Көнне дөрес башлап җибәрү өчен бары тик бер стакан су гына кирәк.
Еш кына “Ә нинди су эчү яхшырак — җылынымы, бүлмә температурасында булганынмы яки салкынынмы?» дигән сорау туа. Терапевт, кардиолог Ленар Кашапов моны организм физиологиясе һәм йөрәк-кан тамырлары сәламәтлегеннән чыгып аңлатып бирә.
Җылы су (40–50°C) — иртән иң кулай вариант
Мин еш кына үз пациентларыма җылы су эчәргә тәкъдим итәм, ди табиб. Аның өстенлекләре шактый:
- Бу - кан тамырлары өчен йомшак уяну. Төнге ялдан соң кан бераз куера, ә кан тамырлары кысылган хәлдә була. Җылы су кинәт шок тудырмыйча, организмны «уята», канны сыекландыра һәм йөрәккә йөкләнешне киметә.
- Ашкайнатуга ярдәм. Җылы су эчәк хәрәкәтен активлаштыра, ферментлар эшен көчәйтә — организмны табигый рәвештә чистартырга булыша.
- Тынычландыру нәтиҗәсе. Эчәк ялкынсынуы һәм спазмнар булган кешеләр өчен җылы су – көнне уңай башлауның менә дигән ысулы.
Иртән җылы су эчү аеруча түбәндәгеләргә тәкъдим ителә: гипертония белән авыручыларга, вегето-сосудистая дистония, ашкайнату проблемалары булганнарга һәм организмын дөрес итеп эшләтеп җибәрергә теләүчеләргә.
Бүлмә температурасындагы су (20–25°C) — һәркемгә туры килгән «урталык»
Бу вариант — иң универсаль һәм хәвефсез.
- Организм өчен табигый температура. Мондый суны тәнебезгә артык җылытырга да, суытырга да кирәк түгел – моңа өстәмә энергия сарыф ителми.
- Тиз һәм нәтиҗәле үзләштерү. Озак йоклаганнан соң барлыкка килгән су дефицитын тиз арада тулыландыра.
- Йомшак йогынты. Җылы су кебек үк ул кан тамырларына да, ашказанына да кискен йөкләнеш бирми.
Иртән салкын су эчү түбәндәгеләргә киңәш ителә: барлык кешеләр, бигрәк тә җылы су яратмаучылар.
Салкын суны — саклык белән
Иртән салкын су эчү популяр булса да, ул һәрвакыт файдага түгел.
- Кан тамырлары спазмы китереп чыгарырга мөмкин. Температура контрасты ашказаны һәм периферик кан тамырларының рефлектор спазмына (бу ашкайнату бозылуына китерә) сәбәп булып тора. Кан басымы тотрыксыз һәм баш авыртуларыннан интегүче кешеләр өчен кешеләр өчен бу көчәйтүче фактор булырга мөмкин.
- Ашкайнатуны акрынайта. Салкын су ризыктагы майларны”консервацияләп”, аларның эшкәртелүен авырайта.
- Тамакка тискәре йогынты. Салкынга сизгер кешеләрдә тамак авыртуын көчәйтә ала.
Кайчан рөхсәт ителергә мөмкин: сәламәт кешеләргә — эссе һава торышы булганда яки физик активлыктан соң. Ләкин иртәнге көндәлек ритуал өчен салкын су туры килми.
Димәк:
1. Йөрәк-кан тамырлары сәламәтлеге өчен иң файдалысы — җылы су.
2. Гадәти һәмгарантияле файда өчен бүлмә температурасындагы суны эчегез.
3. Салкын судан иртән баш тарту хәерлерәк, бигрәк тә кан басымы яки ашкайнату проблемалары булганнарга.
Гомумән, иртән ач карынга су эчү – сәламәтлеккә зур өлеш кертү. Иртән 1–2 стакан су — канның куелыгын киметә, кан басымын тотрыклыландыра, матдәләр алмашын активлаштыра һәм организмны эшкә әзерли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар