16+

Инфраструктура яңара, әмма табиблар ике кеше өчен эшли

2025 елда Татарстанның сәламәтлек саклау системасында уңай үзгәрешләр күзәтелә: үлем-китем күрсәткечләре кимүгә таба бара, халыкның медицина хезмәтләреннән канәгатьлеге арта, яңа поликлиникалар һәм фельдшер-акушерлык пунктлары ачыла.

Инфраструктура яңара, әмма табиблар ике кеше өчен эшли

2025 елда Татарстанның сәламәтлек саклау системасында уңай үзгәрешләр күзәтелә: үлем-китем күрсәткечләре кимүгә таба бара, халыкның медицина хезмәтләреннән канәгатьлеге арта, яңа поликлиникалар һәм фельдшер-акушерлык пунктлары ачыла.

Бу хакта журналистлар белән очрашуда республика сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев хәбәр итте. Шул ук вакытта тармакта кадрлар җитмәү, табибларның икеләтә йөкләнеш белән эшләве кебек җитди проблема да саклана.

Күптән түгел генә министр итеп билгеләнгән Альмир Абашев бүген журналистларны җыеп, сәламәтлек саклау тармагында булган үсеш-үзгәрешләргә еллык нәтиҗә ясады. Ел саен очрашу урыны итеп медицина оешмаларының берсе сайлана. Бу юлы матбугат чаралары вәкилләрен яңа гына үз ишекләрен ачкан Казанның «Волжские просторы» поликлиникасында җыйдылар. 8 ай эчендә сафка бастырылган дүрт катлы (шул исәптән җир асты өлеше) бина монолит-кирпечтән төзелгән, нигездә, үзебездә җитештерелгән заманча медицина җиһазлары белән җиһазландырылган. Пациентларны ул уңайлы шартлары белән дә сөендерәчәк: уен зоналары, иркен холллар, якты кабинетлар, һәр катта ана һәм бала бүлмәләре бар. Поликлиника10 меңнән артык балага хезмәт күрсәтер дип көтелә.

Яңада дәвалануы да рәхәт

Белүебезчә, медицина объектларын төзү һәм яңарту – төп өстенлекләрнең берсе. Быел:

  • 250гә якын медицина объекты төзекләндерелгән;
  • Казанда 2 яңа поликлиника: әйтеп кителгән «Волжские просторы» балалар поликлиникасы һәм «Весна» торак комплексында өлкәннәр поликлиникасы төзелде;
  • Казан тирәсендә  һәм Әлмәттә  табиб амбулаторияләре эшли башлады;
  • авыл җирлекләрендә 36 яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды.

Медицина автопаркы да яңартылган: 500 машинаның 150се алыштырылган. Бу чаралар нәтиҗәсендә җиһазларның һәм техниканың тузу дәрәҗәсе соңгы елларда иң түбән күрсәткечкә җиткән.

Альмир Абашев сүзләренчә, куелган көч кешеләр тарафыннан да уңай бәяләнә. Халыкның медицина хезмәтләреннән канәгатьлек дәрәҗәсе үсә: 2021 елда ул 47,5 процент булса, 2025 елда 60,7 процентка җиткән. 

Табибларга тапшырдык
Быел үлем-китем күрсәткечләре 2024 ел белән чагыштырганда кимүгә таба бара. Әлегә рәсми саннар игълан ителми, ләкин уңай тенденция ачык чагыла, дип белдерде сәламәтлек саклау министры. 2021 елдан кан әйләнеше авыруларыннан үлүчеләр саны – 16 процентка, сабыйлар үлеме – 47 процентка, яман шешләрдән үлүчеләр саны 4 проценттан артыгракка азайган. Бу нәтиҗә халык сәламәтлеге сагында торган 124 медицина оешмасы хезмәткәрләренең бердәм тырышлыгы күрсәткече.

2025 елның 10 аенда Татарстан халкы амбулатор-поликлиника ярдәменнән 17 миллион тапкыр файдаланган. Уртача алганда, һәр кеше поликлиникага елына 4 тапкыр килә дигән сүз бу. Якынча 800 мең кеше стационарда дәваланган, ел азагына бу сан 1 миллионга җитәчәк дип көтелә.
Авыл халкы өчен мобиль поликлиникалар зур роль уйный. 2021 елдан эшләп килгән 5 мобиль поликлиника 11 айда 90 меңгә якын кешегә ярдәм күрсәтте. Кирәк очракта пациентлар югары технологияле медицина үзәкләренә юнәлтелә. 

– Югары технологияле медицина ярдәме 16 мең кешегә күрсәтелде. Йөрәк-кан тамырлары авырулары буенча операцияләр саны артты: 20 мең коронарография, 7,5 мең стент кую һәм 1100дән артык аортакоронар шунтлау операциясе башкарылды. Табиблар инфарктның иң кискен чорында ук актив дәвалау тактикасын куллана башлады, - дип сөйләде министр.

Белүебезчә, диспансеризация – авыруларны иртә ачыклауның төп юлы. 2025 елда барлыгы 1,33 миллион кеше тикшерү узарга тиеш дигән максат куелган булган. 11 айда инде 1,1 миллион кеше (якынча 90 процент) үз сәламәтлеген кайгырткан. Соңгы 4 елда диспансеризация белән колачлау дәрәҗәсе 30 процентка артты, бу поликлиникалар эшен яңадан оештыруны таләп итте, дип белдерде Альмир Абашев.

Сабыйлар сау булсын
Татарстанда сабыйлар үлеме 1,9 промилле дәрәҗәсендә – бу ил буенча өченче урын. Әлеге нәтиҗәгә акушерлык хезмәтен үзәкләштерү, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Бөгелмәдә перинаталь үзәкләр булдыру ярдәмендә ирешелгән. 

Сабыйлар нидән үлә соң? Беренчесе – баланың сәламәтлеге белән бәйле медицина проблемалары. Алар сабыйның бер яшькә, ягъни 365 көнгә җиткәнче вафат булуына китерергә мөмкин. Икенче сәбәп – ата-аналарның гаебе. Балалар табибларның даими һәм интенсив күзәтүеннән чыккач, җаваплылык күбрәк ата-аналарның үзләренә йөкләнә. Ата-аналарның игътибарсызлыгы, баланы тиешле дәрәҗәдә карау булмау, шулай ук бәхетсезлек очраклары сабый үлеменә китерергә мөмкин.

Йөклелекне саклап калу юнәлешендә дә зур эш җәелдерелгән. Абортка кадәр консультация системасы соңгы елларда сәламәтлек саклау өлкәсендәге мөһим казанышларның берсе булып тора. Абортлар ясау тәртибенең тулысынча үтәлеше контрольдә тотыла. Йөклелекне өзү нияте белдергән  хатын-кызга «тынлык атнасы» бирелгәннән соң  шактый күп хатын-кызлар аборттан баш тарту һәм йөклелекне саклап калу турында карар кабул итә.

Кадрлар мәсьәләсе: бер табиб ике урынына
Кадрлар мәсьәләсе генә иң «авырткан» урыннарның берсе. Бүген Татарстанда якынча 13 мең табиб эшли. 10 мең кешегә 34,3 табиб туры килә – бу Россия буенча уртача күрсәткеч, диелде. Алай да, бер белгечнең 1,4 ставкага эшләргә мәҗбүр булуы борчу уятмый калмый. Кадрлар кытлыгы барлык белгечлекләр буенча күзәтелә.

Төп проблема кадрларның тигез бүленмәгән булуында, дип билгеләп үтте министр. Республикада табиблар белән иң түбән тәэмин ителеш – 51,2 процент. Район исеме әйтелмәде, әмма биредә хәлләр шактый мөшкел булуы көн кебек ачык: бер табиб ике кеше өчен эшли булып чыга бит. 

Иң катлаулы хәл 50 меңнән 500 меңгә кадәр халкы булган шәһәрләрдә күзәтелә: Лениногорск, Бөгелмә, Түбән Кама, Зәй, Алабуга, Яшел Үзән. Биредә табиблар җитмәүнең төп сәбәбе – аларны җәлеп итү өчен биредә акчалата өстәмә түләүләр булмау. Бу проблеманы хәл итү мөмкинлекләре карала.

\


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading