16+

Яшь бара бит. Организмыбызда еллар узган саен нинди процесслар бара соң?

29 мая 2025, 13:57
441
0
1
Уку өчен 3 минут

Организмның картаюы – табигый физиологик процесс.

Яшь бара бит. Организмыбызда еллар узган саен нинди процесслар бара соң?

Организмның картаюы – табигый физиологик процесс.

Тормыш дәвамында безнең организмда даими рәвештә яңа күзәнәкләр барлыкка килә, тузганнары үлә бара. Бу процесслар яхшы көйләнгән, әмма олыгаю белән җайга салынган механизмнарда өзеклекләр барлыкка килә башлый. Нәтиҗәдә, органнар һәм системалар эше көйсезләнә, яшь үзгәрешләре барлыкка килә, организмның резерв мөмкинлекләре дә сизелерлек кими. 

Картаю процесслары генетик программалаштырылган, ләкин аларның барлыкка килү вакыты һәм үсеш тизлеге әйләнә-тирә мохит факторларына һәм яшәү рәвешенә бәйле. Организмыбызда яшь белән бәйле нинди процесслар бара соң? Шуларны ачыклыйк әле. 

Нерв системасы 
Нерв тукымасында күзәнәкләрнең үлүе аерым күзәнәкләр арасындагы бәйләнешнең начараюына китерә: хәтер китә, фикерләү функциясенең бозылуы күзәтелергә мөмкин. Мондый җитди нәтиҗәләрне кисәтү өчен миебез даими эшләп торырга тиеш. Кроссвордлар чишү, чит телләрне өйрәнү яхшы күнегү булып тора.

Сизү органнары 
Күз хрусталигы сыгылмалыгын югалтуы «картлык белән бәйле ерактан күрмәү”дә чагыла. Аның тоныклануы катаракта формалашуга китерә. Табибка вакытында күренеп тору күрү сәләте бозылуга юл куймаска ярдәм итә. Яшь бару белән эчке колак күзәнәкләре функциясендә дә үзгәрешләр барлыкка килә. Ә бу ишетү сәләтенең кимүенә китерә. Хәзерге вакытта саңгыраулыкны коррекцияләүнең мөмкинлекләре шактый күп.

Сулыш органнары 
Үпкәләрнең газлар алмашы сәләте яшь белән кими, нәтиҗәдә, күзәнәкләргә кислород азрак керә. Бу исә тулаем организм эшенең начараюына китерә һәм өстәмә инфекцияләр куркынычын арттыра. Бу табигый процесслар тәмәке тартучы пациентларда күпкә иртәрәк үсеш ала. Шуңа күрә тәмәке тартудан тыелу һәм саф һавада йөрү үпкәләребезнең сәламәтлеген һәм тулаем организмның торышын яхшыртырга мөмкинлек бирә.

Йөрәк-кан тамырлары системасы 
Йөрәк ул – канны кан тамырлары буйлап үткәрүче мускул. Бу вакытта организм күзәнәкләре туклыклы матдәләр һәм кислород белән тулылана, ә таркалу продуктларыннан һәм углекислый газдан арына. Яшь барган саен йөрәк тибешенең көче кими һәм аның ритмы бозыла. Кан тамырларының стенкаларына холестерин утыра һәм аларны каплый. Әгәр бу катламнар йөрәк кан тамырлары стенкаларында барлыкка килсә, аның кан белән тәэмин ителеше бозыла. Моның иң авыр нәтиҗәсе – миокард инфаркты. Кан тамырлары стенкасының сыгылмалыгы бозылу, башка факторлар белән беррәттән, артериаль басымның күтәрелүенә китерә. Бу үзгәрешләрне организмга даими рәвештә уртача физик йөкләнеш биреп булдырмый калырга мөмкин. Саф һавада йөрү – йөрәк мускулы өчен яхшы күнегү. Ә хайван майларын киметеп, рациональ туклану һәм тәмәке тартудан баш тарту атеросклероз үсешен булдырмаска мөмкинлек бирә.

Сидек бүлеп чыгару системасы 
Бөер тукымасының күзәнәкләре үлеме организмнан таркалу продуктларының акрынрак чыгуына китерә. Тозлар һәм сыеклыклар балансы бозыла, бу шешенү белән дә, сусызлану белән дә чагылыш табарга мөмкин. Дөрес тукланмау һәм алкогольне чиктән тыш куллану, шуның белән бәйле инфекцияләр бөерләрнең функциясен тизрәк киметергә мөмкин. Шуңа күрә артык тозлы, борычлы продуктлардан һәм алкогольдән баш тарту хәерле.

Эндокрин система
 Яшь барган саен ашказаны асты бизенең инсулин эшләп чыгару сәләте кими. Бу кандагы глюкоза дисбалансына китерә һәм шикәр диабетының барлык тискәре нәтиҗәләре барлыкка килә. Бөерләрнең, күзләрнең, аяк-кулларның иң вак тамырларында кан агымы бозыла. Баланслы туклану принципларына таянсаң һәм алкоголь кулланудан тыелып торсаң, бу тискәре нәтиҗәләрне булдырмый калырга мөмкин. 

Терәк-хәрәкәт системасы 
Сөяк тукымасының күзәнәкләре кеше гомере дәвамында даими рәвештә яңара, ә организм картайган саен күзәнәкләрнең үлү процесслары өстенлек ала башлый. Яңалары алай ук актив ясалмый һәм кальци җитәрлек тупланмый. Нәтиҗәдә, сөяк массасы кими, ә сөякләр сынучанга әйләнә. Шулай ук яшь барган саен мускул массасы кими. Буыннар хәрәкәтчәнлеге кими. Әмма әгәр дә гомер буе уртача физик активлыкны сакласаң, әлеге тискәре нәтиҗәләр алай ук сизелми. 

Фото: https://ru.freepik.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading