Статистика буенча ел саен Татарстанда 19 меңнән артык кешедә яман шеш авыруы ачыклана...
Рак һәм грипптан үлгән кешеләрне чагыштырсак, икенчесе сәбәпле дөнья куйганнары күбрәк. Соңгы елларда исә яман шешне беренче стадияләрендә “эләктереп алып”, дәваланучылар саны да сизелерлек дәрәҗәдә артты. Димәк, рак – хөкем карары түгел?!
Әлеге начар чир ни өчен барлыкка килә? Ир-ат һәм хатын-кызлар арасында рак кайсы органнарда күбрәк очрый? Яман шешне беренче стадияләрдә ничек белеп алырга һәм аннан тулысынча дәваланып буламы? Бу һәм башка сорауларга җавап “Әйдә, сөйләшәбез!” проектының чираттагы чыгарылышында! Бездә кунакта – табиб-онколог Зиннуров Раил Рамил улы.
Яман шеш турында кыскача
Барлык күзәнәкләр дә туарга, яшәргә һәм үләргә тиеш. Яман шеш вакытында исә алар туа, яши, әмма вакытында үлми. Нәкъ менә шушы дөрес эшләмәгән күзәнәкләр вакытында юкка чыкмагач, алар көннән-көн геометрик прогрессиядә арта бара һәм организмны зарарлый! Шунлыктан яман шеш барлыкка килә дә инде.
Әлеге начар чирнең барлыкка килү сәбәпләре
Бүгенгә кадәр яман шешнең ни өчен барлыкка килүен беркем дә 100 процент төгәллек белән әйтә алмый. Бездә бары тик теорияләр генә бар һәм алар бик күп. Мисал өчен, әбисе дә, бабасы да рактан үлмәгән, әтисе дә, әнисе дә сау-сәламәт, кеше үзе эчми-тартмый, дөрес туклана, зарарлы җитештерү производстволарында да эшләми, ә рак барлыкка килә...
Бу хәтта лотореягә охшаган: кемдер чирли, кемдер – юк. Әмма моңа карамастан, теләсә-нишләп йөрергә кирәкми. Чөнки ракның күп кенә килеп чыгу сәбәпләре яшәү рәвеше, туклану, стресс һәм генетикадан да тора. Әйтик, 95 процент тәмәке тартучыларда үпкә рагы барлыкка килә.
Сүзеннән дә куркалар
Ни өчен бездә “рак” сүзен телгә алырга куркалар? Бу электән килгән гадәт. 10-15 ел элек яман шештән исән калучылар саны аз иде. Берәр кешедә рак табылса, аның озак яшәмәячәге көн кебек ачык булган, чөнки ул соңгы стадиядә генә табылган. Анда исә кешене саклап калу ихтималы бермә-бер аз. Искәртеп узарга кирәк, рак беренче стадияләрендә билгеләрсез узуы белән дә куркыныч. Кеше гадәти тормыш белән яши һәм берни дә сизенми, бернигә дә зарланмый. Билгеләр барлыкка килгәндә инде соң була: йә өченче, йә дүртенче стадия...
Хәзер исә яман шеш диспансеризация яки чек-ап вакытында беренче стадияләрдә үк табыла һәм чиргә каршы тору, исән калу мөмкинлекләре дә арта. Икенчедән, медицина бер урында гына тормый. XXI гасыр: көн саен яңа препаратлар чыга, клиник тәҗрибәләр уза, яңа методикалар барлыкка килә. Фәннең алга китүе бик күпләрнең тормышын саклап кала!
Күзгә күренми торган билгеләр
Яман шешнең беренче стадиядәсендә артык күзгә ташлана торган билгеләре юк. Яшерен билгеләргә исә беркем дә игътибар итми диярлек. Мәсәлән, иртән торуга баш авырту, хәлсезлек яки көн дәвамында эч авыртуы борчу. Шулай ук тышка чыга алмау, эч кату кебек билгеләр дә булырга мөмкин. Ике-өч ел эч авыртуыннан азапланган пациентларым бар. “Үтәр әле, бетәр” дип йөргәннәр, табибларга күренмәгәннәр... Өченче-дүртенче стадияләрдә исә инде кеше ябыга башлый, суырылып килә. Бу – иң киң таралган бер билге.
Яман шеш вакытында психологик ярдәм
Гади чек-ап вакытында 56 яшьлек бер пациентым үзендә яман шеш икәнен белде. Бавырында 8-9 төен, ягъни метостаз табылды. ФГДС аша ашказаны рагы икәне ачыкланды. Бу хәбәрдән соң әлеге кеше ай ярым яшәде, хәтта дәвалануга барып җитә алмады. Ә бер нинди билгеләр дә юк иде... Боларның барысы да психосоматика белән дә бәйле булгандыр дип уйлыйм, бәлки бу чир турында белмәгән булса, ул озаграк та яшәгән булыр иде. Диагнозны ишетү белән, катлаулы очрак икәнен белгәч тә ул бик тиз биреште, бетереште. Ә барысы да кешенеңң үзеннән һәм аның фикерләреннән тора бит. Шуңа күрә яман чир белән очрашканнар янында бары тик яхшы уйлы, позитив кешеләр генә булырга тиеш. Нервыландыра торган кешеләрдән читтәрәк торырга киңәш итәм. Гомумән, андыйлар таза-сау вакытта да кирәк түгел, гомер берәү генә. Психологик ярдәм артыннан исә белгечләргә дә мөрәҗәгать итү яхшы күренеш. Тәҗрибәле психологлар белән эшләгәндә дәвалану тиз һәм җиңел уза!
Бу чир кайда күбрәк очрый?
Яман шеш күп кенә аврулар сыман еллар узган саен яшәрә дип әйтергә кирәк. Кызганыч, соңгы вакытта рак белән авыручы яшьләр арта бара. Яман шеш хатын-кызларда – күкрәк бизендә, ә ир-атларда мәни бизендә (простата) ешрак табыла. Күбрәк, әлбәттә, өлкәннәрдә күренә әлеге авыру, 60-65 яшьлекләрдә, тик 30-35 яшьлек кешеләрдә дә ул хәзер бик еш очрый.
Табиб-онколог киңәше
- Бөтен җирдә хәзер химия кулланыла, ризыкларда бигрәк тә. Шуңа күрә игътибарыбызны туклануыбызга юнәлтсәк иде. Табигый продуктлар ашарга кирәк. Казылык-сосиска, ярымфабрикатлар, фастфудтан баш тартырга киңәш итәм. Кибеттән исә натураль соклар дип алган булабыз, табигый түгел алар, ялган. Шул рәвешле без үз кулларыбыз белән үзебезне һәм якыннарыбызны агулыйбыз!
- Иммунитет нык булсын, чирләргә бирешмәсен өчен йокы режимын да көйләү мөһим. Йокларга ятар алдыннан урамда, саф һавада йөреп керү гадәтен кертегез. Йокы алдыннан телефон, планшет, телевизорлар белән мавыгуны дә туктатырга кирәк. Баш мие ял итәргә өлгерми! Ә ул исә көн дәвамында стресс халәтендә йөри, ара. Безнең организм 22.00 сәгатьтән соң ял итәргә тиеш икәнен дә онытмагыз.
- Гел тикшеренеп торыгыз, чек-апларга, диспансеризацияләргә йөрегез. Әйтик, сәер, формасын һәм төсен үзгәртә торган миң барлыкка килгәнен күрәсез икән, кичектермичә дермотолог яки онкологка күренегез. Сәламәтлеккә акчагызны жәлләмәгез! Гастроскопия (үңәч, ашказанының лайлалы тышчаларын махсус эндоскоп ярдәмендә тикшерү) һәм колоноскопия (юан эчәклекне эчке яктан тикшерүнең эндоскопик ысулы) ясатырга курыкмагыз һәм иренмәгез! Искәртеп узасым килә, беренче һәм икенче стадиядә табылган яман шеш авыруы җиңел дәвалана, хәтта химия дә кирәк булмаска мөмкин.
- Сәламәт кеше – бүгенге көндә иң бай кеше! Сәламәтлекнең кадерен белеп яшәргә кирәк. Матди байлык артыннан куарга ашыкмагыз, үлеп китсәк, барыбер башкаларга калачак ул. Стресска артык каты бирелмичә, тынычлап, бүгенге көн белән яшәгез!
“Беренче һәм икенче стадиядә табылган яман шеш авыруы җиңел дәвалана, хәтта химия дә кирәк булмаска мөмкин.”
“Яман чир белән очрашканнар янында бары тик яхшы уйлы, позитив кешеләр генә булырга тиеш. Нервыландыра торган кешеләрдән читтәрәк торырга киңәш итәм. Гомумән, андыйлар таза-сау вакытта да кирәк түгел, гомер берәү генә.”
“Рак беренче стадияләрендә билгеләрсез узуы белән дә куркыныч. Кеше гадәти тормыш белән яши һәм берни дә сизенми, бернигә дә зарланмый. Билгеләр барлыкка килгәч исә инде соң була: йә өченче, йә дүртенче стадия...”
видеога сылтама: https://vk.com/video-35721178_456243127
Билгеле булганча, Татарстанда «Сәламәтлек технологиясе» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Комментарийлар