Дөньяда 1,5 миллиардтан артык кеше хроник бавыр авыруларыннан җәфа чигә.
Ел саен цирроз аркасында 1,5 миллионга якын кешенең гомере өзелә. Иң куркынычы шунда: бавыр – «эндәшми торган орган». Соңгы стадиягә җиткәнче, авырту үзен сиздерми.
Татарстанда да статистика мактанырлык түгел. 2021 елда соңгы мәгълүматлар буенча хроник гепатит белән авыручылар 100 мең кешегә 276 булса, 2025 елга бу күрсәткеч 396,2 гә җиткән. Ягъни үсеш күзгә күренеп тора. Эшкә сәләтле яшьтәге кешеләр арасында үлем-китем күрсәткече югары булуы аеруча борчуга сала.
Авыруның өч «атасы»
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш терапевты, КДМУның госпиталь терапиясе кафедрасы мөдире, профессор Диана Абделганиева бавыр авыруларына китергән сәбәпләрне атады:
1.Алкоголь – борынгы заманнардан килгән төп сәбәп.
2.В һәм С гепатитлары – узган гасыр ахырында кискенләшкән «йомшак үтерүчеләр».
3.XXI гасыр афәте – симерү һәм аз хәрәкәтләнү.
Бүгенге көндә алкоголь, вируслар һәм бавырда май туплануы – бавыр хроник авыруларның 90 процентын тәшкил итә, ди ул.
БАДлар, тмин мае һәм «куркынычсыз» парацетамол
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насибуллина сүзләренчә, бавырга иң тиз һәм иң көчле зыян ясаучы әйберләрнең берсе – дөрес кабул ителмәгән дарулар, үләннәр һәм БАДлар.
Әйтик, иң зыянсыз саналган парацетамол белән шаярырга ярамый. Температура төшерә торган гади генә даруны тәүлегенә 10 граммнан артык эчсәң, бу – 100 процент үлемгә илтә. Кешеләр еш кына парацетамолны үзлекләреннән эчә, артыннан ук составында шул ук компонент булган «антигриппин» кебек порошоклар да өсти. Доза артып китә һәм бавыр зыян күрә.
Маркетплейслардан алынган БАДларның зыяны турында да табиблар һәрдаим сөйләп тора. Кешеләр ябыгу, тышкы кыяфәтен яхшырту һәм башка максатлардан тикшерелмәгән, күрсәтмәләре булмаган үләннәр, кара тмин майлары, төрле БАДлар эчә.
– Хәзерге вакытта БАДлар киң таралыш алды, алар актив рәвештә рекламалана һәм күпләр аларны сәламәтлекне ныгыту чарасы итеп күрә. Әмма Республика клиник хастаханәсендә БАДлар куллану белән бәйле авыр очраклар, хәтта үлем белән тәмамланган хәлләр дә теркәлеп тора. Кайбер пациентлар табибка үзләре кабул иткән унлап, хәтта унбишләп төрле БАД алып килә. Төп проблема шунда: БАДлар дару препаратлары саналмый, шуңа күрә аларның составы, тәэсир механизмы һәм организмга озак вакытлы йогынтысы җитәрлек дәрәҗәдә өйрәнелмәгән. Алардагы үләннәрнең күләме, төрле компонентларның үзара тәэсире һәм хәвефсезлеге турында төгәл мәгълүмат булмаска мөмкин. Шуңа БАДлар бавырга турыдан-туры зыян китерергә дә мөмкин. Кайбер очракларда алар аутоиммун механизмнарны эшләтеп җибәрә. Шуңа күрә күп санда БАДлар куллану гына түгел, хәтта кечкенә дозалар да кайчак җитди өзлегүләргә сәбәп булырга мөмкин, – дип кисәтә Республика клиник хастаханәсенең гастроэнтерология бүлеге мөдире Әлфия Одинцова.
Үзеңнең һәм табибларның кулында
Белгечләр фикеренчә, бавыр авыруларын булдырмый калуның иң нәтиҗәле юлы – сәламәт яшәү рәвеше. Дөрес туклану, даими физик активлык, тән авырлыгын контрольдә тоту һәм В гепатитына каршы вакцинацияләү күп кенә җитди авырулар хәвефен киметә. Әмма моның белән генә чикләнергә ярамый.
Диспансеризация вакытында хәвеф төркемендәге кешеләрне вакытында ачыклау, кирәкле анализлар үткәрү дә зур әһәмияткә ия. Бүген беренчел звено табиблары кулында моның өчен мөмкинлекләр җитәрлек.
Кан составындагы глюкоза һәм холестерин дәрәҗәсен тикшерү, бил әйләнәсен үлчәү, кирәк булганда бавырның функциональ күрсәткечләрен анализлау һәм УЗИ үткәрү яшерен үзгәрешләрне иртә стадиядә үк табарга ярдәм итә. Моннан тыш, диспансеризация кысаларында 18 яшьтән 40 яшькә кадәрге кешеләргә кимендә бер тапкыр С гепатитына анализ тапшыру, ә 45 яшьтә ФГДС үткәрү каралган .
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар