Көз-кыш айларында вируслы инфекцияләрнең “баш күтәрүе” гадәти күренеш
Татарстанда респиратор вируслы инфекцияләр белән авыру очракларының сезонлы артуы сентябрьдән теркәлә. Ә соңгы атналарда грипп йоктыручыларның күбәюен күрәбез. Өлкәннәр арасында авыручылар әле артык күп түгел, ә менә балалар табибларының эше бермә-бер арткан. Татарстанда кайбер мәктәпләр вируслар таралуын туктату өчен бер төркем сыйныфларны карантинга ябып, дистантка күчерергә мәҗбүр булган.
Ноябрьнең соңгы атнасында 10 мең кешегә 34,3 ОРВИ һәм грипп очрагы теркәлгән. Бу алдагы атна белән чагыштырганда 37 процентка күбрәк. Шуңа карамастан, авыручылар күрсәткече эпидемиологик чиктән 15,7 процентка түбән кала, дип тынычландыра санитар табиблар. Әйтик, узган атнада 13 700 ОРВИ очрагы ачыкланган, шуның 363е грипп өлешенә туры килә.
Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сүзләренчә, авыручылар арасында балалар иң зур катлам булып тора. Аеруча 7–14 яшьлекләр арасында үсеш югары (+56 процент). 2 яшькә кадәрге балаларда авыру дәрәҗәсе республика уртача күрсәткеченнән – 5 тапкырга, ә мәктәпкәчә яшьтәгеләрдә 4 тапкырга артык.
- Вируслар структурасында грипп вирусы өлеше 52 процентка җитте. Ноябрьнең соңгы атнасында грипп белән авыручылар саны 3 тапкырга артты (47нче атнада – 114 очрак, 48нче атнада – 363 очрак). Иң киң таралган штамм – А(H3N2). Бу эпидемик сезонында нәкъ ул өстенлек итәчәк дип санала. Быелгы гриппка каршы вакцинада бу штамм исәпкә алынган, – ди Марина Патяшина.
Димәк, гриппка каршы прививка ясатканнар тыныч була ала – чир йоктырган очракта да аларга катлауланулар янамый. Барлыгы быел иң нәтиҗәле саклану чарасыннан төбәк халкының 51,7 проценты – 2 миллионнан артык кеше файдаланган. Күпчелеге прививканы бушлай, бюджет хисабына ясаткан.
Татарстан cәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Елена Демьянова искәртеп узганча, вакытлыча эшкә яраксызлык структурасында вируслы инфекцияләр саллы өлешне алып тора. Грипп һәм ОРВИ алып килгән икътисади зыян елына якынча 7 миллиард сум тәшкил итә дип исәпләп чыгарылган. Вакцинация ярдәмендә гриппка каршы шактый ныклы иммунитет булдыруга ирешелсә дә, табиблар вазгыятьнең кискенләшү очракларына әзер тора.
Эпидсезонга әзерлек кысаларында барлык поликлиникаларда фильтрлар эшли, ә стационарларда 1219 ятак әзерләнгән. Кирәк булганда, ятак фонды берничә тәүлек эчендә 5100 урынга кадәр киңәйтелә ала. Дарулар, диагностика, саклану һәм дезинфекция чаралары запасы булдырылган. Лабораторияләр грипп, ОРВИ һәм пневмонияләрне ачыклау өчен бар кирәге белән тәэмин ителгән.
Эпидемиологик хәл начараю очрагында амбулатор хезмәтләр озайтылган эш режимына күчәчәк, стационарларда керү чикләнәчәк, медицина уку йортлары студентлары һәм ординаторлары ярдәмгә җәлеп ителәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар