Россиядә соңгы елларда балага уза алмау проблемасы кискен төс алды.
Росстатның соңгы мәгълүматларына караганда, 2024 елда әлеге диагноз 245,8 мең хатын-кызга һәм 32,7 мең ир-атка куелган. Бу күрсәткечләр, 2020 ел белән чагыштырганда, сизелерлек арткан. Белгечләр фикеренчә, мондый статистика кешеләрнең сәламәтлеге начараюын гына түгел, ә медицина ярдәменә ешрак мөрәҗәгать итә башлавын да күрсәтә.
Табиблар аңлатуынча, хәзерге вакытта балага уза алмау проблемасы бөтен дөньяда киң таралган. Егерме ел элек гаиләләрнең якынча 15 процентында мондый проблема күзәтелсә, бүген бу сан 19 процентка якынлаша. Моның төп сәбәпләренең берсе – кешеләрнең бала табуны соңракка калдыруы. Хатын-кыз һәм ир-ат яше арткан саен, организмның репродуктив мөмкинлекләре дә кими.
Репродуктологлар әйтүенчә, баласызлык диагнозы аерым кешегә түгел, ә парга куела. Әгәр ир белән хатын бер ел дәвамында даими җенси тормыш алып барып, саклану чаралары күрмичә балага уза алмый икән, аларга тикшеренү узарга киңәш ителә. Статистика буенча, очракларның 35 процентында проблема хатын-кыз сәламәтлеге белән бәйле булса, 25 процентында сәбәп ир-атта ачыклана. Тагын 30 процент гаиләдә икесендә дә репродуктив тайпылышлар күзәтелә. Ә якынча 10 процент очракта төгәл сәбәпне ачыклау мөмкин булмый.
Белгечләр балага уза алмауның сәбәпләре күптөрле булуын әйтә. Алар арасында – төрле авырулар, гормональ тайпылышлар, артык авырлык, начар экология, дөрес тукланмау һәм аз хәрәкәтләнү. Моннан тыш, хроник стресс һәм даими арыганлык та организмга җитди зыян китерә. Бүген күп кешеләр көчле психологик басым астында яши, бу исә гормональ системага тәэсир итә.
Табиблар аеруча антидепрессантлар куллануга игътибар итә. Кайбер дарулар ир-атларның репродуктив сәламәтлегенә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Алар сперматозоидларның сыйфатын киметә, ДНК структурасын боза һәм җенси функцияләрдә проблемалар тудыра. Нәтиҗәдә, балага узу мөмкинлеге кими, хәтта йөклелек өзелү куркынычы да арта.
Россиядә антидепрессантлар куллану соңгы елларда шактый үскән. Аналитик мәгълүматлар буенча, 2020 елда илдә 7,9 миллион упаковка антидепрессант сатылган булса, 2025 елда бу күрсәткеч инде 22,3 миллионга җиткән. Белгечләр моны кешеләр арасында стресс, депрессия һәм психологик киеренкелек арту белән бәйли.
Шулай да табиблар бу диагноздан куркырга кирәк түгел дип саный. Заманча медицина күп гаиләләргә ата-ана булу бәхетенә ирешергә ярдәм итә. Бүген ЭКО, ИКСИ кебек ярдәмче репродуктив технологияләр киң кулланыла. Бу ысуллар ярдәмендә табигый юл белән балага уза алмаган гаиләләр дә сабыйлы булу мөмкинлегенә ия була. Кайбер очракларда донор программалары һәм суррогат ана хезмәтләре дә кулланыла.
Белгечләр фикеренчә, баласызлыкны профилактикалау өчен сәламәт яшәү рәвеше алып бару бик мөһим. Дөрес туклану, физик активлык, тәмәке һәм алкогольдән баш тарту, стрессны киметү репродуктив сәламәтлекне сакларга ярдәм итә. Шулай ук табиблар җенси юл белән күчә торган авырулардан сакланырга һәм даими медицина тикшерүләре узарга киңәш итә.
2024 елдан Россиядә 18 яшьтән 49 яшькә кадәрге ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен репродуктив сәламәтлекне тикшерү буенча махсус диспансеризация үткәрелә башлады. Моннан тыш, балалар һәм яшүсмерләр дә профилактик тикшерүләр үтә. Белгечләр әйтүенчә, проблеманы вакытында ачыклау киләчәктә күп кенә гаиләләргә бала табу мөмкинлеген саклап калырга ярдәм итәчәк.
Күз яшьләре аша килгән бәхет Фотограф, блогер Регина Саттаровага әни булу бәхете зур сынаулар аша бирелә. Йөклелеккә юлы куркулар, күз яшьләре, үз-үзен битәрләүләр тулы була. Әмма күңелендә яшәгән өмет сүрелми.
Регина ире белән бала турында 2023 елның мартында уйлана башлый. Яңа гына өйләнешкән булсалар да гаиләләрен ишәйтүне озакка сузмаска булалар. Шул вакытта ул табибка тикшеренергә бара һәм анда анда эндометриоз һәм аналыкта 4 сантиметрлык киста булуы ачыклана. Табиблар бу хәлнең йөклелеккә комачауларга мөмкин булуын әйтәләр.
Әмма Регинада әни була алмам дигән курку күпкә иртәрәк туган була. Аның нәселендә хатын-кызлар ягыннан балага озак уза алмау очраклары булган. Шуңа күрә ул үсмер вакыттан ук шушы кыенлыкларга юлыгудан шомланып яшәгән. Табиб сүзләрен ишеткәч, бөтенләй коелып диярлек төшә ул. Психологик халәт тә йөклелеккә уза алмауда берникадәр өлеш керткәндер, дип саный ул.
2024 елның маенда Регинага операция ясыйлар. Табиблар инде 8 сантиметрга кадәр үскән кистаны һәм эндометриоз учакларын юк итә. Бу аның тормышындагы беренче зур операция була. Иң куркытканы исә бу түгел, ә «Мин әни була алырмынмы?» дигән сорау була.
Операциядән соң табиблар: «Моннан соң тиз арада балага узарга тиешсез», – дип өмет бирәләр. Әмма айлар үтә, ә йөклелек килми. Соңрак Регина операциядән соң үзендә аналык резервлары бик нык кимүен белә. Ул көтү режимында – циклдан циклга кадәр яши башлый, ышаныч өметсезлек белән алмашына, киеренкелек хисе артканнан-арта. Ул үзен башка хатын-кызлар белән чагыштыра: дуслары бер-бер артлы әни була, кемдер хәтта инде икенчесен табарга өлгерә, ә алар әти-әни булу бәхетеннән хаман мәхрүм...
Өстәвенә, Регина гаилә һәм туй фотографы булып та эшли бит әле. Һәр атна саен бәхетле гаиләләрне, йөкле хатын-кызларны фотога төшергәндә, аның күңеле тагын да ныграк әрни. Күпме күз яше түгелгәнен үзе генә белә.
- Ниндидер мизгелдә тәнем миңа каршы төсле тоела башлады. Башкалар өчен йөклелек – ул ниндидер табигый һәм гади нәрсә, ә безнең өчен даими көрәш, көтү һәм борчылуга әверелде, – дип күз яшьләре белән искә ала Регина.
2025 елның февралендә репродуктолог аларга: «Сезгә бары тик ЭКО гына ярдәм итәчәк», – ди. Бу сүзләр Регина өчен бик авыр яңгырый. Аңа нибары 23 яшь кенә бит әле, ул үз-үзен кимчелекле итеп хис итә. Шулай да ире аны һәрвакыт хуплый һәм теләсә нинди юл белән әти-әни булырга әзер булуын әйтә. Алар хәтта бала йортыннан нарасый алу турында да уйлыйлар.
Шуннан соң алар вакытлыча табибларга йөрмәскә, бары тик ышаныч белән яшәргә карар итәләр. Алар Аллаһтан сорап, догалар кылалар, чын күңелдән хыяллары чынга ашуын сорыйлар.
2025 елның май аенда Регина иренә ЭКОга әзер булуын әйтә. Әмма нәкъ шул көннәрдә ул тест ясый һәм анда ике сызыкны күрә. Ышанмый, сөенеч тулы күз яшьләре бәреп чыга. Ничә ел тырышлыктан соң, ниһаять, могҗиза. Ул бу бәхетне артык күзләрдән саклап, тынлыкта йөртә. Әти-әнисенә дә беренче скринигтан соң гына хәбәр итә, блогында да йөклелекнең бишенче аенда гына хәбәр итә.
Үз тарихы аша Регина башка кызларга ялгыз түгеллекләрен аңлатырга тели. Аның сүзләренчә, бүген күп гаиләләр балага узу авырлыклары белән очраша. Иң мөһиме – өметне өзмәү, үзеңне гаепләмәү һәм ышанычны югалтмау, – ди Регина.
Иң кадерле ике сызык Гүзәл Гайнуллина әни булу бәхетенә ЭКО ярдәмендә ирешкән. Ул 2009 елның апрелендә кияүгә чыга. Өйләнешү белән үк ире Руслан белән әти-әни булу турында хыяллана башлыйлар. Әмма балага уза алмыйлар. Гүзәл эшкә урнаша, төрле гинекологлар бусагасын таптый, әмма көтелгән нәтиҗә булмый.
Еллар уза. Дуслары бер-бер артлы бала сөя, бәхетле әти-әниләргә әверелә бара, ә аларның гаиләсе һаман ишәйми. Шул чакта аларга репродуктологка мөрәҗәгать итеп, ЭКО программасы турында киңәшләшергә тәкъдим итәләр. Шулай итеп, 2014-2015 елларда Гүзәл белән Русланның озын һәм катлаулы юлы башлана.
ЭКОны дәүләт квотасы буенча да, түләүле рәвештә дә ясаталар. Ул вакытта процедура бәясе якынча 130 меңнән 200 мең сумга кадәр җиткән. Кайчак кредит алганнар, кайчак әти-әниләре ярдәм иткән, әмма алар беркайчан да туктамаган.
- ЭКО узган беренче клиникаларымның берсе «АВА-Казан» клиникасы булды. Мин анда ЭКОның барлык этапларын да үттем: гормональ стимуляция, гомуми наркоз астында пункция, күзәнәкләрне орлыкландыру, эмбрионнарны үстерү һәм күчереп утырту. Әмма, кызганычка каршы, нәтиҗә без көткәнчә булмады. Шуңа да карамастан, мин беркайчан да өметемне өзмәдем. Безнең дә әти-әни булачагыбызга ышандым һәм күңелем белән шуны тойдым, – дип искә ала Гүзәл.
Бу юлда аның өчен ире Русланның ярдәме бәяләп бетергесез була. Анализлар тапшырырга кирәк булса, шунда ук йөгереп бара ул, стимуляция вакытында укол ясарга кирәк дигәч, курыкмыйча шуңа өйрәнеп, уколларны да хатынына үзе ясый.
Шулай ЭКО процедураларын берничә тапкыр кабатлыйлар, ләкин алар да уңышсыз тәмамлана. Соңыннан клиниканы да, репродуктологны да алыштырырыга карар кылалар. Бу юлы «Әни һәм бала» клиникасына мөрәҗәгать итеп, юлны яңадан башлыйлар. 2020 елда, ЭКО да нәтиҗә бирмәгәч, хәтта суррогат ана хезмәтенә мөрәҗәгать итү турында да уйлый башлыйлар. Шартларын өйрәнәләр, алар өчен бала табарга риза булган хатын-кыз эзләргә керешәләр.
- 2021 елның гыйнварында, клиникадан шалтыратып, миңа бушлай квота бирелүен һәм тикшерүгә чакыруларын хәбәр иттеләр. Бу мөмкинлектән файдаланып карыйк, анысы да уңышсыз булса, башка юл сайларбыз, – дип карар кылдык.
Бу юлы без ПГТ – преимплантацион генетик тест үткәрергә булалар. Бу эмбрионның генетик сәламәтлеген тикшерүче анализ. 2021 елның гыйнвар ахырында эмбрион күчереп утыртыла. Ундүрт көннән соң тест ике сызыкны күрсәтә. Сөенечләреннән күккә кадәр сикерердәй була алар. 2021 елның 30 сентябрендә Гүзәл һәм Русланның 12 ел буе көткән газиз уллары дөньяга килә.
Ә иң гаҗәбе – 2023 ел ахырында Гүзәл табигый юл белән яңадан балага уза. 2024 елның июлендә гаиләләрен ишәйтеп, тагын бер уллары туа. Бу могҗиза түгелмени?
- Күпләр миннән көчне кайдан алдыгыз, дип сорый. Минемчә, бу һәр хатын-кыз күңелендә туганнан бирле булган ана булу инстинктыннан килә. Мин һәрвакыт әни булырга, балаларымны сөяргә, кочакларга, назларга хыялландым. Кияүгә чыккан көннән башлап, бу теләк бер генә мизгелгә дә күңелемнән китмәде. Мин көн саен дога кылдым, еладым, Аллаһтан безне бала бәхетеннән мәхрүм итмәвен сорадым. Чөнки һәр нәрсә Аллаһы Тәгаләнең ихтыярында. Тестта көткән ике сызыкны күргәч, үземне пыяла кебек сакладым. Табибларның һәр киңәшен төгәл үтәдем, өстәмә анализлар да сорап тапшырдым. Иң мөһиме – йөклелек өзелмәсен, сабыебыз исән-сау дөньяга килсен иде, дип теләдем, - дип үз хис-кичерешләре белән уртаклашты бәхетле әни.
Һәр алтынчы парның сынавы Алия Гарифуллина, гинеколог, үзе дә баласызлык диагнозы белән очрашкан: Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, дөньядагы һәр алтынчы пар балага уза алмау проблемасы белән очраша. Бу якынча 15-18% тәшкил итә. Мондый хәлгә китерә торган сәбәпләр күптөрле.
Элек балага уза алмауның төп сәбәбе хатын-кыз факторы дип саналса, хәзер белгечләр бу проблеманың якынча 50 проценты хатын-кызларга, ә 50 проценты ир-атларга бәйле дип саный. Элек ир-ат факторы тиешенчә бәяләнмәгән, әмма хәзер диагностика мөмкинлекләре күпкә яхшырды.
Үземә килгәндә, мин эндометриоз диагнозы белән очраштым. Эндометриоз ул – эндометрий күзәнәкләренең аналык куышлыгыннан читкә таралуы белән бәйле авыру. Нәтиҗәдә, күремнәр көчле авртулар белән үрелеп килә, овуляция бозылуы, күкәй күзәнәкләре сыйфаты начараюы һәм аналык көпшәләренең үткәрүчәнлеге бозылуы күзәтелә. Минем очракта да нәкъ шулай булды.
Мин озакка сузып йөрмәдем. Балага уза алмауны җиңүем дә шуңа бәйле дип саныйм. Төрле БАДларга, шикле дәвалау ысулларына өмет багламадым. Балага уза алмауны дәвалауда төп урынны алып торган ярдәмче репродуктив технологияләргә мөрәҗәгать иттем. Шулар арасында иң билгелесе – ЭКО.
Мин, гомумән, чигенергә күнекмәгән. Миңа нәтиҗәгә ирешү, миннән торганның барысын да эшләү мөһим иде. Әлбәттә, мине якыннарым хуплады. Әти-әнием, ирем бу юлымда терәк булды. Бу күз яшьләре, үпкәләр, аңлашылмаучанлык, ачу тулы катлаулы юл булды. Әмма боларны җиңүчеләргә бүләкле булачак. Мин 4нче омтылыштан балага уздым. Хәзер күз нурыбыз – кызыбыз үсеп килә.
Шуңа күрә әгәр сез дә мондый проблема белән очрашкансыз икән, һичшиксез репродуктологка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Балага уза алмауны гади гинеколог түгел, ә нәкъ менә репродуктолог дәвалый. Әгәр 35 яшькә кадәр бер ел дәвамында, ә 35 яшьтән соң алты ай дәвамында йөккщ узып булмый икән, бу репродуктолог консультациясе өчен җитди күрсәткеч булып тора.
Тагын бер кат кабатлыйм: вакытны югалтмагыз. Проблеманы кабул итегез, аннан качмагыз. Бүген репродуктив технологияләрнең мөмкинлекләре бик югары дәрәҗәдә, һәм күп кенә хатын-кызлар нәтиҗәле дәвалану ярдәмендә тиз арада әни була ала. Шуны да онытмагыз: репродуктологка мөрәҗәгать итү һәрвакыт ЭКО билгеләнәчәк дигән сүз түгел. Кайберәүләргә табигый юл белән балага узарга мөмкинлек бирелә. Кемгәдер бер аналык көпшәсен дәвалау яки алу кирәк була, һәм шуннан соң йөклелек килә. Кемгәдер миоманы бетерү ярдәм итә, ә кайбер очракларда полипны алу гына да җитә. Иң мөһиме – вакытында табибка мөрәҗәгать итү һәм бу мәсьәлә белән җитди шөгыльләнү.
2025 елда Татарстанда мәҗбүри медицина иминияте (ОМС) буенча экстракорпораль орлыкландыру (ЭКО) процедурасын 2 меңнән артык хатын-кыз узган. Нәтиҗәдә 503 бала дөньяга килгән.
ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды директоры Алсу Мифтахова сүзләренә караганда, 2025 елда программаны финанслау өчен ике чыганактан барлыгы 309 миллион сум бүленгән. Бүген республикада ЭКОның нәтиҗәлелеге 34 процент тәшкил итә. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш репродуктологы Фирәя Сабирова билгеләп үткәнчә, Татарстанда, Россиянең башка төбәкләреннән аермалы буларак, ЭКО программасына ихтыяҗ кимеми. Әмма республикада ОМС буенча дәваланучылар саны кимү ягына бара
Аның мәгълүматы буенча, Татарстанда ел саен ОМС буенча ЭКО үткәрү өчен якынча 1,8 мең квота бүленә. Процедураны көтү вакыты 8-10 ай тәшкил итә. Шуңа күрә көтү исемлегендәге парлар саны кимесә дә, чиратлар әле дә саклана.
Комментарийлар