Үз башыңа төшмичә, бернәрсә дә белеп булмый икән. Кичен йокларга әзерләнгәндә, балага талпан (урман бете) кадалуын күреп алдык. Моннан 15-20 еллап элек бу хәл булса, тартып алыр идек тә, сытып үтереп, тынычлап йокларга ятар идек.
Хәзер бит аның дөньясы гына түгел, талпаннары да үзгәрде. Кеше организмы өчен бик куркыныч булганнары бар дигәч, тиз арада җыелып хастаханәгә чыгып киттек.
Таң атканда кайтып кердек
Тик талпан кадалгач кайсы хастаханәгә барасын белмибез. Шулай да безнең йорттан артык ерак булмаган йогышлы авырулар хастаханәсенә киттек. Сезгә хирург кирәк дигәч, республика балалар клиник хастаханәсенә барырга булдык. Әмма анда Сабан туе диярсең, халык өстенә халык. Казаннан да, районнардан да кеше агылып кына тора. Кайсы эчен тоткан, кайсы травма алган. Чират бармый диярлек. “Ашыгыч ярдәм” машинасы белән килүчеләрне кабул итәләр. Чират күплеген күреп, бездән соң килгән кайберәүләр кайтып китте. Бер сәгать чират көтеп утырганнан соң, теге талпанның балага зыян салып ятуына эч пошып, дәгъвабызны белдерә башладык. Яраларны бәйләү (перевязочная) бүлмәсенә керергә куштылар. Анда 10 минутлап чират торганнан соң кереп, беттән котылдык. Талпанны пробиркага салып, табибка мөрәҗәгать итәргә куштылар. Ниһаять, ике тулып киткәндә табибка кердек. Нәтиҗәсе шул булды, төн буе ДРКБ коридорын саклап йөргәннән соң, үзегез йөри торган поликлиникага барыгыз, дип, пробиркадагы бетне тоттырып кайтарып җибәрделәр. Таң атканда хастаханәдән кайтып киттек. Икенче көнне түгел инде, шул көнне (өйгә өченче яртыга кайтып җиттек) йокыдан торгач, ирем отпускта иде, Роспотребнадзор оешмасына бетне тикшертергә китте.
Без бала белән поликлиникага бардык. Үзебезнең табибның ничәдә кабул ителүен дә карап торыш юк, вакытында барыйк, дидек. Килеп керүгә участокның шәфкать туташын очраттык. Хәлне аңлатык. “Травматологларда талпанын алдырдыгызмы? Ярар, ДРКБга барып алдыргач яхшы булган. Кабул итү бер сәгатьтән башлана, иртәрәк килгәнсез. Сезгә антибиотик билгеләргә кирәк, фильтрга керсәгез, анда температуралы балалар, үзегезгә ничек уңайлы дисез, шулай эшләгез, көтәбез дисәгез табиб килгәнне көтегез”, – диде. Баксаң, урман бетен травматология поликлиникаларында да алалар икән. Белгән булсак, кул сузымында булган травматологиягә генә барган булыр идек тә бит. Сезнең травма түгел, дип кире борырлар дип уйладык.
Инфекционистның кабул итү сәгатьләре бара иде, Әлфия Винир кызы Зөфәрова янына керергә булдык. “Талпанны медицина хезмәткәрләренә алдыруыгыз дөрес булган. Аларда нинди инфекцияләр барлыгын белеп булмый, бик куркыныч авырулар китереп чыгарырга мөмкин, бүген үк антибиотик эчә башлагыз. Анализларыгыз әзер булу белән, кабат миңа килегез”, – дип рецепт язды.
Баксаң, безнең кебек талпан күтәреп анализ тикшертергә бик күпләр килә икән. Әтиебез чират торып урман бетен тапшырдым, дип кайтты. Дөньяны урман бете баскан диярсең. Юкса без дә әллә кайларда булмадык. Алдагы көндә бакчага бардык. Кайткач юындык. Икенче көнне үзебез яши торган тирәлектә балалар мәйданчыгында уйнадык. Хәер, моннан ике еллап элек, үзебездән ерак булмаган паркка баргач, футболкасында талпан күреп алып аткан идем. Ул чакта өстебездә ак кием булгач, күреп кала алдым.
Ике мең түләп, дүрт төрле анализ биргән идек, шөкер, яхшы булды. Табиб тагын бер кат караганнан соң, шулай да антибиотикларны тагын берничә көн дәвам итәргә кушты.
Күршебездә 90 яшенә якынлашучы Әкълимә апа Закировага яши. Икенче көнне поликлиникадан кайтып барганда аны очраттык. “Нишләп йөрисез, ник Азамат бакчада түгел”, – ди. Әйттем инде. “Шушы яшемә җитеп, ул талпаннарның шулкадәр явыз бөҗәк икәнен белми идем. Телевизордан карагач, коточкыч сүзләр сөйлиләр. Безгә дә кадала иде. Элек авылларда табиблар булмады, үзебез алдык. Ник бер кеше талпан кадалып авыру булып калсын, булмады андый хәл. Хәзер әллә нәрсә, урманга бару түгел, урамга чыгарга да куркырсың”, – ди күрше әбиебез.
Без дәваланырга йөри торган педиатр Гөлзада Корнилова ачыклык керткәнчә, урман бете кешеләрне күбесенчә энцефолит һәм боррелиоз белән зарарлый. Алар икесе ике төрле чир. Энцефалит вируслы инфекция, ул нерв системасын зарарлый, ә боррелиоз бактерияле инфекция. Бу вакытта тирегә, буыннарга, нерв системасына, йөрәккә зыян килә. Энцефалиттан саклану өчен прививка ясатырга кирәк. Боррелиоздан вакцина юк, вакытында табибларга күренеп, антибиотиклар белән дәвалану кирәк.
Харап икән, талпан кадалып, шулай бала интектереп табиблардан табибларга йөриләрмени, дип уйлар кайберәүләр. Сезнең кебек мин дә шулай уйлый идем. Бер танышым әйткәндәй, безгә балачакта көнгә әллә ничә кадала иде, йокып алдык та ташладык. Башы калса, башын алыр өчен “актарындык”. Шуның белән аның тәнгә кадалуын да оныттык. Моннан алты ел элек безнең авылда бер егет авырып китмәгән булса, мин дә төн уртасында Казан урамнары буйлап баланы интектереп йөрмәс идем.
Руслан ярдәмгә мохтаҗ
Руслан Габдрахманов – Лариса белән Ринатның бердәнбер балалары. Алар Балтач районы Бөрбаш авылына Ринатның нәсел тамыры булган татар авылына күченеп кайталар. Бер авыз татарча белмәүче Лариса татарчасына да өйрәнә, авыл эшен дә үзләштерә. Мәктәпкә җыештыручы булып урнаша. Ринат совхозда эшли башлый. Тормышлары башка кешедән аерылмый, гадәти авыл сулышы алып барып, сау-сәламәт бала үстерәләр. Руслан иптәшләре кебек футбол, хоккей уйнарга ярата. 19 яше тулган, сөлектәй егет, армиягә барыр вакыты җиткәндә, 2018 елның декабрендә үзен начар хис итә башлый. Бер тренировкадан кайткач, әтисе белән әнисенә зарлана, туп тибү авырлашты, нәрсә булды икән, ди. Аптырап, район үзәгенә китәләр. Балтач табиблары шиккә калып, Казанга җибәрә. Анда МРТы уздыргач, организмында үзгәрешләр барлыкка килүен ачыклыйлар. Ун көн Казанда ятканнан соң, Мәскәүгә неврологиягә барырга кушалар. Русланның нидән авырганлыгын, бу авыруның каян барлыкка килүенә баштарак табиблар да аптырый. Арка миенә кадәр алып тикшерәләр, күпме кан анализлары алынуның саны юк. Бик күп тикшерүләр узганнан соң, табиблар талпан аркасында дигән фикергә киләләр. Бер анализында броллеоз табыла. Антибиотиклар билгелиләр. Ләкин Русланның хәле аңа карап яхшырмый. Талпан аның нерв системасына зыян салып, организмында ялкынсыну һәм хәрәкәт итү системасында үзгәрешләр барлыкка китереп өлгергән була. 2019 ел табиблардан табибларга дәва эзләп уза. Мондый чирдән дәва да юк, ди табиблар. Физкультура ясарга, массаж алырга кушалар. Сәламәтлеге көннән-көн какшаган егетне дәваларга теләп төрле тернәкләндерү үзәкләренә йөртә башлыйлар. Ике тапкыр Мәскәүгә, бер тапкыр Кытайга кадәр барып тернәкләнү узып кайталар. Тик Кытайга кадәр барып та файдасын күрмиләр. Аптырап, әбиләргә дә баралар. Ник берсеннән җылы сүз булсын.
– Иң аптарашта калдырганы, ул талпанны безнең күргән дә булмады, – ди Русланның әнисе Лариса. – Руслан үзе дә кадалганын хәтерләми. Оныттыкмы, белмим. Ничек зыян салган, хәзергәчә аптырыйбыз. Бүгенге көндә Руслан көн буе креслода. Иртәнге якта, 4 сәгать буе сулыш аппаратында утыра, аннан соң бакчага коляска белән урамга чыгып китәбез.
Инде бар ишекләрне дә йөреп аргач, бернинди дә файда күрмәгәч, Лариса улына өйдә физкультура ясата, үзе массаж ясый башлый. Алар картаймыш көнебездә терәк булыр дип үстергән 25 яшьлек улларына бүген үзләре терәк.
– Авылда иң сабыр гаиләләрнең берсе. Аларга сынау бер-бер артлы килеп торды. Руслан авырып Мәскәү юлларында йөргәндә лапас-куралары янды. Ләкин шулай булуга карамастан, беркайчан да зарланмыйлар, булганына риза булып, шөкер итеп яшиләр. Ринат абый авылга кайтканнан бирле электрик булып эшли. Тәүлекнең кайсы минутында аңа мөрәҗәгать итсәк тә, һәрвакыт сүзне тыңлый. Беркайчан да вакытым юк, дими. Аларның бөтен җирләре ялт иткән, бик тырышлар. Кешеләргә авыр сүз әйтми торган, сабырсызларга үрнәк итеп күрсәтә торган гаилә. Спортчы егетнең шушы хәлдә калуы бик аяныч. Спорт залыннан кайтып керми иде ул. Руслан авырый башлагач, якыннан белүчеләр дә, белмәүчеләр дә аларга ярдәм итәргә тырышты, – ди Бөрбаш авылы җирлеге башлыгы Равил Галимуллин.
Спортчы егет бүген дә мәрхәмәтле җаннарның ярдәменә бик мохтаҗ. Аңа даими рәвештә дарулар алып торалар. Лариса улы авырый башлаганнан бирле эшкә чыга алмый, баласын карый. Гаилә пенсия акчасына һәм әтиләре Ринатның эшләгән акчасына яшәргә мәҗбүр. Авыл хуҗалыгында эшләүчеләргә уч тутырып акча бирмиләр.
Ярдәм итәргә теләүчеләр 89393961134 телефоны аша Руслан Ринат улы исеменә теркәлгән банк картасына акча күчерә ала.
Комментарийлар