16+

Сөякләрне ныгытуның өч сере

Яшь барган саен сөяк тукымасының тыгызлыгы кими, ә буыннар табигый рәвештә тузуга дучар була.

Сөякләрне ныгытуның өч сере

Яшь барган саен сөяк тукымасының тыгызлыгы кими, ә буыннар табигый рәвештә тузуга дучар була.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы билгеләп үткәнчә, вакытыннан алда үлем сәбәпләренең 70 проценты инфекцион булмаган авыруларга туры килә. Шуңа күрә халык сәламәтлеген ныгыту – сәламәтлек саклау тармагының мөһим бурычларыннан санала.

Сәламәт яшәү рәвешенә бу очракта зур әһәмият бирелә. 40–50 яшьтән соң сәламәт яшәү рәвеше көтелгән гомер озынлыгын 12-17 елга арттырырга сәләтле, дип билгели Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге белгечләре Р. Вәлиев һәм Г.Галимуллина. 

Яшь барган саен сөяк тукымасының тыгызлыгы кими, ә буыннар табигый рәвештә тузуга дучар була. Әмма остеопороз (сөякләрнең сынучанга әверелүе) һәм остеоартроз (буыннарның эштән чыгуы) кебек җитди авыруларны күп очракта булдырмый калырга мөмкин. Бу очракта авыруны дәвалау түгел, ә аның үсешенә юл куймый торган шартлар тудыру мөһим.

Терәк-хәрәкәт аппараты сәламәтлегенең өч нигезе
Сөякләр һәм буыннар авыруларын кисәтү өч төп принципка нигезләнә: дөрес туклану, даими физик активлык һәм тән авырлыгын контрольдә тоту.

1. Туклану – скелет өчен “төзелеш материалы”
Сөяк тукымасы даими яңарып тора, һәм моның өчен “төзелеш материаллары” кирәк.
•    Кальций — сөякләр өчен төп минерал. Ул сөт продуктларында (эремчек, сыр), кунжутта, миндальдә, яфраклы яшелчәләрдә (кәбестә, шпинатта) күп. 
•    D витамины – кальций үзләштерелсен өчен кирәк. Аның төп чыганагы – кояш нуры. Көз-кыш айларында табиб белән киңәшләшеп, профилактик дозада кабул итү киңәш ителә. Шулай ук ул майлы балыкта (лосось, скумбрия) һәм йомырка сарысында бар. 
•    Аксым (белок) – коллаген һәм башка аксымнар сөяк нигезен тәшкил итә. Шуңа күрә майсыз ит, балык, кузаклылар ашау мөһим. 
•    C һәм K витаминнары – сөяк тукымасы синтезында катнаша. Күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш ашагыз.  

2. Хәрәкәт – буыннар өчен ярдәм
Тикшеренүләр күрсәткәнчә, физик активлык гомуми үлем куркынычын киметә: атнага уртача 2,5 сәгать активлык (атнасына 5 көн 30 минут) үлем куркынычын – 19 процентка, ә 7 сәгать 24 процентка киметә. Озак вакытны, бигрәк тә тәнәфес ясамыйча, утырып уздыру, киресенчә, куркынычны арттыра.
Сөякләр өчен йөкләнеш мөһим. Йөрү, җиңелчә йөгерү, бию, баскычтан менү сөякләрне ныгыта. Буыннар өчен хәрәкәтчәнлек кирәк. Йөзү, йога, махсус гимнастика кан әйләнешен яхшырта, кимерчәкләр һәм сеңерләр сыгылмалылыгын саклый.

Шуны истә тотарга кирәк: симерү (тән массасы индексы 30дан артык) гомер озынлыгын уртача 2,5 елга киметә. Һәр артык килограмм тез һәм янбаш буыннарына өстәмә йөкләнеш бирә.

3. Зыянлы гадәтләрдән баш тарту
Алкогольне артык куллану ир-атларда гомер озынлыгын – 5,9 елга, хатын-кызларда 4,7 елга киметә. Тәмәке тартучыларда гомер озынлыгы, тартмаганнарга караганда, 5 елдан артыкка кыскара. 
Тәмәке сөякләр һәм буыннарның кан белән тәэмин ителешен начарлата, ә алкоголь кальций югалтуга китерә.

Бу гадәтләрдән баш тарту – сәламәтлеккә турыдан-туры өлеш кертү.

Гади профилактика кагыйдәләре
•    Тән авырлыгын контрольдә тотыгыз, кискен тазарудан сакланыгыз. 
•    Уңайлы аяк киеме киегез. 
•    Гәүдә торышын (осанка) контрольдә тотыгыз. 
•    Имгәнүләрне игътибарсыз калдырмагыз, вакытында табибка мөрәҗәгать итегез. 

Бер сүз белән әйткәндә, сөякләр һәм буыннар сәламәтлеге көндәлек кайгырту таләп итә. Активлыкка өстенлек бирегез: лифт урынына баскычтан менегез, рационга балык яки эремчек өстәгез, кичке якта урамда йөреп керегез. Бу гади кагыйдәләр сезгә озак еллар буе хәрәкәтчәнлекне сакларга ярдәм итәчәк, дип вәгъдә итә белгечләр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading