Татарстанда көчле җил аркасында шторм кисәтүе игълан ителде. Аны Татарстан Гидрометүзәге таратты.
12 апрельдә көндез һәм кичен, сәгать 11 дән 23 кә кадәр, республика территориясендә секундына 9-14 метрга чаклы көчле көньяк-көнбатыш җиле исәчәк, аның тизлеге секундына 15-20 метрга, ә урыны белән секундына 25 метрга кадәр җитәчәк.
Бофорт шкаласы нигезендә, секундына 13,9-17,1 метр тизлектәге җил – көчле, 17,2-20,7 метр тизлектәгесе – бик көчле, 20,8-24,4 метр тизлектәгесе давыллы җил дип атала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар