16+

Ашказаны ярасы ракка китерергә мөмкин: хеликобактер пилори турында мөһим фактлар

Хеликобактер пилори (Helicobacter pylori) – кеше ашказанында яшәүче микроорганизм.

Ашказаны ярасы ракка китерергә мөмкин: хеликобактер пилори турында мөһим фактлар

Хеликобактер пилори (Helicobacter pylori) – кеше ашказанында яшәүче микроорганизм.

Берәүләр фикеренчә, ул ашказаны һәм эчәк авыруларына сәбәпче булып тора. Икенчеләр исә, киресенчә, симптомнар булмаган очракта, ул куркыныч түгел һәм дәвалауны таләп итми, дип уйлый. Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институты галиме, гастроэнтеролог Сәйяр Абдулхаков «Фәнни вердикт» проекты кысаларында киң таралган ялгыш фикерләргә ачыклык кертә.

Миф №1. Бөтен кешеләр дә хеликобактер белән зарарланган
«Чынлыкта бу алай түгел, чөнки йоктыру дәрәҗәсе дөньяның төрле төбәкләрендә аерыла. Мәсәлән, ул Америка кушма штатларында һәм Австралиядә түбәнрәк, ә Азия һәм Африка илләрендә югарырак», – дип аңлата белгеч.

Элек Россиядә зарарлану дәрәҗәсе бик югары дип саналган.
«10 ел элек без уртача күрсәткеч 80-85 процент дип уйлый идек. Әмма соңгы тикшеренүләр башка нәтиҗәләр күрсәтте: хәзерге вакытта якынча 43-45 процент хеликобактер белән зарарланган. Димәк, шартлы рәвештә һәр икенче кеше бактерия йөртүче», – дип билгели Сәйяр Абдулхаков.

Миф №2. Хеликобактер гастрит һәм язва китереп чыгара
«Чыннан да, хеликобактер – хроник гастритның төп сәбәбе. Ул шулай ук ашказаны һәм уникеилле эчәк язвасы үсешенә китерә», – дип аңлата галим.

Куркынычрак нәтиҗәләре дә булырга мөмкин. Бактерия ашказаны яман шеше үсешенә китерүе ихтимал. Заманча медицинада бу инфекцияне вакытында дәвалау ашказаны яман шешен беренчел профилактикалауның иң нәтиҗәле ысулы дип санала.

Миф №3. Инфекция пычрак су һәм куллар аша йога
Күпләр бу инфекция җәмәгать урыннарында, пычрак куллар яки кайнамаган су аша йога дип саный. Әмма төп куркыныч еш кына өйдә сагалый.

«Хеликобактер инфекциясе ике юл белән күчә: авыздан-авызга һәм фекаль-авыз юлы белән. Пычрак су аша йогу мөмкинме? Әлбәттә. Шуңа күрә суны чистарту начар булган илләрдә зарарлану дәрәҗәсе югарырак. Пычрак куллар да йогу куркынычын арттыра», – ди табиб.

Зарарлану еш кына балачакта була. Күбесенчә инфекция чыганагы – якын кешеләр, бигрәк тә әниләр. Бактерияләрне балага тапшыруның төп ысулы булып көнкүреш гадәтләре тора. Мәсәлән, кашыкны ялап балага бирү – иң киң таралган йоктыру юлларының берсе. Нәкъ менә шундый гамәлләр гаиләдә инфекция йоктыруның төп юлы булып тора да инде, дип кисәтә Сәйәр Абдулхаков.

Миф №4. Хеликобактер ашказанындагы кислота мохитендә яши  
«Чынлыкта, ул ашказанының көчле кислоталы мохитендә яши ала. Бактерия аммиак бүлеп чыгара һәм үзен «аммиак болыты» белән каплый. Бу саклагыч катлам кислотаны нейтральләштерә», – дип аңлатты галим.

Миф №5. Авыру билгеләре күзәтелмәсә, дәвалау кирәкми
«Бактерия булу һәрвакыт симптомнар булуны аңлатмый. Киресенчә, симптомнар булу да һәрвакыт хеликобактер белән бәйле түгел», – диде белгеч.

Авыру яшерен рәвештә үтәргә мөмкин.
«Шуңа күрә дәвалау турында карар симптомнарга түгел, ә бактерия табылуга карап кабул ителә. Бүгенге көндә хеликобактерны юк итү – ашказаны рагын профилактикалауның төп ысулы», – дип йомгаклый Сайяр Абдулхаков.

Гүзәл Камалова әзерләде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading