16+

Кул көче кимү һәм әкрен йөрү инсульт куркынычы турында сөйли

Кешенең никадәр тиз йөрүе һәм күрешкәндә кулны никадәр каты кысу инсульт куркынычы турында кисәтә ала.

Кул көче кимү һәм әкрен йөрү инсульт куркынычы турында сөйли

Кешенең никадәр тиз йөрүе һәм күрешкәндә кулны никадәр каты кысу инсульт куркынычы турында кисәтә ала.

Моны күптән түгел үткәрелгән тикшеренүләр раслаган.

Чжэцзян университеты галимнәре командасы дөньядагы иң зур һәм сыйфатлы медицина мәгълүмат базаларының берсен анализлаган. Табиблар ярты миллионга якын өлкән кешене якынча 14 ел дәвамында күзәткән. Бу вакыт эчендә 11 814 инсульт очрагы теркәлгән.

Белгечләр кешенең организм халәтен һәм биологик яшен бәяләгәндә кулланыла торган өч факторны өйрәнгән:
• мускул массасының кимүе (саркопения),
• кул кысу көче (гади кул динамометры белән үлчәнә),
• йөрү тизлеге (әкрен / уртача / тиз).

Галимнәр нәтиҗәләре яшь барган саен мускулларны саклауның никадәр мөһим булуын тагын бер кат раслаган. Мускуллары көчсез булган кешеләрдә инсульт куркынычы 30% ка югарырак булган (ишемик та, геморрагик та).

Кул кысу көче кимегән саен инсульт куркынычы һәр “баскыч” саен 7% ка арткан. Галимнәр кисәтә: ир-атларда 27 килограммнан, ә хатын-кызларда 16 килограммнан түбән күрсәткеч – куркыныч зонасында булуны аңлата.

Тагын бер хәвефлелек билгесе – әкрен йөрү. Мондый кешеләрдә инсульт куркынычы тиз йөрүчеләр белән чагыштырганда 64% ка югарырак булган.

Тикшеренүчеләр шулай ук мускулларны саклау, инсульт булган очракта да, уңай нәтиҗә мөмкинлеген арттыра дип ассызыклый. Мускул атрофиясе булган инсульт кичергән кешеләр арасында үлем дәрәҗәсе, мускул массасын саклап калган кешеләргә караганда, якынча 1,5 тапкыр күбрәк булган.

Димәк, кеше үзен контрольдә тотып, тиз йөрү гадәтен сакласа, йөрәк-кан тамырлары системасын өстәмә рәвештә ныгытып, инсульттан “ерагая”.

- Мускуллар авыр пакетлар күтәрү өчен генә кирәк түгел. Алар – миокиннар (ялкынсынуга каршы молекулалар) бүлеп чыгара торган эндокрин орган, шулай ук глюкозаны төп кулланучы да. Физик активлык кандагы шикәр дәрәҗәсен контрольдә тотарга ярдәм итә. Мускуллар аз булганда, хроник ялкынсыну көчәя, матдәләр алмашы начарая, кан тамырлары зыян күрә. Ә көчсез кан тамырлары һәм ялкынсыну – инсультка туры юл, — дип аңлата эндокринолог Зөһрә Павлова.

Организм хәлен бәяләү өчен һәркем түбәндәгеләрне эшли ала:
1.    Кул кысу көчен тикшерегез. Динамометр кыйммәт тормый, ул спорт кибетләрендә сатыла. Ир-атларда – 27 кг нан, хатын-кызларда 16 кг нан түбән булса, уйланырга кирәк. 
2.    Тиз йөрү гадәтен булдырыгыз – бу чын мәгънәсендә гомерне озайта. “Сәламәт” темп – сәгатенә 5–6 км 
3.    Атнага ике тапкыр көч күнегүләре ясау бик файдалы, чөнки яшь барган саен мускул массасы кими. 
4.    Рационда аксым җитәрлек булырга тиеш. “Төзелеш материалы” булмаса, күпме генә күнегү ясасаң да, мускулларны саклап калып булмый.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading