— Кызганычка, безгә кешеләр аяныч хәлләр булгач кына килеп эләгә. Минем организм теге яки бу йөкләнешне күтәрер хәлдәме, дип мөрәҗәгать итүчеләр бик сирәк. Гамәлдә, кешеләр бик кыска вакыт эчендә пәһлеванга әверелергә тели. Моның нәтиҗәләре аяныч булырга мөмкин. Шуңа күрә ниндидер йөкләнешләргә керешкәнче, иң элек пульсны бәяләргә кирәк.
Бу йөрәкнең кан белән тиешенчә тәэмин ителәме-юкмы икәнен күрсәтә. Биология курсыннан беләбез: пульс 60-70 булганда, йөрәккә кан тиешле күләмдә килә, пульс югарырак булган саен, кан белән тәэмин ителеш тә кими төшә. Шул рәвешле бу йөрәк белән бәйле авыруларга этәргеч булып тора, — дип кисәтә кардиолог.
Шуңа күрә җиңел күнегүләрдән башларга, организмның хәлен күзәтергә, йөрәккә һәм буыннарга артык көч китермичә эш итәргә кирәк. Иң яхшысы: беренче күнегүләрне тренер белән үткәрү, ул йөкләнешне дөрес сайларга һәм көчне дөрес бүләргә ярдәм итәчәк.
Һәр хәрәкәт бәрәкәтме?
РКБ ның 2нче оропедия бүлеге мөдире Рамил Салихов буыннарга йөкләнеш бирүгә дә игътибарлы булырга кирәклеген ассызыклый. Теләсә нинди спорт активлыгы разминка ясаудан башланырга тиешлеген искәртә ул. Кинәт кенә йөгерә башлау яки әзерлексез футбол уйнау нәтиҗәсендә бәйләвечләр, менисклар, сеңерләр җәрәхәтләнергә мөмкин. Шуңа күрә күнегү алдыннан җиңелчә җылынып алу, ә спорт белән шөгыльләнү вакытында организмны тыңлау мөһим.
Көненә 10 мең адым атлау сәламәт яшәү рәвешенең төп күрсәткече булып китте. Әмма табиблар бу санга артык игътибар итмәскә киңәш итә. Белгечләр фикеренчә, ярты сәгать эчендә уртачадан югары темп белән өзлексез хәрәкәт итү организмга күбрәк файда китерәчәк. Өлкәннәр арасында популяр булган Скандинавия йөреше шулай ук яхшы активлык төре. Ул буыннарга һәм умыртка баганасына төшә торган йөкләнешне киметергә ярдәм итә.
Начар гадәтләр спортка юлдаш түгел
Спорт белән шөгыльләнүче кайбер кешеләр тәмәке тарту яки алкоголь куллануны да дәвам итә. Әмма мондый гадәтләр физик активлыкның файдасын киметеп кенә калмый, җитди куркынычларны да арттыра.
Кардиологлар сүзләренчә, инфаркт белән хастаханәгә эләккән пациентларның зур өлеше — тәмәке тартучылар. Тәмәке тарту һәм канда холестеринның югары булуы йөрәк өянәге куркынычын берничә тапкыр арттыра. Яшь чакта ук йөрәк-кан тамырлары белән бәйле җитди проблемалар килеп чыгу очраклары бар.
Шуңа күрә спортны сәламәтлеккә комплекслы карашның бер өлеше итеп кабул итү мөһим. Күнегүләр белән беррәттән, дөрес туклану, җитәрлек йоклау, ял итү һәм зарарлы гадәтләрдән баш тарту да әһәмиятле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.



Комментарийлар