Кая гына барса да, аның кулында – “коткару чемоданы”. Шуның ярдәмендә 3 дистәгә якын гомерне саклап калган ул. Ә ай саен махсус хәрби зонасына туплап җибәргән медицина кирәк-яраклары меңләгән егетнең хәлен җиңеләйтергә мөмкинлек биргән.
36 еллык гомуми эш стажына ия белгеч, менә инде 31 ел бер урында – “Медицина университеты клиникасы”ның 1нче филиал Шәһәр поликлиникасында хезмәт куя. Яше инде 70кә якынлашып, пенсиягә чыкканына тугыз ел үтсә дә, Илгизәр абый һаман да ак халатын салырга ашыкмый. Үзенең кешеләргә кирәклеген тою, аларга ярдәм итү мөмкинлеге аңа көч һәм яшәү мәгънәсе бирә. «Әле үгезне дә сугып егарлык көч бар», – дип елмая ул.
- Чын табиб булып мин 10 ел эшләгәннән соң гына җитлектем әле. Шул чакта мин кешегә беренче караш ташлауда аның дәваханәгә нинди моң-зар белән килүен әйтеп бирерлек күнекмәләр алдым. Тупланган белем һәм тәҗрибә белән эшемдә автоматизм да барлыкка килде, - дип аңлата ул.
Илгизәр Каюмовның участогында 3000ләп пациент беркетелгән. Ул аларны «минем гаиләм» дип атый. Гаилә әгъзасының һәрберсе өчен борчыла, һәрберсенең халәтен хәтерендә йөртә. Тормыштан артта калмаска, яңа дәвалау ысулларын, технологияләрен үзләштереп барырга тырыша ул. Көн саен иртә таңнан торып, табиб медицина яңалыкларын укый, ил-көндә барган хәлләрне күзәтә. Аның өчен белем алу – туктаусыз процесс. «Табиб кеше гомер буе укырга тиеш», – ди ул.
Табибның машинасында һәрчак иң кирәкле мөһим дарулар тупланган чемодан йөри. Мондый “ярдәмче” һәр медицина хезмәткәрендә булырга тиеш дип саный ул. Буш кул белән табиб кеше дә әллә ни эшли алмый бит. Ә шушы чемодан ярдәмендә беренче ярдәм күрсәтеп, Илгизәр Каюмов 28 кешенең гомерен саклап кала алган.
Тамчыдан башланган эш
Илгизәр абыйның киң күңеллелеге эшендә генә түгел, бар тормыш рәвешендә чагыла. Ике еллап күрше егете Рамилнең махсус хәрби операция зонасына ярдәм җыю белән шөгыльләнүен белеп ала ул. Хатыны Нәзимә белән киңәшләшәләр дә бу игелекле эштән читтә калмыйча, үзләреннән өлеш кертергә – дарулар белән ярдәм итәргә булалар. Башта алар кирәкле препаратларны үз хисабына сатып ала, аннары бу турыда Илгизәр абыйның пациентлары да белеп ала. Кешеләр бер-бер артлы бу игелекле эшкә кушыла башлый, олы йөрәкле коллегалары да читтә калмый. Хәзерге вакытта ай саен 70–80 мең сум күләмендә акча җыела, барысы да тиешле урынга барып җитсен дип, Илгизәр абый һәр сумы өчен хисап тотып бара.
Махсус хәрби операция зонасында иң кирәге авырту шогын җиңәргә ярдәм итә торган авыртуны баса, кан туктата торган препаратлар, системалар, физраствор, антибиотиклар, вирусларга каршы дарулар, ди табиб.
Быел ул үзе дә махсус хәрби операция зонасына барып кайта. Госпитальләрдәге хәлләрне, яралыларны үз күзләре белән күрә анда. «Бик авыр күренешләр... Башка барасым килми, – ди ул. – Анда эшләүче медицина хезмәткәрләренең йөрәкләре ничек түзәдер».
Ә күптән түгел Татарстанның десантниклар берлеге аңа “За оказание помощи участникам СВО” медален тапшыра. Әмма Илгизәр абый бүләк-мактаулар өчен эшләми. Иң зур сөенече – исән калган хәрбиләребез.
Комментарийлар