Белгечләр сәламәтлекне яхшырту, артык гәүдә авырлыгыннан котылу һәм оганизмнан токсиннарны чыгару өчен су эчә башларга куша. Кайчан, күпме һәм нинди су эчәргә?
Нутрициолог Гөлнара Таҗиева безгә суны дөрес итеп эчү серләре турында сөйләде.
– Гөлнара, иртән ач карынга су эчәргә кирәклеген беләбез, әмма кемдер содалы яки лимонлы су эчә. Кайсысы файдалырак?
– Вакыт узу белән безнең организм оксидлашу стадиясенә җитеп, организмның картаюы, авырулар, шул исәптән онкология барлыкка килергә мөмкин. Шул процессны акрынайту максатыннан содалы су эчәргә тырышучылар бар. Ә сода, үз чиратында, оксидлашуны киметә. Ләкин монда соданың ашказанындагы кислоталылыкны киметүен исәпкә алырга кирәк. Картайган саен, кислоталылык кими бара, чөнки ашказанының лайлалы тышчасы шомара, тоз кислотасы һәм саклану факторларының нисбәте бозыла. Бу исә инфекцияләргә һәм башка зыян салучы факторларга юл ачыла дигән сүз. Шул ук вакытта содалы ванналар – авырлыкны киметү, токсиннардан чистарыну, организмның энергетикасын һәм сәламәтлеген арттыру өчен менә дигән чара. Әмма монда да каршылыклар бар, табиб белән киңәшләшегез, чөнки ашказаны белән проблема булган кешеләр моңа аеруча игътибарлы булырга тиеш.
Лимонлы су да организмдагы оксидлашуны киметә. Организмның вируслы һәм йогышлы авыруларга каршы торучанлыгын арттыра, бавыр эшчәнлеген һәм үт кудыруны нормальләштерә. Составында калий булганлыктан, баш миенең эшен яхшырта. Сарымсак белән кулланганда (өстәмә экстракт формасында) канны сыеклата (тромбозны кисәтә), кандагы шикәр күләмен киметә. Әмма ашказаны кислоталылыгы югары булган кешеләргә лимонлы су эчү киңәш ителми. Мин үзем ач карынга җылы су һәм лимонлы су эчү ягында.
– Сез җылы су дисез, соңгы вакытта интернетта су кайнаррак булырга тиеш дигән фикер дә тарала башлады.
– Кайнар су эчәргә кирәклеге турында киңәшләр бик күп, ләкин ул да ашказанына, әгәр язвалар, эррозияләр булса, дискомфорт китерергә мөмкин. Ә тулаем алганда кайнар су үт суын яхшы сыеклата, организмда сыеклык дефицитын тулыландырырга ярдәм итә, уянганнан соң, ашказаны тышчасын токсиннардан чистартырга ярдәм итә. Бу гадәт безгә Кытайдан килде. Сугыш вакытында аларда чәйгә кытлык була һәм аның урынына кайнар су эчеп торганнар. Шул рәвешле бу гадәткә кереп китә, һәм вакыт узу белән кайнар су куллануның күп кенә авыруларны дәваларга һәм яраларны тизрәк төзәтергә ярдәм итүен ачыклыйлар.
– Көнгә күпме су эчәргә кирәклеге турында да фикерләр күп төрле. Алай да күпме эчәргә киңәш ителә?
– Норма буенча 1 килограмм авырлыкка – 25 мл су, мәсәлән, 60 килограммлы кешегә көненә 1,5 литр су эчәргә кирәк. Әмма йөрәк-кан тамырлары системасы кискен һәм хроник авырулары булган (кан тамырлары буйлап әйләнеп йөрүче канның күләме арта һәм йөрәккә йөкләнеш арта), бөер эшчәнлегендә проблемалар күзәтелгән, шулай ук гипертония диагнозы куелган кешеләргә ул тәкъдим ителми. Шулай йөкле хатын-кызларга да суны сак эчәргә кирәк. Организмыгызга суның никадәр мөһим булуын сидек буенча да аңларга мөмкин. Әгәр дә ачык салам төсендә булса – җитәрлек күләмдә, ә инде караңгы салам төсендә икән – сыеклык аз, төссез диярлек булса – су артык күп дигән сүз. Шул ук вакытта суны дөрес эчү мөһим. Көн дәвамында аз-азлап кына эчегез. Берьюлы икешәр стакан эчәргә кирәкми, чөнки ул организмның күзәнәкләренә сеңеп өлгермәячәк, ашказаны-эчәклек тракты аша гына чыгып китәчәк.
– Суны эчәсе килмәгәндә дә эчәргәме?
– Су эчүне гадәткә кертергә кирәк. Аз күләмнән башлап әкренләп арттырасың, шуннан организм үзе дә күнегә һәм су эчү гадәте формалаша. Су эчәсе килү теләге дә ешаячак.
– Минераль суны күп эчәргә ярыймы?
– Минераль су ашказаны һәм эчәклек эшчәнлеген яхшыртырга булыша, шул рәвешле азык әйбәт үзләштерелә һәм эч кипми. Моннан тыш, ашказаны согын һәм ашказаны асты бизе ферментларын эшләп чыгаруны стимуллаштыра. Пиелонефрит, цистит, уретрит, бөер авырулары һәм шикәр чире вакытында уңай тәэсир итә. Составында магний күп булганы гормональ баланска һәм күкәйлекләр функциясенә уңай йогынты ясый, йокыны, йөрәк ритмын нормальләштерә. Минераль су пиелонефритлар, цистите, уретрит, бөер авырулары, шикәр чире һәм аерым йогышлы патологияләр вакытында уңай тәэсир итә. Магния эчтәлеге югары булган минераль су гормональ баланска һәм аналык бизләре функциясенә уңай йогынты ясый, йокыны, йөрәк ритмын нормальләштерә.
Минераллар күп булганын сак кулланырга кирәк. Гипертония авырулары, хроник йөрәк җитешсезлеге, бөер һәм бавыр авырулары булганнарга иң башта белгеч белән киңәшләшү зарур. Гомумән, минераль суны еш эчәргә кирәкми, чөнки эчемлектә булган углерод диоксиды, артык күп кулланган очракта, эчемлекләр тутыра торган углерод диоксидын кирәгеннән артык кулланганда, ашказаны-эчәклек тракты кислоталылыгын, метеоризм, эч күбенүне китереп чыгарырга мөмкин.
– Суны иртән ач карынга эчәргә кирәклеге аңлашылды. Ә көн дәвамында аны ашаганчымы, әллә ашаган вакыттамы, яки инде ашагач эчәргәме?
– Бу уңайдан каршылыклы фикерләр бар. Мин ризыкны яхшылап чәйнәргә, ашаганда гаджет һәм телевизор карамаска кирәк дип саныйм. Тәлинкәгә карагач, баш мие сигнал бирә һәм селәгәй барлыкка килә. Нобель премиясе лауреаты, югары нерв эшчәнлеге турындагы тәгълиматны булдыручы, кан әйләнеше һәм ашкайнату физиологиясе буенча классик хезмәтләр авторы Иван Павлов дөньяда беренче булып «шартлы рефлекс» терминын тәкъдим иткән һәм кеше психологиясенең төп принцибын формалаштырган. Шул рәвешле «Собака Павлова» термины килеп барлыкка килгән. Этләрнең, ризык күргәч, баш миенә шартлы сигнал буларак селәгәй барлыкка килгән. Ә хәзер уйлагыз, гаджетларны карап утырганда сигнал киләме-юкмы? Шуңа күрә ашаганда су эчәсе килә дә инде.
Селәгәйдә углеводларны олиго- һәм моносахаридларга кадәр тарата торган амилаза һәм мальтаза ферментлары, шулай ук башка ферментлар була һәм нәкъ менә ашкайнату безнең авызда ук башлана. Ризыкны су белән йотып, азык беренче эшкәртүне үтми һәм аминокислоталар белән микронутриентларга тиешенчә таркала алмый. Шуңа күрә ашаганда су эчәргә кирәк түгел, азыкны тыныч халәттә кабул итеп, яхшылап чәйнәү турында кайгыртырга кирәк.
Комментарийлар