Картлык төрле чирләрдән башка булмый дип уйларга күнеккәнбез.
Гомер дәверендә тупланган хроник авырулардан бер кая да качып булмый кебек. Әмма Россиянең әйдәп баручы табиблары фикеренчә, сәламәтлекнең зур өлеше безнең үз кулда.
Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко кешенең биологик яше генетикага гына түгел, ә көндәлек тормыш рәвешенә дә бәйле булуын билгели. Аның сүзләренчә, бер үк нәселдән булган игезәкләрнең дә еллар узгач төрлечә картаюы моңа ачык дәлил. Берсе актив тормыш алып бара, спорт белән шөгыльләнә, дөрес туклана, икенчесе сәламәтлегенә игътибар итми.
Нәтиҗәдә, аларның сәламәтлеге дә, тышкы кыяфәте дә кискен аерыла. Сәламәтлек ачкычы – үзең турында кайгыртуда һәм профилактик эшчәнлектә. Министр сүзләренә караганда, авыруларны кисәтүгә инвестицияләүнең икътисади файдасы гаять зур: моңа тотылган һәм сум – 14 тапкырга, ә педиатриядә 20 тапкырга кадәр яхшырак нәтиҗә бирә.
Белгечләр йөрәк-кан тамырлары авыруларының әле дә үлемнең төп сәбәпләренең берсе булып калуын искәртә. Югары технологияле ярдәм күләме арта, кискен инфарктларны һәм инсультларны хирургик дәвалау – бу инде гадәти практика, һәм ул меңнәрчә гомерләрне саклап кала. Әмма бит вазгыятьне вакытында контрольгә алып, бу дәрәҗәгә җиткермәскә мөмкин.
Кардиологлар йөрәк сәламәтлегенең «алтын принциплары» турында искә төшерә. Моның өчен кан басымын һәм холестерин дәрәҗәсен контрольдә тоту, тәмәке тартудан баш тарту, дөрес туклану һәм даими хәрәкәттә булу мөһим. Соңгы елларда бу исемлеккә тиешле күләмдәге йокы да өстәлгән. Табиблар әйтүенчә, алты сәгатьтән аз йоклау да, тугыз сәгатьтән артык йоклау да организм өчен файдалы түгел.
Танылган невролог Сергей Иллариошкин баш мие сәламәтлегенә игътибар итәргә чакыра. Аның сүзләренчә, 20 ел эчендә Паркинсон авыруы очраклары саны дүрт тапкырга арткан, ә Альцгеймер авыруы берничә елга яшәргән. Иң куркынычы – алар күп еллар дәвамында үзен сиздермичә үсә. Шуңа күрә 40-45 яшьтән соң ел саен менталь сәламәтлекне тикшереп торырга киңәш ителә. Китап уку, яңа белемнәр алу, кешеләр белән аралашу һәм стрессны киметү дә баш миен сакларга ярдәм итә.
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш онкологы Андрей Каприн яман шеш очракларының шактый өлеше тормыш рәвеше белән бәйле булуын билгеләп үтә. Ул кешеләрне тикшеренүләрдән курыкмаска чакыра. Иртә ачыкланган чирне дәвалау күпкә җиңелрәк. Бүген медицинада ясалма интеллект та киң кулланыла башлады, ул табибларга авыруларны төгәлрәк һәм тизрәк ачыкларга ярдәм итә.
Диабет һәм симерү мәсьәләсен игътибарсыз калдырырга ярамый. Эндокринолог Наталья Мокрышева әйтүенчә, артык авырлык һәм матдәләр алмашының бозылуы диабетка, йөрәк һәм буын авыруларына китерергә мөмкин. Шуңа күрә дөрес туклану һәм физик активлык сәламәтлекнең нигезе булып тора. Россиядә эндокринологик ярдәмнең өч дәрәҗәле системасы булдырылган.
Ә 2025 елдан диабет белән көрәш «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының бер өлеше булып тора. Мокрышева ассызыклаганча, «йогышлы булмаган эпидемияләр»не җиңү табибларның тырышлыгына һәм сәламәтлек саклау мөмкинлекләренә генә бәйле түгел. Җаваплылыкның зур өлеше пациентларда ята. Аларның ашау гадәтләрен үзгәртергә, физик активлыкны арттырырга, нигездә, үз сәламәтлекләре белән күбрәк һәм мотивацияле шөгыльләнергә әзер булулары зур роль уйный.
Белгечләрнең уртак фикере бер: озын һәм актив гомер өчен могҗиза кирәк түгел. Дөрес туклану, хәрәкәт, җитәрлек йокы, стресс белән көрәшә белү һәм вакытында медицина тикшерүләре узу – сәламәтлекне саклауның иң нәтиҗәле юллары. Табиблар әйткәнчә, авыруны дәвалауга караганда аны булдырмый калу күпкә җиңелрәк һәм нәтиҗәлерәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар