтиемнең уйнавы бик ошый иде. Ул миңа һәрвакыт: «Син булдыра аласың», – дип әйтә иде, - дип сөйләгән Лиза.
Музыкага мәхәббәтне кыз нәкъ менә әтисеннән мирас итеп алган. Ул вокал ансамблендә шөгыльләнә, ләкин күп балалы гаиләдә кыйммәтле инструмент сатып алу озакка сузылган.
Ранис Камартдинов гитараны Казаннан алып кайткан, Лизага укуда уңышлар теләгән, аңа һәм энесенә татлы күчтәнәчләр тапшырган.
Елизаветаның әтисе махсус хәрби операция зонасына 2022 елның көзендә чакырылган һәм «Сугышчан батырлыклары өчен» медале белән бүләкләнгән.
«Ул мөмкинлек булганда элемтәгә чыга. Без аны бик көтәбез һәм аның исән-сау булуын телибез. Кызыбызга һәм улыбызга бүләкләрегез өчен рәхмәт. Киләсе еллар һәр кешегә тынычлык китерсен», - дип теләгән Елизаветаның әнисе Оксана Нестерова.

Алена өчен Казанга сәфәр
Озакламый сигез яшьлек Алена Дрожинаның теләге үтәләчәк.
Ул Луганск Халык Республикасында яши, Лисичанск шәһәрендә – Татарстанга шефлык итә торган шәһәр. Аның хыялы-Казанга барып, Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры һәм балалар хоры коллективлары белән танышу.
Бу теләкне үтәү 2026 елның гыйнвар аеның икенче яртысына планлаштырылган.

Егор өчен уен кухнясы
«Теләкләр чыршысы» акциясенең аерым тарихы Чаллыдан биш яшьлек Егор Потанин белән бәйле. Бала уен кухнясы турында хыялланган. Беренче тапкыр ул андыйны Санкт-Петербургта Альбрехт исемендәге үзәктә тернәкләндерү вакытында күргән – анда уен бүлмәсендә шундый кухня торган, һәм малай даими рәвештә нәрсәдер әзерләгән.
Егорга биш яшь, аңарда аутизм. Ул әлегә сөйләшми һәм әйтелгән сүзләрне аңламый, ләкин балалар бакчасында аны бик тәрбияле малай дип атыйлар. Әнисе аны даими рәвештә тернәкләндерүгә йөртә. Егор бассейнны бик ярата-йөзә һәм чума белә-һәм шатланып әнисенә кухняда пешерергә булыша.
«Егорга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов исеменнән бүләк һәм шәһәребездән татлы бүләкләр тапшырдык. Очрашу җылы һәм ихлас булды: баланың шатлыгын һәм ата – ананың рәхмәтен күрү-иң зур бүләк. Мондый акцияләрдә катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәм, – бергәләп без чын могҗизалар тудырабыз һәм балаларга Яңа ел тылсымы бәхетен бүләк итәбез», – дип язган телеграм-каналында Чаллы мэры Наил Мәһдиев.

Максим өчен Швед дивары
Тугыз яшьлек Максим Замошниковның хыялы - үз балалар мәйданчыгын булдыру.
Максим-ятим бала, ул Рубежнойда яши – бу Луганск Халык Республикасында Татарстанның шеф астындагы тагын бер шәһәре.
Малай даими рәвештә ишегалдындагы балалар мәйданчыгында уйный һәм үз өендә дә шундый ук булуын бик теләгән. «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия акциясе кысаларында ул нәкъ менә шушы теләкне әйткән дә инде.
«Татарстан Рәисенә Рәхмәт!»- дип рәхмәт белдер малай бүләк өчен.

Ранис өчен музыкаль бүләк
Казанда яшәүче унике яшьлек Ранис Сафиуллин чыбыксыз колонка турында хыялланган. Ранисның сөйләме бозылган. Гәрчә ул сөйләшә алмаса да, үз теләген мөстәкыйль яза алган.
Музыка аның тормышында мөһим урын алып тора: Ранис спорт музыкасын ярата, хоккейга йөри, спектакльләр һәм концертлар карый. Нәкъ менә шуңа күрә ул яраткан көйләрен тыңлар өчен колонка турында хыялланган.
«Бөтен хыялларың тормышка ашсын иде, Ранис! Ә өйдә һәрвакыт иминлек, шатлык, сәламәтлек хөкем сөрде», - дип теләгән аңа һәм аның гаиләсенә Татарстан Рәисе.

Әмир өчен роботлар һәм Азалия өчен курчак йорты
Баулыдан җиде яшьлек Әмир Краснов робот техникасы җыелмасын сораган. Ул Кыш бабайга шигырь укыган һәм Татарстан Рәисе исеменнән кадерле бүләк алган.
Әмирнең әтисе-махсус хәрби операциядә катнашучы. Малай мәктәпкә йөри, сеңлесен бик ярата һәм әтисенең җиңү белән өенә кайтуын түземсезлек белән көтә.
Аның өч яшьлек сеңлесе Азалия күптән хыялланган курчак йорты алган. Азалия балалар бакчасына йөри һәм уенчыклар белән уйнарга ярата.
Республика Рәисе исеменнән бүләкләрне балаларга Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәиров тапшырган.
«Хәрбиләребез безнең тынычлыкны саклый. Иң мөһиме, барысы да исән-сау булсын. Әтиләре исән – сау әйләнеп кайтсын һәм шундый җылы, уңайлы йортта балаларын тәрбияләвен дәвам итсен», - дигән район башлыгы бүләк тапшырганда.

Әмир ГАИ инспекторы ролендә
Ундүрт яшьлек Әмир Хәйруллин үзен ДАИ хезмәткәре ролендә сынап карарга хыялланган. Аның открыткасы Татарстан Дәүләт Советының 17 нче утырышы вакытында узган «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия хәйрия акциясе кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан сайланган.
Әмир-инвалид бала, Казанда яши. Ул җинаятьләрне тикшерү турындагы фильмнар белән мавыга һәм танылган сериалларны яттан белә диярлек. Малай һәрвакыт машинада тәрәзәне ача һәм беренче булып Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән исәнләшә.
Әмир «ОВЗлы балалар өчен Бөтенроссия иҗади сменасы» тематик өстәмә гомуми үсеш программасы буенча укырга конкурс сайлап алуында җиңүче булды, бу аңа инспектор һөнәре белән якыннанрак танышырга һәм үзен яңа рольдә сынап карарга мөмкинлек бирәчәк.

Илдан өчен "Яндекс Станция"
Биш яшьлек Илдан Галиев күптән көтелгән акыллы колонканы алган.
Илдан бик актив һәм күпкырлы бала: ул бию, футбол, тимераякта шуу белән мавыга, конструкторлар һәм машинкалар белән эшләргә, фотога төшәргә, барыннан да бигрәк «Лего»белән уйнарга ярата.
Малайның әтисе хәзер махсус хәрби операциядә катнаша. Улына ярдәм итү һәм бәйрәм кәефе булдыру өчен, Илданның әнисе акциянең сайтында аның теләге турында язган.
Малай хыялы тутырылган шарны Татарстан Рәисе алган, ә бүләкне Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншин аша тапшырганнар. Аның Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән бергә килүе Илдан өчен чын бәйрәм булган: ул шигырь укыган һәм Рөстәм Миңнехановка теләген үтәгәне өчен рәхмәт белдергән.

Василиса өчен электромобиль
Рубежныйдан Василиса Овчаренко күптән хыялланган балалар электромобилен алган.
Кыз Луганск Халык Республикасында яши. Аның әтисе махсус хәрби операциядә катнаша.
«Луганск Халык Республикасыннан Василиса электромобиль алды инде. Әлбәттә, балаларныкы. Рөстәм Миңнеханов көндез үк «Теләкләр чыршысы» ннан Яңа ел шарын алган, ә кичкә теләк инде үтәлде», – дип хәбәр итте Лилия Галимова.

«Һичшиксез үтәрбез!»
Гадәттәгечә, «Теләкләр чыршысы» акциясе Яңа ел алдыннан уза, барлык теләүчеләргә балачак хыялларын тормышка ашырырга һәм бәйрәмнәргә аеруча ярдәмгә мохтаҗларга җылылык кертергә мөмкинлек бирә.
Рөстәм Миңнеханов «Теләкләр чыршысы»хәйрия акциясе кысаларында балаларның теләкләрен үтәде
Акциядә авыр тормыш хәлендә булган 3 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар, мөмкинлекләре чикләнгән балалар, ятимнәр, шулай ук махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның балалары катнаша. Һәр бала үзенең яңа ел теләген калдыра. Теләкләрне чыршыны бизәүче махсус шарларга урнаштыралар.
Бу юлы акция 2025 елның 15 ноябрендә старт алды һәм 2026 елның 28 февраленә кадәр дәвам итәчәк. «Быел сайтка 3 меңнән артык гариза кергән. Һичшиксез үтәрбез!»- дип язды элегрәк республика лидеры Рөстәм Миңнеханов МАХ каналында.

Комментарийлар