16+

Йод челтәре, бәрәңге пары, суган согы: табиб иң популяр «дәү әни рецептлары»ның куркынычын аңлатты

Белгеч сүзләренчә, халык ысуллары файда урынына зыян китерергә мөмкин.

Йод челтәре, бәрәңге пары, суган согы: табиб иң популяр «дәү әни рецептлары»ның куркынычын аңлатты

Белгеч сүзләренчә, халык ысуллары файда урынына зыян китерергә мөмкин.

Берничә буын «сыналган» халык дәвалау ысулларын кулланып үскән: ютәл вакытында йод челтәре ясау, температура күтәрелгәндә тәнне уксус яки спирт белән ышку, кайнар бәрәңге парын сулау, борынга суган согы тамызу. Бу алымнар буыннан-буынга тапшырылып килә, якыннар тарафыннан киңәш ителә. Казан федераль университеты университет клиникасының медицина профилактикасы бүлеге мөдире Фирүзә Фәйзрахманова, КФУның «Фәнни вердикт» проекты кысаларында, әлеге киң таралган ысулларны дәлилле медицина күзлегеннән анализлый.

Миф №1. Йод челтәре ютәлне һәм җәрәхәтләрне дәвалый, ялкынсынуны киметә.
Йод челтәрен бронхит вакытында күкрәккә, күгәрекләр һәм буын авырулары булган урыннарга ясыйлар. Аның җылыту, шешне киметү һәм сәламәтләнүне тизләтү үзлеге бар дип санала.

Ләкин заманча медицина әлеге ысулның нәтиҗәлелеген танымый: аның дәвалау тәэсирен раслаучы фәнни тикшеренүләр юк, ди табиб. Йод антисептик буларак яраларны эшкәртү өчен кулланылырга мөмкин, әмма сулыш юллары авырулары очрагында ул вирусларга да, бактерияләргә дә тәэсир итми.

Моннан тыш, яңа алынган җәрәхәтләргә йод куллану хәлне катлауландырырга мөмкин: ул ялкынсыну барлыкка китереп, кан әйләнешен көчәйтә һәм шешү тагын да үсеш ала. Башта салкын компресс кую зарур, ә йодны икенче көнне генә саклык белән кулланырга була.
Тискәре күрсәтмәләр дә бар: тән температурасы 38°С тан югары булганда, йодка аллергия күзәтелгәндә, калкансыман биз авырулары очрагында, өч яшькә кадәрге балаларга һәм йөкле хатын-кызларга бу ысулны куллану тыела. Дөрес кулланмаган очракта, бу тиренең химик җәрәхәтләнүенә китерә ала.

Миф №2. Тәнне спирт яки уксус белән ышку температураны тиз төшерә.
- Күпсанлы тикшеренүләр күрсәткәнчә, әлеге ысул нәтиҗәсез һәм хәтта зыянлы. Ул кан тамырларының кысылуына китерә, ә бу организмның табигый суыну механизмын боза. Нормаль шартларда температура тир бүленеп чыгу аша төшә, – дип аңлата Ф. Фәйзрахманова.
Температура 38°Стан (балаларда 38,5°С тан) югары күтәрелгәндә, табиб киңәше буенча парацетамол яки ибупрофен куллану урынлы. Шулай ук сыеклыкны мулдан эчү, бүлмәдә 18-20°С температура саклау мөһим. Авыру кешене артык төрү киңәш ителми.

Миф №3. Бәрәңге парын сулау ютәлне һәм томауны дәвалый.
Пар сулыш юлларына тирән үтеп керә, микробларны үтерә һәм какырыкның чыгуын җиңеләйтә дип санала. 
- Кайнар пар авыруның сәбәбенә тәэсир итми, ә киресенчә, сулыш юллары лайлалы катламының шешүен яки бронхлар спазмын китереп чыгарырга мөмкин. Моннан тыш, бит тиресе һәм борын, авыз, тамак лайлалы тышчасы пешү куркынычы зур, – дип кисәтә бүлек мөдире.
Бәрәңге кайнатмасында агулы матдәләр, мәсәлән, соланин булырга мөмкин, ул кеше өчен куркыныч. 
-Пар ингаляцияләре урынына табиб билгеләгән дару препаратлары белән небулайзерлар кулланырга киңәш ителә. Бинада һаваны дымландыру өчен дымландыргычлар кулланырга мөмкин, – дип киңәшләре белән уртаклаша табиб.

Миф №4. Суган согы вирусларны юк итә.
Халык медицинасы яклы кешеләр, суганда булган фитонцидлар инфекцияне юк итәргә һәм тиз арада кешене «аякка бастырырга» сәләтле, дип саный. Әмма, табиб сүзләренчә, бу фәнни дәлилләнмәгән.

- Чынлап та, сугандагы фитонцидлар лаборатор шартларда кайбер микробларга тәэсир итәргә мөмкин. Әмма борынга тамызганда алар дәвалау нәтиҗәсе бирми. Киресенчә, суган согы борынның лайлалы катламын ярсыта, ялкынсынуны көчәйтә һәм хәтта җәрәхәт барлыкка китерергә мөмкин.

Табиб зыянлы экспериментлар куйганчы, борынны тозлы эремәләр белән юдыртырга киңәш итә. Тамырларны тарайтучы тамчыларны 3-5 көннән артык кулланмаска кирәк. Әгәр билгеләр 5-7 көн дәвамында бетмәсә яки хәл начарланса, табибка мөрәҗәгать итү зарур.

Гомуми киңәшләр:

Авыруның кискен чорында ятып тору, җитәрлек күләмдә сыеклык куллану, бүлмәдә кулай температура һәм дымлылык саклау әһәмиятле. Иң мөһиме – үз белдеклегең белән дәваланмаска һәм хәл начарлана калса яки куркыныч билгеләр барлыкка килсә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Гүзәл Камалова әзерләде.


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading