Фундаменталь медицина һәм биология институтының зоология һәм гомуми биология кафедрасы доценты Николай Шулаев, профилактик медицина кафедрасы доценты Ләйсән Хәертдинова һәм КФУның Университет клиникасы табиб-эпидемиологы Татьяна Шляпченкова черкиләр белән бәйле төрле фикерләрне раслый яки инкарь итә.
Черки зур икән, димәк, малярияле? Шулаев аңлатканча, чыннан да, зурлыгы өч сантиметрга кадәр җитә торган черки төркемнәре бар. -Зур черкиләрне халыкта малярия черкиләре дип атыйлар. Чынлыкта, алар бөтенләй зарарсыз. Моннан тыш, аларның күбесенең авыз аппараты җитлекмәгән – алар берни белән дә тукланмый, дөньяга килгәннән соң үрчиләр, йомырка салалар һәм үләләр, – ди энтомолог. Чын малярия черкие, яки анофелес, аның сүзләренчә, чыннан да, гадәттәгедән бераз зуррак. Әмма черки очканда аерманы күрү бик кыен. -Ул кара төсе белән аерылып тора. Тагын бер мөһим аерма шунда ки, гади чыелдык черки гәүдәсе өслеккә параллель рәвешле куна. Малярия 90 градуслы почмак ясап – аяклары һәм корсагы белән өскә таба куна, – ди белгеч. – Анофелеслар безнең якларда сирәк булса да, аларны очратырга мөмкин.
Черкиләр аерым кан төркемнәрен өстен итә? Шулаев сүзләренчә, бу мәсьәлә бик бәхәсле. Әлеге фикерне раслый торган турыдан-туры дәлилләр юк, ләкин бу темага берничә фәнни хезмәт язылган. -Тулаем алганда, кан төркемнәре эритроцитларның өслегендә олигосахарид углеводлары саны буенча аерыла. Дүртенче төркемдә алар беренчесенә караганда күбрәк, шуңа күрә кемнедер бөҗәкләр күбрәк тешли дигән фикер бар, – дип белдерә белгеч.
Әлеге бөҗәкләрнең тереклек циклы бер-ике көн тәшкил итә? Бу фикер дөрес түгел. Зоология һәм гомуми биология кафедрасы доценты сүзләренчә, ашамый торган затларның гына гомер озынлыгы берничә көн тәшкил итә. Кан суыручы вәкилләр күпкә озаграк яши.
- Сүз уңаеннан, ана черкиләр генә тешли. Аларга кан кирәк, чөнки бу – туклыклы матдәләр запасы. Шуңа күрә, ана черки бу запасны җыйгач, үрчи башлый, ата черкине табып, йомырка сала һәм үлә. Ата черкиләр тешләми, кан эчми һәм азрак яши, – ди Шулаев.
Комментарийлар