Быел Татарстанда 1,45 миллионнан артык кеше диспансеризация һәм профилактик тикшерүләр узган.
Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының профилактик ярдәм һәм сәламәтлек саклауны оештыру бүлеге җитәкчесе Елена Хафизова хәбәр итте.
- Диспансеризация 18 яшьтән 39 яшькә кадәрге кешеләр өчен ике елга бер тапкыр, ә 40 яшьтән өлкәнрәкләр өчен ел саен үткәрелә. Әмма кеше дәваханәгә диспансеризация каралмаган елда мөрәҗәгать итсә, ул профилактик тикшерү узарга хокуклы, — ди Елена Хафизова.
Диспансеризация – формаль тикшерү генә түгел, ә үлем һәм инвалидлык күрсәткечләренә иң зур йогынты ясаучы авыруларны иртә ачыклауның мөһим коралы, дип асызыклый белгечләр. Аның ярдәмендә йөрәк-кан тамырлары авырулары, сулыш органнарының хроник чирләре, шикәр диабеты һәм яман шеш авырулары табыла.
Диспансеризациянең нәтиҗәлелеге күптән шик уятмый. Әйтик, быел табиблар күзе аша узган 100 мең кешедә төрле авырулар ачыкланган. Шулар арасында 32 меңе кан әйләнеше системасы авыруларына туры килә – алар ачыкланган чирләр арасында ешлыгы буенча беренче урында тора.
Диспансеризация үз эченә нинди тикшерүләрне ала?
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина профилактикасы буенча баш штаттан тыш белгече Люция Фәйсханова билгеләп үткәнчә, диспансеризация вакытында кешегә яше һәм җенесе буенча кирәк булган барлык тикшеренүләр үткәрелә. Алар норматив документлар белән регламентланган. Табибның үз теләге белән тикшерүләрне чикләү мөмкинлеге юк – барлык мәгълүмат электрон системада формалаша.
– Диспансеризациянең беренче этабы нәтиҗәләре буенча патологияләр ачыкланса, пациент икенче этапка җибәрелә, анда тирәнрәк тикшеренүләр үткәрелә, - ди ул.
Диспансеризация түбәндәгеләрне үз эченә ала:
- Анкета тутыру (куркыныч факторларны ачыклау өчен);
- лаборатор тикшеренүләр;
- инструменталь диагностика;
- йөрәк-кан тамырлары һәм онкологик авыруларга скрининг.
Репродуктив сәламәтлек диспансеризациясе – яңа юнәлеш
Репродуктив сәламәтлек диспансеризациясе - соңгы елларда барлыкка килгән яңа юнәлеш. Ул узган ел пилот проект буларак башланып, бүген Татарстанның барлык шәһәрләрендә һәм районнарында гамәлгә ашырыла.
Бу диспансеризация 18 яшьтән 49 яшькә кадәрге ир-атларны һәм хатын-кызларны колачлый. Аның төп максаты – балага узу мөмкинлекләрен һәм хатын-кыз йөклелекне ничек күтәрәчәген бәяләү, ир-ат һәм хатын-кызда булган инфекцияле авыруларны һәм куркыныч факторларны ачыклау.
Әлеге программа аеруча ир-атлар өчен әһәмиятле, ди Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының репродуктив сәламәтлек буенча штаттан тыш баш белгече Фирая Сабирова.
– Хатын-кызлар, кагыйдә буларак, гинекологка даими йөри, ә менә ир-атлар өчен мондый тикшерүләргщ барырга ашкынып тормый. Шул ук вакытта бу бик мөһим, чөнки ир-атлар арасында балага уза алмау очраклары елдан-ел арта, - ди ул.
Аның сүзләренчә, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, 15-20 ел элек балага уза алмау очракларында ир-ат факторы 10–15 процентын тәшкил иткән булса, бүген ул 30 процентка җиткән. Тагын 30 процент очракта проблемалар ир-атта да, хатын-кызда да күзәтелә.
Соңгы 20 елда спермограмма күрсәткечләренең референс нормалары да сизелерлек кимегән. Практика күрсәткәнчә, донор сперма таләпләренә туры килгән ир-ат табу бик авыр: уртача алганда, бер туры килгән донор табу өчен якынча 30 ир-атны тикшерергә кирәк.
Ир-атларның репродуктив сәламәтлеге начараюның төп сәбәпләре:
- хәрәкәтсез яшәү рәвеше;
- дөрес булмаган туклану;
- артык авырлык һәм симерү;
- тәмәке тарту һәм алкоголь куллану;
- хроник стресс;
- гаджетларны артык куллану.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар