Чәчләрнең агара башлавы картаюның беренче билгесе буларак кабул ителә. Күп очракта бу, чыннан да шулай.
Яшь барган саен пигмент ясаучы күзәнәкләрнең функциясе акрынлап кими һәм меланин эшләп чыгарылу туктала. Әмма хәзерге вакытта яшьләр арасында да чәчләренә чал кунганнар сирәк күренеш түгел.
Ни өчен безнең чәчләр үз төсен югалта? Бу процесска нинди факторлар йогынты ясый һәм аны акрынайтырга мөмкинме? Бу һәм башка сорауларга Казан федераль университеты галиме җавап бирде.
Чал чәчнең барлыкка килү вакыты генетик факторларга, сәламәтлек торышына, яшәү рәвешенә һәм организмның башка индивидуаль үзенчәлекләренә бәйле. Гадәттә, ул 35-40 яшьләр тирәсендә башлана.
- Тикшеренүләр күрсәткәнчә, беренче чал чәчләрнең барлыкка килү вакытына раса һәм этник килеп чыгыш йогынты ясый: европеоидларда бу уртача – 35, азиялеләрдә – 40, африкалыларда – 45 яшь. Әгәр бу процесс европеоидларда 20 яшькә кадәр, азиялеләрдә 25 яшь тирәсендә һәм африкалыларда 30 яшьләрдә башлана икән, чәч вакытыннан алда агарган санала, дип аңлата КФУ Фундаменталь медицина һәм биология институтының профилактик медицина кафедрасы доценты, табиб-дерматолог Ләйсән Хәертдинова.
Чәч агаруның өч төре бар, дип билгели белгеч. Мәсәлән, чәчнең физиологик агаруына картаю сәбәпче. Вакытыннан алда чәч агару исә, яшь вакытта башлана һәм ешрак генетик факторлар аркасында барлыкка килә. Шулай ук чәчкә чал кунуның бу төре авыр, шул исәптән аутоиммун чирләр кичерү, эндокрин тайпылышлар, көчле психоэмоциональ стресс фонында булырга мөмкин. Тумыштан килгән чәч агару чәчләрдә пигмент булмау белән бәйле.
Шулай да күп очракта, чәч агару организм картаюының иң иртә һәм ачык билгеләренең берсе. Чәчнең башлангыч төсен торгызу һәм чәч агару процессын кирегә бору шактый кыен. Әмма КФУ доценты билгеләп үткәнчә, молекуляр биологлар эксперименталь рәвештә башлангыч стадияләрдә чәч төсенең кире кайтарыла алуын дәлилләгән.
- Хәзерге вакытта булган барлык тикшеренүләр чәч агаруның анагенга бәйле күренеш булуын дәлилли, ул чәч фолликулында кислородның эчке актив формалары эшләп чыгаруның җитәрлек дәрәҗәдә контрольдә тотылмый торган үсентеләре аркасында барлыкка килә. Бу исә тирозиназа активлыгын, меланосомалар күчешен һәм чәч фолликулында меланоцитлар исән калуны боза торган оксидлашу зарарлануына китерә, – дип аңлата Ләйсән Хәертдинова.
Яшьләргә, әйтик, тормыш рәвешен үзгәртергә киңәш ителә. Картаюның беренче билгесен кисәтергә теләүчеләр, иң беренче, зарарлы гадәтләрдән баш тартырга, физик активлыгын үстерергә тиеш. Йокының тәүлегенә 7-8 сәгать дәвам итүе, ә туклануның баланслы булуы зарур. Табиб сүзләренчә, бу барлык факторлар шулай ук чәч агару процессына йогынты ясый.
- Менюга организмны тимер, цинк, бакыр, хром, кальций кебек мөһим туклыклы матдәләр һәм элементлар белән баетучы продуктларны кертергә кирәк. Алар яшелчәдә, диңгез кәбестәсендә, иттә, балыкта, диңгез продуктларында, тавык йомыркасында, кузаклыларда, гөмбәләрдә бар, – дип искәртә галим. – Бета-каротинга, С, Е витаминнарына һәм В группасына бай ризыклар да мөһим: кишер, балык, сыер бавыры, төрле сортлы кәбестә, эремчек, әстерхан чикләвеге, болгар борычы, цитруслар. Фолий кислотасы шулай ук файдалы, ул брокколида, сыер бавырында, фасольдә һәм күпчелек чикләвекләрдә бар.
Чал чәчнең барлыкка килүенә башны еш юу яки чәчләрне буяу йогынты ясамыймы соң? Галим сүзләренчә, болар чәч агаруга турыдан-туры йогынты ясамый. Әмма шунысын билгеләп үтәргә кирәк, косметик чараларның, чәч буяуларының агрессив компонентлары чәч үзәгенә тискәре йогынты ясый, аның кутикуласының бөтенлеген зарарлый, шулай ук башның чәчле өлеше тиресендә аллергик реакцияләр китереп чыгарырга мөмкин.
Ә менә йолкып алынган ак чәч берничә яңасы үсүенә китерәчәк дип уйлау – миф. Бүгенге көндә моның өчен бернинди фәнни нигез дә юк.
Гүзәл Камалова әзерләде
Фото: https://ru.freepik.com/
Комментарийлар